Пәйгамбәребезصلى الله عليه وسلم: “Дөреслек изгелеккә, изгелек җәннәткә илтә. Кеше дөреслекне тотуы сәбәпле, Аллаһы каршында “дөресләр”ләр җөмләсеннән саналыр. Ялган явызлыкка, явызлык тәмугка илтә. Кеше гел ялганда булып, Аллаһы Тәгалә каршында “ялганчы”лардан язылыр”, – диде
📘(Бохари риваяте).

📌“Адәм балаларында төзек һәм бозык холыклар күп булса да, шушы күп нәрсәләрне ике төрле холык үз астына кертеп бетерә:  алар “дөреслек” һәм “ялган”дыр. Күпме яхшы холыклар булса, шуларның һәрберсе “дөреслек” астына вә никадәр бозыклык булса, һәрберсе “ялган” астына керәләр” Риза Фәхретдин. “ҖәвамигульКәлим шәрехе”, 76 нчы хәдис. 1916 ел.

🙏Раббым йөрәкләребезне икейөзлелектән, изгелекләребезне риядан, телләребезне ялганнан сакласын.