Калеб ул савыт кебек, әгәр ул савыт иман, гыйлем, насыйхәтләр белән тулып, әдәб-әхлак илә зиннәтләнсә, әлбәттә ул савыттан бары тик хәерлелек кенә чыга. Һәм киресенчә, йөрәк шик-шөбһәләр, явызлык, тәкәбберлек белән тулы булса, ул савыттан хәерле нәрсә түгел, бәлки явызлык чыга. Кайбер кешеләр, йөрәк-күңелне, тән белән кыла торган эшләрдән аералар.

Әгәр аңа: «Кылма инде бозыклык», — дисәң,

ул: «Минем күңелем чиста. Минем изгелегем, минем динем күңелемдә», — ди: «Мин динемне күңелемдә саклыйм, кешегә күрсәтеп йөрмим», – дип тә өстәп куя.

Шул ук вакытта, ул бозык эшләр кылып йөри.
Мөхтәрәм кардәшләрем, беркайчан да онытмыйк, кешенең кылган һәр эше, иң әввәл аның калебе белән бәйле. Пәйгамбәребезнең (صلى الله عليه وسلم): «  бер сәхәбәсе Әбү Һүрайра безгә калеб турында бик тә хикмәтле сүз әйтеп калдырган: «Йөрәк тәннең патшасы, башка әгъзалар аның гаскәре. Патша гаскәргә ни кушса, гаскәр шуны кыла». Шулай, кардәшләрем, күңел нинди, гамәл шундый. Күңелем чиста минем, дип бозыклык юлында йөрүчеләр, үзләренә бертөрле аклану гына эзлиләр.