Пәйгамбәребез صلى الله عليه وسلم: “Аллаһы Тәгалә сезнең тышкы кыяфәтләрегезгә һәм байлыкларыгызга түгел, бәлки күңелләрегез вә кылган эшләрегезгә карар”, – диде (Мөслим риваяте).

“Күңелне һәм эшләрне яхшыландырмый торып, кыяфәтләр никадәр төзек булсын, байлыклар никадәр күп тотылсын, Аллаһының бу нәрсәләргә рәхмәте булмас, савап та бирмәс. Аның рәхмәте һәм савабы — төзек күңел вә ихлас белән кылынган эшләр өчен булыр. Күңел төзек булмаса, тышкы сүрәтнең артык кыйммәте юктыр” Риза Фәхретдин.

🙏🏻 Раббым кыяфәтләребезне күркәм кылган кебек, күңел һәм эшләребезне дә күркәм кылса иде.