“Аллаһы Тәгалә сезнең сурәтләрегезгә һәм малларыгызга түгел, бәлки күңелләрегез һәм гамәлләрегезгә карый”.
📚Сахих Мөслим: 2 к, 290 б.
📝 Күңелне һәм гамәлләрне яхшыландырмаган мөддәттә сурәтләр никадәр төзек булсын, һәм маллар никадәр күп сарыф ителсен, Аллаһы Тәгалә бу нәрсәләргә рәхмәт каравы белән карамас һәм шул нәрсәләр бәрабәренә савап та бирмәс. Ул рәхмәт каравы белән карый һәм савап бирә торган нәрсәләр – төзек күңел һәм ихлас белән кылынган гамәлләр. Әгәр зәкятләр һәм садакалар тиешле урыннарга бирелсә һәм лязем гамәлләр, бигрәк тә, Ислам нигезләре булган биш төп фарыз гыйбадәтләр үтәлсә, ул вакытта сурәтләргә һәм малларга да Аллаһы Тәгалә рәхмәт күзе белән карар. Әгәр күңел төзек булмаса, тышкы сурәттә күп игътибар юк. Адәм балалары сурәт һәм кыяфәт белән бер-берсеннән күп аерылмыйлар.

😊