Пәйгамбәребез (صلى الله عليه وسلم): “Яхшы эшләрең сине шатландырса вә бозык эшләрең сине кайгыга салса, димәк, син иманлы кеше”, – диде (Имам Әхмәт риваяте).

“Аллаһы Тәгалә риза була торган эшләр өчен шатлану вә Ул сөйми торган нәрсәләр сәбәпле кайгыру вә үкенү, әлбәттә, иманлы булуның галәмәтедер. Чөнки иманы булмаган кеше каршында изгелек белән явызлык арасында күп аерма булмас. Иманлы кеше өчен үзенең явызлыклары өчен газаплануы вә изгелекләрен фикерләп үзенең киләчәге хакында өмете артуы вә бигрәк тә арттырырга тырышуы табигый эштер”.
Риза Фәхретдин. “ҖәвамигульКәлим шәрехе”.