👋Сәламләшеп яшәгез!👋

Пәйгамбәребез(صلى الله عليه وسلم): “Иман китермичә җәннәткә кермәссез, бер-берегезне яратмыйча чын иманлы булмассыз. Сезгә бер-берегезне яраттыра торган эшне өйрәтимме? Арагызда сәлам таратыгыз”, – диде (Имам Мөслим).

Ләкин, сәлам бирүләребез чыннан да араларны якынайтсын өчен, аның чын мәгънәсен аңлап әйтү кирәк. Исламдагы “әссәләмүгаләйкүм” сүзе “сәлам сезгә” дип тәрҗемә ителсә дә, аның асылында Аллаһыдан сорау-дога ята. Шуңа күрә, “әссәләмүгаләйкүм”нең чын мәгънәсе: “Сиңа Аллаһының сәламе булсын. Раббым имин тормышлар бирсен” дигәнне аңлата. Ә доганың ихлас күңелдән чыкканы гына кабул була.
Сәламләребез ихлас йөрәктән булсын!💓