Пәйгамбәребезнең ﷺ өч васыяте

Пәйгамбәребез ﷺ әйткән: “Кайда гына булсаң да, Аллаһтан курык, начар эштән соң, аны сөртерлек яхшы гамәл кыл. Кешеләр белән мөнәсәбәтләрдә яхшы әхлаклы бул” 📚(Тирмизи риваяте, сахих хәдис).

Сөекле пәйгамбәребезнең ﷺ бу васыятендә безнең өчен өч мөһим нәрсә бар: тәкъвалык, гөнаһлы гамәл кылсаң, озакка сузмый изгелек эшләу, күркәм холыклы булу.

Кая гына барсак та, тәкъвалыкны югалтырга ярамый, Аллаһ Тәгаләдән беркая да качып булмавын истән чыгармаска кирәк. Кайбер кешеләр якыннары янында Аллаһтан куркучы тәкъвалы кеше булып яши, ягъни әти-әнисе, туганнары, дус-ишләре каршында үзен яхшы, диндар кеше итеп күрсәтергә тырыша. Ә чит җирләрдә, монда мине берсе дә белми, дигән уй белән, шәһвәткә бирелә. Ни кызганыч, мондый күренешкә еш тап булырга туры килә. Пәйгамбәребез ﷺ шушы начар сыйфаттан арынырга чакыра: “Кайда гына булсаң да, Аллаһтан курык” . Якыннарыбыз күрмәсә дә, кайда гына булсак та, Аллаһ Тәгалә безнең һәр эшебезе, әйткән сүзебезне күреп-ишетеп тора. Аллаһтан куркып, гөнаһлы эштән читләшү – ул тәкъвалык була.Аллаһ Тәгалә Корьәндә күп кенә аятьләрдә безне тәкъвалыкка чакыра:

“Ий мөэминнәр! Дөреслектә, без сезгә һәм сездән әүвәл булган китап әһелләренә әмер бирдек, васыять әйттек: “Аллаһ хөкемнәрен бозудан сакланыгыз, золым кылмагыз, Аллаһтан куркыгыз”
📚(“Нисә”: 131);

“Аның хозурына кайтачак Аллаһтан куркыгыз, Аның хөкемнәрен бозудан сакланыгыз!”
📚(“Мәидә”: 96);

“Ий мөэминнәр, Аллаһтан куркыгыз, Аңа гөнаһлы булудан сакланыгыз” 📚(“Хәшр”: 18).

Тәкъвалык җитеп бетмәү сәбәпле яки ялгышып кына гөнаһлы гамәл кылган очрак өчен, пәйгамбәребезнең ﷺ нәсыйхәте мондый: “Начар эштән соң, аны сөртерлек яхшы гамәл кыл”.

Әгәр ялгыш кына гайбәткә кереп кителсә, бу хакта искә төшерүгә, Аллаһтан гафу сорау һәм берәр изге гамәл кылып кую хәерле, мәсәлән, мохтаҗ кешегә ярдәм итү. Чөнки изге гамәл кылу гөнаһларыбызның гафу ителүенә бер сәбәп булып тора.

Шушы ике сыйфат янына тагын берсен өсти: кешеләр белән мөнәсәбәтләрдә яхшы әхлаклы булу. Әйе, бер җәмгыятьтә яшибез, шулай булгач, бер-беребез белән аралашырга туры килә. Без, мөселманнар, динебезне яхшы яктан күрсәтергә тиеш. Моның өчен Ислам дине әдәпләрен үзебездә булдыру таләп ителә: ялганнан ерак тору, сүгенмәү, кешеләрне рәнҗетмәү, золымлык кылмау һәм башкалар. Яраткан пәйгамбәребез дә ﷺ шуңа чакыра бит, күркәм холыклы булырга өнди.

Раббыбыз Аллаһ шушы сыйфатларны үзебездә булдырырга тәүфыйкъ-һидәят бирсә иде, тәкъвалы булып, ялгышсак, хатаны күркәм гамәл белән төзәтеп, кешеләр белән әдәпле мөгамәләдә яшәргә насыйп әйләсен иде. Әәмиин.

Раил Фәйзрахманов https://t.me/tatislam