Пәйгамбәребез صلى الله عليه وسلم: “Үзеңә амәнәт итеп тапшырылган нәрсәне иясенә тапшыр, үзеңә хыянәт иткән кешегә хыянәт кылма!”– диде (Тирмизи риваяте).

Әманәт – кешегә ышанып тапшырылган нәрсә һәм һәркем аның өчен җавап тотачак. Кайбер кешеләр әманәткә – сиңа вакытлыча сакларга биреп торылган нәрсә, дип карыйлар. Бу дөрес, әмма әманәт моның белән генә чикләнми. Аллаһ тарафыннан кеше өстенә йөкләнелгән һәр вазыйфа, бурыч әманәт булып тора. Галим өстендә гыйлемен тарату әманәте, патша өстендә халкын кайгырту әманәте… Ата-ана, бала хакы, хатын-ир хаклыры, өлкәннәр хакы…

Кызганыч, ахырзаманга якынайган саен кешеләрдә әманәт-ышанычлылык бетеп бара. Ләкин, бөтен дөньясы ялганчыга әйләнсә дә, иман иясе әманәт юлыннан тайпылырга тиеш түгел. Ялганга ялган белән кайтару дөрес булмас. Пәйгамбәребез  صلى الله عليه وسلم: “Үзеңә хыянәт иткән кешегә дә хыянәт кылма”, – дип кисәтте.

Йә, Раббым, өстебездәге әманәтләрне үтәүдә ярдәм бир, безне хыянәтче булудан һәм хыянәтче дуслардан сакла.