Сөекле пәйгамбәребез( صلى الله عليه وسلم)  безне телләребезне сакларга чакырды. Тел – кешедә булган иң куркыныч әгъзаларның берседер. Пәйгамбәребез: “Адәм баласы иртәнгә ирешсә, тәненең бар әгъзалары да телне шелтәләргә тотыналар: “Аллаһыдан курык, без бит сиңа бәйләнгәнбез. Әгәр син туры юлдан барсаң, без дә барабыз. Син тайпылсаң, без дә тайпылабыз”, – диде (Әхмәт һәм Тирмизи риваятьләре).

Авыз эчендәге сүзгә кеше үзе хуҗа булса, авыздын чыккан сүз кешегә хуҗа була. Шуңа күрә, пәйгамбәр: “Бүген сөйләгән сүзең, иртәгәсе көнеңдә үкенерлек булмасын”, – диде. Ягъни, кайвакыт, сүзеңне бик әйтәсең килсә дә, ашыкма, сабыр бул, һәр сүзеңне уйлап, үлчәп сөйлә. Авыздан чыгасы сүзеңә син хуҗа, теләсәң чыгарасың, теләсәң юк. Әмма, авызыңнан чыгып очканына ничек кенә тырышсаң да, хуҗа була алмассың. Ул сиңа хуҗа була һәм синең белән идарә итә. Яки сине күтәрә, яки юкка чыгара.

Сөекле пәйгамбәребез Мөгазь исемле сәхабәсенә вәсыятьләр биргәннән соң: “Сиңа шушы сүзләрнең иң мөһимен әйтимме?” – диде. Мөгазь: “Әлбәттә, Аллаһының пәйгамбәре”, – диде. Пәйгамбәр теленә күрсәтеп: “Менә шушы нәрсәңне тый”, – диде. Мөгазь: “Аллаһының пәйгамбәре, безне сөйләгән сүзләребез өчен дә җавапка тартырлар мени?” – дип гаҗәпләнде. Пәйгамбәр: “Әй, Мөгазь, кешеләрне йөзтүбән утка шул телләре сөйләгәннәре өчен атырлар инде”, – дип җавап бирде (Әхмәт, Тирмизи).

Һәр иман иясе үзенең әйтәсе сүзләре турында фикерләргә тиеш: хәерле булса әйтсен, хәерсез булса тыелсын. Пәйгамбәребез: “Кем Аллаһыга һәм ахыйрәт көненә иман китерде, ул хәерле сүз сөйләсен, яки дәшмәсен”, – диде (Бохари һәм Мөслим риваятьләре).

Күпме кешеләр үзләренең уйламыйча, ашыгып, ачуга бирелеп әйткән сүзләре өчен гомерләре буе үкенәләр. Ярый ла, үкенече дөньяда калса, ә күпме сүзләр өчен кыямәттә үкенергә туры килә.

🙏Раббым изге эшләр, хәерле сүзләр бирсен.