إنَّ أَبَرَّ الْبِرِّ صِلَةُ الْوَلَدِ وُدَّ أَبِيِهِ.

“Бер баланың үзенең әтисе яраткан кешеләр белән элемтәдә булуы, катнашып йөрүе – игелекле булуның иң күркәмедер”.

📚Сахих Мөслим: 2 к, 277 б; Әхмәт бине Хәнбәл мөснәде: 2 к, 97 б. Бу хәдис Мөслимнән

📖 Бу хәдискә күрә, бер кешенең атасы кирәк исән һәм кирәк вафат булсын, аңа атасының карендәшләренә, гаиләсенә һәм башка якыннарына һәм дусларына тоташып тору һәм аларны дус күрү, чакырып кунак итү, бүләкләр бирү кебек нәрсәләр белән күңелләрен табу лязем була. Бу эш атага гына хас түгел, бәлки ана хакында да шулай.Әгәр катнашып йөрүдән шәригать тарафыннан берәр төрле тыю булмаса, бу эшкә игътибарлы булырга кирәк.