Апрель 2016

“Монафыйкның өч билгесе бар: сүз сөйләсә – ялганлый, вәгъдә бирсә, вәгъдәсендә тормый, үзенә тапшырылган амәнәткә хыянәт итә”. Сахих Бохари: 1 к, 14 б һәм 3 к, 162-189 б; Сахих Мөслим: 1 к, 32 б.

Дәвамын укырга

Калеб ул савыт кебек, әгәр ул савыт иман, гыйлем, насыйхәтләр белән тулып, әдәб-әхлак илә зиннәтләнсә, әлбәттә ул савыттан бары тик хәерлелек кенә чыга. Һәм киресенчә, йөрәк шик-шөбһәләр, явызлык, тәкәбберлек белән тулы булса, ул савыттан хәерле нәрсә түгел, бәлки явызлык чыга. Кайбер кешеләр, йөрәк-күңелне, тән белән...

Дәвамын укырга

✅ Үзең эшли алганны кешегә кушма… Гаүф ибн Мәлик: “Пәйгамбәребезнең кайбер сәхабәләре атта барганда камчылары төшеп китсә дә, кешегә кушмадылар, үзләре төшеп ала иделәр“, – диде (Мөслим риваяте). Динебез безне мөмкин кадәр мөстәкыйль булып, үз көчең белән яшәргә өйрәтә. Кешегә салынуның хәерсез эш булуын күрсәтә....

Дәвамын укырга

Мәңгелеккә килгән сыман, Җыясың дөнья малын. Кабердәге ләхетеңә, Сыймас бит җыйганнарың. Руза тотсаң да үтә, Тотмасаң да кич җитә, Теләсәң, теләмәсәң дә, Үләр көн килеп җитә. Агач атка [1] атландырып, Алып китсәләр иртән, Нәрсә диеп Аллаһыга, Җавап бирербез икән? [1] Мәетне кәфенләгәч, кабергә алып бара...

Дәвамын укырга

Пәйгамбәребез صلى الله عليه وسلم : “Адәм балаларының барысы да хаталы, шуларның да иң хәерлеләре – тәүбә итүчеләре”, – диде. (Тирмизи риваяте)

Дәвамын укырга

Пәйгамбәребез صلى الله عليه وسلم: “Аллаһы Тәгалә сезнең тышкы кыяфәтләрегезгә һәм байлыкларыгызга түгел, бәлки күңелләрегез вә кылган эшләрегезгә карар”, – диде (Мөслим риваяте). “Күңелне һәм эшләрне яхшыландырмый торып, кыяфәтләр никадәр төзек булсын, байлыклар никадәр күп тотылсын, Аллаһының бу нәрсәләргә рәхмәте булмас, савап та бирмәс. Аның...

Дәвамын укырга

26 дәрес: Пәйгамбәрнең Гаишәсен яратуы.

Пәйгамбәребез хәерле-идеаль ирнең үрнәге булды. Ул үзенең гаиләсен бик яратты, әгәр аерылып торырга туры килсә аларны сагына иде. Гаилә әһелләренең күңелләрен күтәреп, алар белән шаяра, уйный, көлә иде. Пәйгамбәрнең Гаишәсенә булган хисләрен дә бөтен кеше белеп торды. Гамр ибн Гас исемле кеше аннан: “Синең иң...

Дәвамын укырга

25 дәрес:  “Нәрсә чәчсәң, шуны урырсың”.

Сөекле пәйгамбәребезнең Хәдичәсе белән бергә кичергән тормышларыннан изге дәресләр алуыбызны дәвам итәбез. Хәдичә 25 ел иренә изгелек кылды, аның өчен һинәрсәсен кызганмады. Хәдичә сөекле пәйгамбәребезгә беркайчан тавышын күтәрмәде, каршы бер сүз әйтмәде. Пәйгамбәребезнең күңеле төшеп, канатлары каерылып кайтканда, ул аның рухын күтәрү, борчуларын бетерү өчен...

Дәвамын укырга

24 дәрес: Бер-береңне ярату.

Хәләлеңне яратсаң, аның якыннарын да ярат. Гадәттә, күңелең бер кешене якын итсә, ул кешегә булган хисләр аның якыннарына, аның белән бәйле затларга да күчә. Пәйгамбәрне яраткан аның гаиләсен, сәхәбәләрен ярата. Риза Фәхретдин бу хакта “Ләйлә белән Мәҗнүн” дастаныннан кызык мисал китерә: “Бервакыт, Мәҗнүн ризык сорап...

Дәвамын укырга