Гыйнвар 2016

👋Сәламләшеп яшәгез!👋 Пәйгамбәребез(صلى الله عليه وسلم): “Иман китермичә җәннәткә кермәссез, бер-берегезне яратмыйча чын иманлы булмассыз. Сезгә бер-берегезне яраттыра торган эшне өйрәтимме? Арагызда сәлам таратыгыз”, – диде (Имам Мөслим). Ләкин, сәлам бирүләребез чыннан да араларны якынайтсын өчен, аның чын мәгънәсен аңлап әйтү кирәк. Исламдагы “әссәләмүгаләйкүм” сүзе...

Дәвамын укырга

Унҗиденче дәрес: Бер-береңә кием булып яшәү (дәвамы).

Аллаһы Тәгалә: «Хатыннарыгыз сезгә кием, сез аларга кием», – диде (“Бәкара” сүрәсе: 187 аять). Киемнең вазыйфалары Әгъраф сүрәсенең 26 аятендә искә алына: “Әй, адәм балалары, сезгә оят урыннарыгызны каплау өчен һәм зиннәт буларак киемнәр бирдек. Әмма, диндарлык —  киемнәрнең иң күркәмедер. Болар Аллаһының аятьләре, бәлки уйланып гыйбрәт алырсыз”.

Дәвамын укырга

Кайгырырга ашыкмыйк.

Кайгырырга ашыкмыйк. Еш кына Аллаһ кешенең барган юлын ябып куйса, шундук күңел төшә, өмет утлары сүнә. Әмма, Раббыбызның һәр эшендә хикмәт бар. Ибн Әль-Кайим дигән галим : “Әгәр Аллаһ хикмәте белән каршыңда берәр юлны япса, һишиксез, Ул рәхмәте белән синең өчен хәерлерәк булганын ача”, –...

Дәвамын укырга

Уналтынчы дәрес: Бер-береңә кием булып яшәү.

Динебез ир белән хатынга бер-берсенә кием булып яшәргә өйрәтә. Аллаһ Тәгалә әйтә: «Хатыннарыгыз сезгә кием, сез аларга кием» (“Бәкара” сүрәсе: 187 аять). Бер-береңә кием булып яшәүне төрле кеше төрлечә аңларга мөмкин. Кемдер: “Киемне киеп туздырасың да, чыгарып атасың, аннан базардан яңасын аласың”, – дип әйтергә...

Дәвамын укырга