Ноябрь 2015

Өченче дәрес: Өйдә кем хуҗа?

Тормышта һәр нәрсәнең җаваплы хуҗасы булырга тиеш. Ил дә, шәһәр дә, кечкенә авыл һәм оешма да хуҗасыз тора алмый. Күз алдыгызга китерегез, әгәр илдә төпле хуҗа булмаса нәрсә булыр иде? Илдә түгел, кечкенә оешмада да хуҗа ялга китсә, кайчак бөтенесе “рәхәткә” чыга. Шуңа күрә һәр...

Дәвамын укырга

Дүртенче дәрес: Ни өчен ир хуҗа?

Узган дәрестә ирнең хуҗа булуының ике сәбәбе бар, дидек. Бүген шуларга тукталырбыз. Беренче сәбәп: Аллаһыдан бирелгән дәрәҗә. “Аллаһ берсе өстеннән икенчесен өстен кылган өчен”(“Хатыннар”, 34).

Дәвамын укырга

Бишенче дәрес: Ир вазыйфалары

Гаиләдә Аллаһы тарафыннан хатын-кызга бирелгән һәр хак-дәрәҗә, ир өстенә бурыч-вазыйфа булып ята һәм киресенчә, ирнең хакы хатынның бурычы булып тора. Ирнең вазыйфаларына кергәнче, бераз гына хатын-кызның дәрәҗәсенә тукталып китәсем килә.

Дәвамын укырга

Алтынчы дәрес: Ир вазыйфалары(2)

Дин буенча гаиләне ашату, киендерү, саулык-сәламәтлеген, яшәү урынын кайгырту ир вазыйфасы булып тора. Кыямәт көнендә Аллаһ бу вазыйфалар өчен иң элек ирдән сораячак. Бер кеше пәйгамбәребез янына килеп: “Әй, Аллаһының илчесе, хатыннарыбызның өстебездә нинди хаклары бар?” – дип сорады. Пәйгамбәр аңа: “Үзең ашаганда аны ашат, үзең...

Дәвамын укырга

Җиденче дәрес: Гаиләнең дөньясын һәм ахыйрәтен кайгырту.

Аллаһыга һәм ахыйрәт тормышына иман китергән мөселман, бу дөньяның вакытлыча булуын һәм сизелми дә тиз үтеп китүен белә. Дөньяда күпме генә яшәсәң дә беркөнне китәсең, кемне генә яратсаң да аның белән аерыласың, күпме генә байлык җыйсаң да, барысын да җир өстендә калдырасың. Аллаһы Тәгалә: “Сездә булган...

Дәвамын укырга

“Хатын курчак түгел, һәрчак уйнап-көлеп тормас. Хатын кием түгел, бүген киеп, иртәгә салынмас. Хатын хайван түгел, ошаса – асралып, ошамаса — базарда сатылмас”. Риза Фәхретдин.

Дәвамын укырга

Унберенче дәрес: Ир хаклары

Гыйбадәте күп, итәгате юк. Гыйбадәтнең күп кенә өлкәләрендә хатын-кызларыбыз алда торалар. Күп итеп нәфел намазлары да укыйлар, уразалар тоталар, коръән укыйлар, ирләрдән күбрәк итеп мәчет-мәдрәсәләргә сабак алырга йөриләр… Болар барысы да яхшы һәм сөенечле күренеш. Әнинең, әбинең диндарлыгы, гыйлемгә омтылуы балаларның тәрбиясенә дә файдалы. Әмма,...

Дәвамын укырга

إنَّ أَبَرَّ الْبِرِّ صِلَةُ الْوَلَدِ وُدَّ أَبِيِهِ. “Бер баланың үзенең әтисе яраткан кешеләр белән элемтәдә булуы, катнашып йөрүе – игелекле булуның иң күркәмедер”. 📚Сахих Мөслим: 2 к, 277 б; Әхмәт бине Хәнбәл мөснәде: 2 к, 97 б. Бу хәдис Мөслимнән 📖 Бу хәдискә күрә, бер кешенең...

Дәвамын укырга

Пәйгамбәрнең биш нәсихәте…

Әлеге вәгаземне яраткан пәйгамбәребезнең бер хәдисенә багышларга ниятләдем. Сөбханәллаһ, пәйгамбәребезнең сөйләгән сүзләре озын булмады, әмма аның һәр сүзендә тирән мәгънәләр, һәр нәсихәте эчендә кыйммәтле асылташлар ятты. Пәйгамбәребез мирас итеп калдырган шушы хәзинәләрне эзләгән, үз тормышында аның нәсихәтләрен кулланган һәркем дөньяда да, ахирәттә дә бәхетле булыр.

Дәвамын укырга