Эшең сыйфатлы булсын!

Пайгамбәребез (Аллаһның сәламе вә рәхмәте булсын) әйткән:

“Дөреслектә, Аллаһ Тагәлә сезнең гамәлләрегезне җиренә җиткереп эшләвегезне ярата”.

(Әссилсилати ассахиха: 1113)

Кеше нинди генә гамәл кылмасын, ул аны сыйфатлы итеп башкарырга һәм ахырына кадәр җиткерергә тиеш. Бу дөньяви эшкә дә, дини гамәлләргә дә кагыла. Һәм барлык эш-гамәлләрнең ихластан Аллаһ ризалыгы өчен булганнары хәерле.