Намаз – иң фазыйләтле гыйбадәтләрнең берсе, чөнки ул җәннәткә керүебезгә бер сәбәп булып тора.
Кыямәт көнендә дә иң беренчеләрдән булып намаз өчен хисаб алыначак бездән.
Намаз – нинди генә хәлдә һәм халәттә булсак та кылынырга тиешеле гыйбадәт. Авыртып китеп, басып укый алмасак, утырып укырга, ә утырып та укый алмасак, ятып укырга тиешбез. Намаз уку һич беркайчан өстебездән төшми.
Һәр балигъ яшькә җиткән, үз акылында булган мөселман кешесенә намаз уку фарыз. Укымаса, бу кеше гөнаһлы булачак. Раббыбыз әмер итеп әйтә:
“Намазларны үтәгез, зәкәт садакасын бирегез һәм намаз укучылар белән бергә намаз укыгыз.”
(“Бакара” сүрәсе, 43 аят).