Аллаһы Тәгаләнең сүзеннән дә өстенрәк һәм Аның сүзеннән дә дөресрәк сүз юктыр дөньяда. Аның сүзе иң дөрес һәм иң өстендер. Адәм баласына кайгы һәм хәсрәт үзенең кылган гөнаһлары сәбәбеннән килә. Моның турында безгә Аллаһ Тәгалә Коръәндә хәбәр бирде:

وَ مَا أَصَابَكُم مِّن مُّصِيبَةٍ فَبِمَا كَسَبَتْ أَيْدِيكُمْ

«Әй мөэминнәр, сезгә ирешкән бәла-казалар һәм кайгы-хәсрәтләр, үзегез кәсеп иткән гөнаһларыгыз сәбәпле».

(Шура сүрәсе, 30-нчы аять).