Монафыйкның өч билгесе бар: сүз сөйләсә – ялганлый, вәгъдә бирсә, вәгъдәсендә тормый, үзенә тапшырылган амәнәткә хыянәт итә“.

(Бухари һәм Мөслим риваятләре).

Ялган сөйләүнең бозыклык икәнлеге мәгълүм. Ялган сөйләргә кешеләр күбрәк яшь вакытларында өйрәнәләр, соңыннан алар аны үзләренә гадәт итеп алалар да, кирәк аннан бер файда булсын, кирәк булмасын, ялган сөйли һәм шуннан ләззәт таба башлыйлар.

       Бу хәдис шәрифтәге һәм үз арабызда йөри торган “Вәгъдә – бурыч!” дигән сүздәге “вәгъдә”дән максат яхшы эшне вәгъдә кылудыр. Әмма бозык һәм шәригатьтә тыелган эшне вәгъдә кылып та, шул вәгъдәдә тормау монафыйклык билгесе түгел, бәлки чын мөселманлык билгеседер. Ислам хөкеменә күрә, яман ниятләр һәм бозык вәгъдәләр үтәлмәскә тиеш.

      Ләкин шул өч билге табылган кешеләрне өзеп монафыйк дип хөкем итәргә ярамый. Чөнки, кайвакыт бер нәрсәнең билгесе булса да, үзе булмаска мөмкин. Хәдистән максат – шул өч нәрсәдән саклану хакында бәндәләргә нәсыйхәт кылу. Бу хәдис белән һәркем үзе хакында гына хөкем итәргә тиеш, башкалар хакында түгел.

        Монафыйклык Коръән Кәрим һәм хәдисләр аңлатмасында тышкы халәт белән эчке халәт бер-берсенә капма-каршы булудан гыйбарәттер. Күңелендә булганның киресен күрсәтүче кеше монафыйк була. Әгәр бер кеше тыштан мөселман булып та, күңеленнән ышанмаса, ул Коръән Кәримдә бәян ителгән монафыйклар җөмләсеннән була. “Монафыйк кем?” – дип сораучыларга: “Ислам диненең бер ишегеннән кереп, икенче ишегеннән чыгып китүче”, – дип җавап бирелсә, бик дөрес җавап бирелгән булыр.

       Шик юк, мөселманнар арасында да сүз сөйләгәндә (язганда да) ялганлаучылар, вәгъдәләрендә тормаучылар, амәнәткә хыянәт итүчеләр бар. Үзләре теләсә ничек булсыннар, әмма шул эшләре монафыйклык галәмәтедер. Үзләре саф адәмнәр булып та, әгәр шул галәмәтләр аларга тиешсез тагылып йөри икән, алардан котылуның иң яхшы чарасы шул галәмәтләрнең һәрберсен үзләреннән алып ташларга кирәк.

 Монафыйклык башлап Мәдинәдә пәйда була. Рәсүлүллаһ алардан бик күп җәбер-җәфалар күрә.

Бу хәдистә зекер ителгән билгеләр, монафыйклыкның иң мәшһүр билгеләре булып, алардан башка билгеләр дә булырга мөмкин.

Ризаэтдин бине Фәхретдин.