Архив: Нәсихәт

  • -

Рубрика :Нәсихәт

Сөекле пәйгамбәребез (Аллаһның аңа сәламе һәм рәхмәте булсын) әйткән:

 “Сезнең хәерлеләрегез – кешеләргә күбрәк файда китерүчеләрегез”.

 (Тәбарәни риваяте).


  • -

Рубрика :Нәсихәт

«Әй мөэминнәр! Аллаһка тәкъва булыгыз һәм дөрес сүзләр генә сөйләгез! Ул сезнең гамәлләрегезне төзәтер һәм гөнаһларыгызны ярлыкар. Кем дә кем Аллаһка һәм Аның Илчесенә итәгать итсә, һичшиксез, бәхеткә ирешер».

(Коръәни Кәрим/33:70,71.)


  • -

КӨН НӘСИХӘТЕ

Рубрика :Нәсихәт

«Дөреслектә, кеше тәнендә бер ит кисәге бар. Әгәр ул сәламәт (төзек) булса,   бөтен тән   дә сәламәт (төзек) булыр. Әгәр   дә  ул бозык булса, бөтен тән   дә  яраксызга чыгар. Ул ит кисәге – калеб (йөрәк)»

(Бухари риваяте).


  • -

Рубрика :Нәсихәт

“Кем  Аллаһка тәвәккәл кылса, аның хаҗәтләрен үтәргә Аллаһ җитәдер”

(“әт-Талак” сүрәсе, 3 аять).


  • -

Рубрика :Нәсихәт

Динем Ислам

Дин – ул бу дөньядагы иң изге сыйфатларны сугаручы илаһи бер чишмә. Аллаһ Сүбхәнәһү вә Тәгалә Үзенең динен аерым бер кешенең яки аерым бер гаиләнең, яисә аерым бер җәмгыятьнең генә тормышын  төзәтер өчен түгел, бәлки, барлык халыкларның юлын яктыртучы нур итеп, аларны караңгылыктан яктылыкка чыгару өчен җибәргән.


  • -

Рубрика :Нәсихәт

 Ий, кешеләр! Сезне һәм сездән элек булган кешеләрләрне барлыкка китерүче Аллаһка гыйбадәт кылыгыз! Аллаһ газабыннан куркучы булу өчен.

          Сезне барлыкка китерүче Аллаһ сезгә җирне түшәк кылды, өстегезгә күкне бина кылды, күктән яңгыр иңдереп, сезгә ризык булсын өчен, төрле җимешләр, игеннәр үстерде. Аллаһка һичкемне, һичнәрсәне тиңдәш (Ширек) кылмагыз! Үзегез дә беләсез, Аның тиңдәше юклыгын!

(әл-Бакара сүрәсе 21-22 аят)


  • -

Рубрика :Нәсихәт

📌
“Кем дә кем Раббысы белән очрашырга өмет итсә, ул изге гамәлләр кылсын һәм Раббысына кылган гыйбадәттә берсен дә тиңдәш итмәсен”.

📚 (“Кәһф” сүрәсе, 110 аять).

Бөтен барлыгыбыз белән Аллаһның газабыннан курыксак һәм йөрәгебез түрендә Раббыбыз белән очрашу өмете белән яшәсәк, бары тик Аллаһ ризалыгы өчен генә ихластан изгелекләр кылыйк, кардәшләрем. Шул ук вакытта, Аллаһка тиңдәшлек кылып, бүтән иләһләргә гыйбадәт кылудан нык сакланыйк.

Әлеге аятьтән нинди нәтиҗә ясарга мөмкин?
1.Бу аять безне ихластан изге гамәлләр кылырга һәм аларның әҗер- савабын өмет итәргә чакыра.
2. Әгәр Аллаһ белән очрашуны өмет итсәк, Аңа тиңдәшлек кылудан сакланырга тиешбез.


  • -

Рубрика :Нәсихәт


  • 0

Рубрика :Нәсихәт

Эшең сыйфатлы булсын!

Пайгамбәребез (Аллаһның сәламе вә рәхмәте булсын) әйткән:

“Дөреслектә, Аллаһ Тагәлә сезнең гамәлләрегезне җиренә җиткереп эшләвегезне ярата”.

(Әссилсилати ассахиха: 1113)

Кеше нинди генә гамәл кылмасын, ул аны сыйфатлы итеп башкарырга һәм ахырына кадәр җиткерергә тиеш. Бу дөньяви эшкә дә, дини гамәлләргә дә кагыла. Һәм барлык эш-гамәлләрнең ихластан Аллаһ ризалыгы өчен булганнары хәерле.


  • 0

Рубрика :Нәсихәт

Намаз –  иң фазыйләтле гыйбадәтләрнең берсе, чөнки ул җәннәткә керүебезгә бер сәбәп булып тора.

Кыямәт көнендә дә иң беренчеләрдән булып намаз өчен хисаб алыначак бездән.

Намаз – нинди генә хәлдә һәм халәттә булсак та кылынырга тиешеле гыйбадәт. Авыртып китеп, басып укый алмасак, утырып укырга, ә утырып та укый алмасак, ятып укырга тиешбез. Намаз уку һич беркайчан өстебездән төшми.

 Һәр балигъ яшькә җиткән, үз акылында булган мөселман кешесенә намаз уку фарыз. Укымаса, бу кеше гөнаһлы  булачак. Раббыбыз әмер итеп әйтә:

“Намазларны үтәгез, зәкәт садакасын бирегез һәм намаз укучылар белән бергә намаз укыгыз.”

(“Бакара” сүрәсе, 43 аят).


Эзләү

Көн нәсихәте

    Сөекле пәйгамбәребез (Аллаһның аңа сәламе һәм рәхмәте булсын) әйткән:

     “Сезнең хәерлеләрегез – кешеләргә күбрәк файда китерүчеләрегез”.

     (Тәбарәни риваяте).

    БАРЛЫК НӘСИХӘТЛӘР...
Яндекс.Метрика