Һәр ишеткән сүзеңне сөйләп йөрмә

  • -

Һәр ишеткән сүзеңне сөйләп йөрмә

Рубрика :Вәгазьләр

Мәгълүмат чыганаклары кирәгеннән артык күп булган тизлек  заманында яшибез.  Әле кайчан гына кесә телефоны бик сирәк кешеләрдә генә булып, күпләр өчен  гайре гаҗәеп бернәрсә булып тоела иде, ә хәзер бала-чагадан алып карт-карчыкларга кадәр  шул телефоннан аерыла алмый.  Телефондагы «WhatsApp»ка, «ВКонтакте»га, «Instagram»га нинди генә язмалар, видеолар, хәбәрләр килеп тормый!  Ул телевизордагы йөзләгән каналдан нинди генә тапшырулар күрсәтмиләр.  Без инде «төшергәч, язгач,  дөрестер инде бу» дип,  үзебез дә аңлап бетермичә, хаклыкка туры килү-килмәвен дә тикшереп тормыйча,  тизрәк танышларга, күрше-тирәгә  сөйләргә ашыгабыз.  Ә бит соңыннан  аларның  кайберләре  дөрес хәбәр булмаганлыгы ачыклана. Әмма соң инде, үзебезнең кабалану-ашыгуыбыз белән  ялган таратуга сәбәп кылган булабыз.  Шуның аркасында Аллаһы каршында гөнаһлы да булабыз. Моңа дәлил итеп Пәйгамбәребезнең (Аллаһның аңа сәламе вә рәхмәте булсын)  түбәндәге сүзләрен китерү дә җитә: “Ялганчы булу өчен ишеткән һәр сүзне башкаларга сөйләп йөрү дә  җитә”  (Мөслим риваяте).

Кардәшләрем,  игътибарлы булыйк, сөйләгәндә дә,  таныш-белешкә телефон аша  төрле язмалар, видеолар таратканда да бернәрсәне онытмыйк: һәр кылган гамәлебез өчен Аллаһы каршында җавап тотачакбыз…

Халыкның: «Берне сөйләгәндә, бишне уйла»   дигән әйтемен һәрчак исеңдә тот. Ишеткән бер хәбәрне таратканчы, иң элек, үз-үзеңә сорау бир: «Бу дөресме икән? Моны укучы яки караучы кешегә берәр файдасы тиярме?».

Дөреслеген тикшермичә, тегеннән-моннан ишетелгән сүзне  башкаларга сөйләүдән саклан! Әгәр  ул сүз ялган булып чыкса, син  ялган таралуга сәбәпче булачаксың. Онытма, пәйгамбәребезнең  хәдисе   дә  телебезне гөнаһтан сакларга өнди, ялган сөйләүдән тыя.

Аллаһ Тәгалә эш-гамәлләребезне, сөйләгән сүзләребезне  хәерле  кылсын  һәм ялган таратудан, ялган таратучыларга ярдәмче булудан барыбызны да имин итсен иде…


Эзләү

Көн нәсихәте

    Әти-әниеңә дога кыласынмы?

    Безнең иң кадерле кешеләребез – әти-әниләребез. Алар – бу якты дөньяга килүбезгә сәбәпчеләр. Нәни вакытыбызда, төн йокыларын калдырып, безне бакканнар. Бераз үсә төшкәч, киреләнүләребезгә сабыр итеп, безне  тиешенчә тәрбия кылганнар. Авырып китсәк, көне-төне безнең  өчен   борчылып,  яныбыздан китмичә, дәвалаганнар.  Үзләренә бик авыр булса да, «балам интекмәсен, мохтаҗлык кичермәсен, кеше арасында ким-хур булмасын»  дип, үз авызларыннан өзеп, безне ашатып-эчертеп, өс-башыбызны карап,    башка кирәк-ярак белән тәэмин итеп торганнар…

    Ата-аналарның барысы да үз баласын җил-яңгырмый тидерми кадерләп үстерә.  Балалары өчен  хәерлелек теләп, һидаят-тәүфыйк сорап,  һәрвакыт дога кылырга тырышалар.  Без дә әти-әниләребезгә һәрчак игелек кенә китерик һәм алар  өчен һәрчак изге догада булыйк. Аллаһы тәгаләнең  Коръәнендә  ата-аналарга дога кылырга әмер ителә:

    «Рабби-р ьхәмһүмәә кәмәә раббәйәәнии сагыираа», ягъни,  «И-и, Раббым, алар (ягъни әти-әни) мине кечкенә чагымда мәрхәмәт белән үстергән  кебек, Син дә аларга дөньяда һәм ахирәттә шәфкать кыл!» («Исра» сүрәсе,  24нче аять).

    Әйе, алар безгә дога кылган кебек, без  дә алар өчен һәрвакыт дога кылырга тырышыйк. Әти-әниләребез өчен, бу дөньяда  – бу дөнья яхшылыкларын, ахирәттә  ахирәт яхшылыкларын сорыйк. Әти-әниләребезне догабыздан бер дә калдырмыйк!   Югарыда китерелгән шушы доганы да ятлап, шул дога сүзләре белән дә Раббыбызга ялварыйк.

    БАРЛЫК НӘСИХӘТЛӘР...
Яндекс.Метрика