архивы по месяцам: Ноябрь 2019

  • -

  • -

  • -

Дусларны сайлау

Рубрика :Вәгазьләр

 

Без,җәмгыятьтән аерылып,бу дөньяда үзебез генә, кешеләр белән аралашмыйча гына яши алмыйбыз, Аллаһ Тәгалә безне шулай яралткан. Динебез дә бер-беребез белән аралашып, ярдәмләшеп яшәргә чакыра. Бу хакта безгә сөекле пәйгамбәребез дә (Аллаһның аңа рәхмәте һәм сәламе булсын) искәртә:

Кешеләр белән аралашып һәм аларның зыян салуларына сабыр итеп яшәүче мөэмин-мөселман, кешеләр белән аралашмыйча һәм аларның зыян салуларына сабыр итмичә яшәүче мөэмин-мөселманга караганда олуг  әҗерләргә лаеклырак.

 (Тирмизи  риваяте,2507).

«Тулырак»


  • -

КӨН НӘСИХӘТЕ

Рубрика :Нәсихәт

«Дөреслектә, кеше тәнендә бер ит кисәге бар. Әгәр ул сәламәт (төзек) булса,   бөтен тән   дә сәламәт (төзек) булыр. Әгәр   дә  ул бозык булса, бөтен тән   дә  яраксызга чыгар. Ул ит кисәге – калеб (йөрәк)»

(Бухари риваяте).


  • -

 Көн дә Коръән укысаң…

Рубрика :Вәгазьләр

     Коръән ул – бәхет-рәхәтлек, иминлек һәм тынычлык чыганагы. Ә шул бәхеткә, җан тынычлыгына ирешүнең бик тә җайлы һәм һәрбер адәм баласы өчен Раббысы каршында саваплы да булган бер юлы бар. Ул –  кулыңа Коръән алып, аны укырга өйрәнү. Коръән укырга өйрәнеп, тормышыңны  Коръәндә өйрәтелгәнчә алып бара башласаң, Аллаһ Тәгалә сиңа Үзенең бәрәкәт ишекләрен ачыр, тормышыңны нурландырыр һәм эшләреңне җинеләйтер, хәтта авыр мәсъәләләреңне дә уңай чишәргә ярдәм итәр. Күрерсең,  синең вакытың да бәрәкәтле булыр.

«Тулырак»

  • -

Һәр ишеткән сүзеңне сөйләп йөрмә

Рубрика :Вәгазьләр

Мәгълүмат чыганаклары кирәгеннән артык күп булган тизлек  заманында яшибез.  Әле кайчан гына кесә телефоны бик сирәк кешеләрдә генә булып, күпләр өчен  гайре гаҗәеп бернәрсә булып тоела иде, ә хәзер бала-чагадан алып карт-карчыкларга кадәр  шул телефоннан аерыла алмый.

«Тулырак»

  • -

Гөнаһ кылган саен калеб тә карала

Рубрика :Вәгазьләр

Тәнебезнең иң мөһим әгъзасы – калеб.  Ул сәламәт булса,  гамәлләребез    дә төзек,  дөрес булыр.  Әгәр дә инде   калебебез авыру булса,  мондый калебнең гамәлләре    дә  бозык булып,  гөнаһлы эшләргә,   шәһвәткә бирелер.  Бу урында, дәлил итеп,

«Тулырак»

Эзләү

Көн нәсихәте

    «Әй мөэминнәр! Аллаһка тәкъва булыгыз һәм дөрес сүзләр генә сөйләгез! Ул сезнең гамәлләрегезне төзәтер һәм гөнаһларыгызны ярлыкар. Кем дә кем Аллаһка һәм Аның Илчесенә итәгать итсә, һичшиксез, бәхеткә ирешер».

    (Коръәни Кәрим/33:70,71.)

    БАРЛЫК НӘСИХӘТЛӘР...
Яндекс.Метрика