Ширек – нәрсә ул?

  • -

Ширек – нәрсә ул?

 

Барча мактау-данлау Аллаһ Тәгаләгә! Без Аңа шөкрана кылабыз, Аннан ярдәм сорыйбыз, Аның ярлыкавын үтенәбез! Үзебезнең начарлыгыбыздан, бозык гамәлләребездән Аллаһ Тагәләдә сыену эзлибез! Аллаһ туры юлга күндерсә, берәү дә адаштыра алмас, Аллаһ адаштырганнарны исә берәү дә туры юлга кертмәс. Шәһәдәт бирәмен: Аллаһтан башка гыйбадәткә лаеклы иләһи зат юк, Ул Берүзе, Тиңдәшсез, һәм шәһәдәт бирәмен: Мөхәммәд аның колы һәм илчесе!

Бу дөньяда һәркемнең, кем һәм нинди генә булуына карамастан, бәхетле буласы килә. Шул максатка ирешү өчен көн-төн тырыша, сәбәбен кыла адәм баласы. Бу – табигый хәл.  Әмма мөселманнар өчен аларны бу дөньяда да, ахирәт тормышында да бәхетле итә  торган сәбәп бары бер: Аллаһка итагатъ  итеп, Аның Расүле өйрәтеп калдырган изге гамәлләрне үтәп яшәүдә. Аллаһ Раббыбыз бу хакта Коръәндә әйтә:

“Изге гамәлләр кылган хак мөэминнәр, кирәк — ир булсыннар, кирәк — хатын булсыннар, аларга дөнья да, ахирәттә дә яхшы тормыш, ә кылган гамәлләренең күркәмрәк әҗерен бирербез”

(“ән-Нәхел” сүрәсе, 97 аять).

“Дөреслектә, иман китереп изге гамәлләр кылган хак мөэминнәрнең барачак урыннары Фирдәвес җәннәте булыр”

(“Кәһаф” сүрәсе, 107нче аять).

     Әлеге аятләрдән күренгәнчә, әгәр Аллаһка иман китереп, изге гамәлләр кылып яшәсәк, Аллаһ Тәгалә безне яхшы тормышта яшәтәчәк һәм, ахыр чиктә, фирдәүс җәннәтләренә кертәчәк. Ә иң изге гамәлнең ни икәнлеген беләсегез киләме? Җавап бер: Аллаһның бер үзен генә хакыйки иләһ дип танып, Аңа гына гыйбадәт кылу. Әмма кылган барча изге гамәлләребезне юкка чыгара торган бик зур һәм куркыныч гөнаһ барлыгы хакында да онытмыйк, ул – ширек. Ширекнең куркыныч ягы шунда: ул тирәндә яшеренеп ята, гамәлләребез белән генә түгел, хәтта безнең ниятебез, уйларыбыз белән дә бәйле ул…

Ә ширекне ничек танырга,бу гөнаһтан ничек котылырга? Әйдәгез, әнә шул хакта сөйләшик.

Ширек – гарәп сүзе, татар теленә тәрҗемә итсәк, “тиңдәшлек кылу” дигәнне аңлата.  Ягъни гыйбадәтебездә Аллаһны башка  ялган, уйлап чыгарылган иләһләр белән  тиңләү, бер дәрәҗәгә кую ул. Икенче төрле итеп әйтсәк, гыйбадәтебезне Аллаһ ризалыгы өчен түгел, ә бүтән иләһләр өчен кылу ул.

Ширекнең иң зур гөнаһ икәнлегенә Коръәндә  һәм хәдисләрдә дә бик күп дәлилләр килә. Аллаһ Тәгалә Коръәндә әйтә:

“Аллаһ үзенә тиңдәшлек кылуны гафу итми, тиңдәшлек кылудан башка гөнаһларны үзе теләгән кешегә гафу итә”

(“Ән-Ниса” сүрәсе, 48 аять).

          Карагыз, кардәшләрем: Аллаһ ширектән кала бүтән гөнаһларны гафу итәрмен, ди, әмма тиңдәшлек кылуны кичерми. Дөрес итеп аңларга кирәк: әгәр бу дөньяда гыйлемсезлеге аркасында Аллаһка ширек кылган булып, ә соңыннан, гыйлемгә ирешеп, тәүбәгә килеп, Аллаһтан гафу сорап, ихластан бер Аллаһка гына гыйбадәт кылып яши башласа, мондый бәндәсен Аллаһ гафу итәчәк, ин шәә Аллаһ. Әмма ширек кылган хәлдә, тәүбәгә килмичә үлеп китсә, Аллаһ гафу итми. Ә бары Аллаһка гына гыйбадәт кылып,  Аңа бер иләһне дә тиңдәш кылмыйча яшәсә, Аллаһ Тәгалә, теләсә, Кыямәт көнендә бу кешенең калган барча гөнаһларын да гафу итәргә мөмкин.

Шулай ук пәйгамбәребезнең дә (Аллахның аңа рәхмәте һәм сәламе булсын) мөселманнарны ширек кебек зур гөнаһтан кисәткән хәдисләре күп. Менә шуларның берсе:

Ибнү Мәсгүд исемле сәхәбә пәйгамбәребездән (Аллаһның сәламе һәм рәхмәте булсын) сорадым ди:

— Иң зур гөнаһ нинди?

Пәйгамбәребез (Аллаһның сәламе һәм рәхмәте булсын):

— Аллаһки тиңдәшлек кылу, — дип җавап биргән.

(Бухари һәм Мөслим риваятьләре).

       Ширекнең тагын бер куркыныч ягы бар: ул безнең кылган изгелекләребезне юкка чыгара.

“Сиңа һәм синнән әүвәлге пәйгамбәрләргә вәхий ителде, әгәр Аллаһка берәр нәрсәне тиңдәш итсәгез, әлбәттә, гамәлләрегез батыл (юк) булыр иде, һәм үзегез дә һәлак булучылардан булыр идегез”

(“әз-Зүмәр” сүрәсе, 65 аять).

          Бу аять тә безне изге гамәлләребезне ихластан бары тик Аллаһ ризалыгы өчен генә эшләргә кирәклеге турында кисәтә.  Ширек һәм риялар кертмичә, бары Аллаһның гына ризалыгын өмет итеп кылсак иде гамәл-гыйбадәтләребезне.

“Рия” сүзенә дә аңлатма биреп китик. Рия – ул берәр гыйбадәтне яки изге гамәлне кешеләр күрсеннәр, мактасыннар дигән ният белән эшләү. Әйтик, намаз укыганда рөкугъта, сәҗдәләрдә кешеләр күрсеннәр әле, “Кара әле, намазын ничек озак итеп укый”, — дип мактап сөйләсеннәр әле дигән ният белән озаграк торсаң, рияга кереп киткәнеңне сизми дә каласың. Сәдака биргәндә дә күрсәтеп бирәсе килә бит! “Кешеләр минем хакта: “Нинди юмарт кеше бу, сәдака өләшә”, — дип уйласыннар әле”, — дигән йөгерек уй да гамәлеңне рия белән боза. Коръән укыганда: “Кешеләр миңа карап тора бит, матуррак укыйм әле, кара ничек матур укый, дип әйтсеннәр!” – дисәк, бу гамәл дә рия санала. Нинди генә изге гамәл кылмыйк, әгәр дә Аллаһ ризалыгын теләмичә, кешеләргә ярарга, ошарга тырышабыз икән, шуны белик: калебебез түренә рия чире оялаган. Шуңа күрә үз-үзебезгә сорау бирик: “Әлеге гамәлне кем өчен, нәрсә өчен эшлим: Аллаһ ризалыгы өченме яки кешеләр өченме?”

Әйе, һәр гамәлдә ихласлык бик мөһим. Ул — гыйбадәт яки берәр изге гамәл кабул булуның иң беренче шарты. Ихласлык – Аллаһ ризалыгы өчен эшләү. Әгәр дә ул булмаса, Аллаһ Тәгалә гамәл-гыйбадәтләребезне кабул итмәс.

Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа сәламе вә рәхмәте булсын)  әйтте:

— Сезнең өчен иң курыкканым – кече ширк.

Сәхәбәләр сорадылар:

— Нәрсә соң ул кече ширк?

— Ул — рия, — дип җавап кайтарды пәйгамбәребез.

(Имам Әхмәд мөснәде риваяте)

       Игътибар итегез: пәйгамбәребез (Аллаһның аңа сәламе вә рәхмәте булсын)  “Сезнең өчен иң курыкканым – кече ширк”, — дип кемнәргә дәшә?! Искиткеч нык иманлы, күп гыйлемле сәхәбәләренә әйтә: “Сезнең өчен иң курыкканым”, — ди. Күз алдыгызга китерегез: пәйгамбәребез (Аллаһның аңа сәламе вә рәхмәте булсын)  көчле иманлы сәхәбәләре өчен курыккан. Ә без, без куркабызмы? “Гамәл-гыйбадәтләремне ихластан кыламмы, Аллаһ ризалыгы өчен эшлимме, рия катышмый  микән?” – дип үз-үзебезгә сорау бирәбезме? Бу хакта һәркем  уйлансын иде…

Ширекнең тагын бер төре — талисманнар тагу. Адәм баласы муенына, кулына нинди дә булса талисман тага да шуңа тәвәккәл кыла яки бу талисман мине бәла-казалардан саклый дип, ышанып яши. Нинди куркыныч хәл: Аллаһны шушы талисман белән бер дәрәҗәгә куя ул! Ләкин Аллаһка иман китергән кеше белә: әгәр ул Аллаһка гына тәвәккәл кылып яшәсә, аның эшләре һичшиксез уңышлы булачак.

“Кем  Аллаһка тәвәккәл кылса, аның хаҗәтләрен үтәргә Аллаһ җитәдер”

(“әт-Талак” сүрәсе, 3 аять).

           Бәла-казалардан безне кеше үзе үк уйлап чыгарган, үзен дә һич саклый алмаган талисманнар түгел, ә Аллаһ кына саклый. Пәйгамбәребезнең дә (Аллаһның аңа сәламе вә рәхмәте булсын)  талисман тагу буенча бу хәдисе бар:

“Кем дә кем талисман такса, ул Аллаһка ширек кылган була”, дип әйтеп калдырган ул.

(Имам Әхмәд мөснәде риваяте)

          Сихерчеләргә һәм күрәзәчеләргә йөрү һәм аларның киләчәк турында яшерен хәбәрләр сөйләгәненә ышану да ширекнең бер төре булып тора. Чөнки киләчәкне, яшерен гыйлемне бары тик Аллаһ кына белә. Аллаһ Тәгалә Коръәндә әйтә:

“Җирдә вә күкләрдә булган гакыл ияләре яшерен нәрсәләрне белмәсләр, мәгәр Аллаһ үзе генә белер, алар үзләренең кайчан кубарылачакларын да белмиләр, вә сизмәсләр”

(“ән-Нәмл” сүрәсе 65 аять).

           Күрәзәче киләчәкне, яшерен нәрсәләрне белә дип әйтсәк һәм шуңа ышансак, үзен күрәзәче дип атаган әлеге бәндәне Аллаһ белән тиңләгән булабыз. Исебездә нык тотыйк: киләчәкне, яшерен гыйлемне бары тик Аллаһ кына белә.

Догалар кылганда да бары Бер Аллаһтан гына сорарга кирәк. Кешеләр уйлап чыгарган потлардан сорасак, алар безнең хәҗәтләребезне үти  дип өметләнсәк, әлеге потлар белән Аллаһны бер дәрәҗәдә куйган булабыз. Фикерләгез: таштан яки агачтан ясалган поттан ялварып дога кыла, шул поттан бәхетле тормыш бирсәң иде, байлык бирсәң иде, балабыз юк ,безгә бала бирсәң иде һәм башка төрле хаҗәтләрен сорый башлый адәм баласы. Әмма хаҗәтләребезне бу потлар үти ала мени?

“Аллаһтан башкага сез гыйбадәт кылган нәрсәләр бер хөрмә җимешенең кабыгына да ия түгелләр. Сынымнарыгыздан ярдәм сорап дога кылсагыз да, алар сезнең догагызны ишетмиләр, ишеткән тәкъдирдә дә, догагызны кабул итәргә көчләре җитмәс, һәм Кыямәт көнендә ул сыннарыгыз гыйбадәтегезне инкарь итәрләр. Сыннарның хәленнән Аллаһ хәбәр биргән кебек һичкем сиңа хаклык белән хәбәр бирә алмас”

(“әл-Фәәтыйр” сүрәсе 13,14 аятьләр).

            Аллаһтан башка бүтән нәрсәләрне олуглап, алар белән ант итү шулай ук Аллаһның ачуын чыгара торган гамәл. Бездә таралаган күренеш бит: ипи, тоз, әни һ.б төрле нәрсәләр белән ант итүләрне еш очратырга була. Әмма мөселман кешесе бары Аллаһ белән генә ант итәргә тиеш: “уаЛЛАҺИ, биЛЛӘҺИ, яки тәЛЛАҺИ” дип. Пәйгәмбәребезнең хәдисе моңа дәлил булып тора:

“Кем Аллаһтан башка бүтән нәрсәләр белән ант итсә, Аллаһка тиңдәшлек кылган була”

(Тирмизи риваяте).

           Кардәшләрем, биредә китерелгән мисаллар  хакында фикерләсәк, безнең тирә-якта да, гыйлем җитмәү сәбәпле, бу зур гөнаһлы эшләрне эшләүчеләр бихисап. Әлбәттә, күркәм вәгазь һәм хикмәт белән аларга шушы мәсьәләләрне аңлату, җиткерү безнең өстебездә зур бер бурыч булып торадыр.

Аллаһ Тәгалә барчабызга да тәүфыйк, һидәят бирсә иде. Аңа ширек кылмыйча, бары Ул риза булган гамәлләр генә кылып яшәргә ныклы иман насыйп итсә иде.

 

 

 

 


Яндекс.Метрика