архивы по месяцам: Август 2017

  • 0

“Лә иләһә иллә ЛЛАҺ” һәм “Әшһәдү әннә Мөһәммәд Расулллаһ” кәлимәсенең мәгънәсе.

Рубрика :Вәгазьләр

Шәһәдәт кәлимәсен әйткән вакытта аны аңлап, тирән мәгънәсенә төшенеп әйтү шарт. Чөнки аны аңламыйча, бары тик коры сүзләр әйтүдән һичнинди файда юк.

“Лә иләһә иллә ЛЛАҺ”

Бу сүзләр: “Аллаһтан башка гыйбадәткә лаеклы һичбер иләһи зат юк”,  дигән тирән мәгънәне аңлата.

«Тулырак»

  • 0

Рубрика :Нәсихәт

Намаз –  иң фазыйләтле гыйбадәтләрнең берсе, чөнки ул җәннәткә керүебезгә бер сәбәп булып тора.

Кыямәт көнендә дә иң беренчеләрдән булып намаз өчен хисаб алыначак бездән.

Намаз – нинди генә хәлдә һәм халәттә булсак та кылынырга тиешеле гыйбадәт. Авыртып китеп, басып укый алмасак, утырып укырга, ә утырып та укый алмасак, ятып укырга тиешбез. Намаз уку һич беркайчан өстебездән төшми.

 Һәр балигъ яшькә җиткән, үз акылында булган мөселман кешесенә намаз уку фарыз. Укымаса, бу кеше гөнаһлы  булачак. Раббыбыз әмер итеп әйтә:

“Намазларны үтәгез, зәкәт садакасын бирегез һәм намаз укучылар белән бергә намаз укыгыз.”

(“Бакара” сүрәсе, 43 аят).


  • 0

  • 0

Бөркәнчек (хиҗаб) – хатын-кызны хөрмәтләү билгесе.

Рубрика :Вәгазьләр

Яңа буынны тәрбияләүче итеп, Ислам хатын-кызга бөек хөрмәт күрсәткән. Бөтен җәмгыятьнең сәламәтлек дәрәҗәсе хатын-кызның тугрылыклылыгы дәрәҗәсенә бәйле. Ислам хатын-кызны чит кешеләр каравыннан саклаучы бөркәнчек хәстәрен күргән.

«Тулырак»

  • 0

Рубрика :Нәсихәт

         Аллаһы Тәгаләнең сүзеннән дә өстенрәк һәм Аның сүзеннән дә дөресрәк сүз юктыр дөньяда. Аның сүзе иң дөрес һәм иң өстендер. Адәм баласына кайгы һәм хәсрәт үзенең кылган гөнаһлары сәбәбеннән килә. Моның турында безгә Аллаһ Тәгалә Коръәндә хәбәр бирде:

وَ مَا أَصَابَكُم مِّن مُّصِيبَةٍ فَبِمَا كَسَبَتْ أَيْدِيكُمْ

«Әй мөэминнәр, сезгә ирешкән бәла-казалар һәм кайгы-хәсрәтләр, үзегез кәсеп иткән гөнаһларыгыз сәбәпле».

(Шура сүрәсе, 30-нчы аять).


  • 0

Рубрика :Вәгазьләр

«Монафыйкның өч билгесе бар: сүз сөйләсә – ялганлый, вәгъдә бирсә, вәгъдәсендә тормый, үзенә тапшырылган амәнәткә хыянәт итә«.

(Бухари һәм Мөслим риваятләре).

Ялган сөйләүнең бозыклык икәнлеге мәгълүм. Ялган сөйләргә кешеләр күбрәк яшь вакытларында өйрәнәләр, соңыннан алар аны үзләренә гадәт итеп алалар да, кирәк аннан бер файда булсын, кирәк булмасын, ялган сөйли һәм шуннан ләззәт таба башлыйлар.

«Тулырак»

  • 0

Рубрика :Нәсихәт

«Әй, Раббым! Миңа, үземә һәм ата-анама биргән нигъмәтләреңә шөкер итәргә һәм Син риза була торган изге гамәлләр кылырга илһам бир! Һәм минем өчен нәселем арасында төзеклек кыл! Мин Сиңа тәүбә кылдым һәм мөселманнардан булдым».

 Әхкаф: 15.


  • 0

Коръән башыннан ахырына хәтле — тәүхид

Рубрика :Вәгазьләр

         Тәүхид – Аллаһның бер үзенә генә гыйбадәт кылу. Ул Аллаһ хакы. Ә  ширек исә Аллаһ хакын боза торган гамәл.

         Ширек – ул гыйбадәттә Аллаһка тиңдәшлек кылу. Ягъни кеше Аллаһка да, башка ялган иләһләргә дә гыйбадәт кылса, Аллаһка тиңдәшлек кылган була. Моңа тормыштан бер мисал китерик: кеше намаз укый, шул ук вакытта муенына талисман яки бөти тагып йөри, шул әйберләр аны бәла-казадан саклый дип ышана. Бу  Аллаһка тиңдәшлек кылу була. Чөнки Аллаһ кына бәхет бирүче һәм безне бәла-казаларадан саклаучы.

«Тулырак»

  • 0

  • 0

Аллаһка иман китерү.

Рубрика :Вәгазьләр

 

“Аллаһка иман” аның мәгънәсе(билгеләмәсе):

Аллаһны Раббылыкта, Аллаһка гыйбадәт кылуда һәм Аллаһны исем сыйфатларында берләү .

Иң беренче аңлатып китик нәрсә ул Аллаһны Раббылыкта бер итү?

Аллаһның Раббылыкта бердәнбер, бернинди ярдәмчеләре дә, тиңдәшләре дә юк дип тану.

«Тулырак»

Эзләү

Көн нәсихәте

    Динем Ислам

    Дин – ул бу дөньядагы иң изге сыйфатларны сугаручы илаһи бер чишмә. Аллаһ Сүбхәнәһү вә Тәгалә Үзенең динен аерым бер кешенең яки аерым бер гаиләнең, яисә аерым бер җәмгыятьнең генә тормышын  төзәтер өчен түгел, бәлки, барлык халыкларның юлын яктыртучы нур итеп, аларны караңгылыктан яктылыкка чыгару өчен җибәргән.

    БАРЛЫК НӘСИХӘТЛӘР...
Яндекс.Метрика