архивы по месяцам: Январь 2017

  • 0

Рубрика :Нәсихәт

Ният — барча гамәлләрнең дә нигезе булып тора, шуңа да кешенең гамәленең кабул булуы яки булмавы аның ниятенә нигезләнгән. Әгәр дә адәм баласы Аллаһка ихласлык белән,әҗер-савап өмет итеп һәм пәйгамбәребезнең сөннәтенә муафикъ рәвештә нинди дә булса гамәл кыла икән — кабул була иншәАллаһ. Ә кемнең инде нияте Аллаһ ризалыгы өчен булмаса, яки расүлебезнең сөннәтенә туры килмәсә, ул вакытта аның кылган гамәле файдасыз булыр, бәлки гөнаһ кына
өстәр.


  • 0

Рубрика :Нәсихәт

Калеб ул савыт кебек, әгәр ул савыт иман, гыйлем, насыйхәтләр белән тулып, әдәб-әхлак илә зиннәтләнсә, әлбәттә ул савыттан бары тик хәерлелек кенә чыга. Һәм киресенчә, йөрәк шик-шөбһәләр, явызлык, тәкәбберлек белән тулы булса, ул савыттан хәерле нәрсә түгел, бәлки явызлык чыга. Кайбер кешеләр, йөрәк-күңелне, тән белән кыла торган эшләрдән аералар. Әгәр аңа: «Кылма инде бозыклык», — дисәң, ул: «Минем күңелем чиста. Минем изгелегем, минем динем күңелемдә», — ди: «Мин динемне күңелемдә саклыйм, кешегә күрсәтеп йөрмим», — дип тә өстәп куя. Шул ук вакытта, ул бозык эшләр кылып йөри.
Мөхтәрәм кардәшләрем, беркайчан да онытмыйк, кешенең кылган һәр эше, иң әввәл аның калебе белән бәйле. Пәйгамбәребезнең бер сәхәбәсе Әбү Һүрайра безгә калеб турында бик тә хикмәтле сүз әйтеп калдырган: «Йөрәк тәннең патшасы, башка әгъзалар аның гаскәре. Патша гаскәргә ни кушса, гаскәр шуны кыла». Шулай, кардәшләрем, күңел нинди, гамәл шундый. Күңелем чиста минем, дип бозыклык юлында йөрүчеләр, үзләренә бертөрле аклану гына эзлиләр.


  • 0

  • 0

Адәм баласы ни өчен бу дөньяда яши?

Рубрика :Вәгазьләр

Бу сорауга бик күп мөселманнар җавапны беләләр һәм алар «Адәм баласы җир өстенә гамәл-гыйбадәт кылыр өчен яратылган,» дип әйтәчәкләр, чөнки аны безгә Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә Үзе әйтә.

Әгәр дә кеше гыйбадәт кылыр өчен яратылган булса, ул гыйбадәтләрне үтәп яшәргә тиеш. Әгәр дә Аллаһның әмер иткән гыйбадәтләрен үтәмәсә, ул чагында Раббысы Аллаһның аңарга ачуы киләчәк, һәм Ул аларны хайваннарга охшата. Аллаһы Тәгалә әйтә: «Аларның акыллары бар, ләкин хакны аңламыйлар; аларның күзләре бар, ләкин гыйбрәтләрне күрмиләр; аларның колаклары бар, ләкин Аллаһ сүзен ишетмиләр – алар хайван кебек. Ә әле алар хайваннарга караганда адашканраклар. Алар – гафилләр». (Әгъраф, 179)

«Тулырак»

  • 0

Нәрсә ул гыйбадәт?

Рубрика :Вәгазьләр

Гыйбадәтне бер сүз белән әйтсәк, аның мәгънәсе «коллык». Әгәр дә киңәйтебрәк әйтер булсак: «Гыйбадәт – кешенең эчендәге һәм тышындагы Аллаһы Тәгалә сөйгән һәм разый булган гамәлләр».

«Ә ничек соң без аның гыйбадәт икәнлеген белдек?» – дип сорар булсагыз, без аларны Аллаһның Коръәненә карап, укып, аңлап һәм Аның илчесе Мөхәммәд ( صلى الله عليه وسلم) кылган һәм әмер иткән эшләренә, аның аңлатмаларына карап белдек, дип әйтәбез.

«Тулырак»

  • 0

Рубрика :Нәсихәт

Мөгаз ибн Җәбәл сөйләвенчә: «Без пәйгамбәр белән бер ишәккә утырып бара идек һәм ул миннән: «Мөгаз, бәндәләре өстендә булган Аллаһының хакын һәм бәндәләрнең Аллаһ каршында булган хакларын беләсеңме?» – дип сорады. Мин: «Аллаһ һәм аның илчесе яхшырак белә», – дип җавап бирдем. Пәйгамбәр: «Дөреслектә, бәндәләре өстендәге Аллаһының хакы – Аңа гына гыйбадәт кылу һәм һичкемне Аңа тиңдәш кылмау. Ә бәндәләрнең Аллаһ каршында булган хаклары – һичкемне Үзенә тиңдәш кылмаган бәндәсен газапламавы», — диде.

Бохари һәм Мөслим риваяте.


  • 0

Рубрика :Нәсихәт

📌

Пәйгамбәребезصلى الله عليه ةسلم: “Хатынны, гадәттә, дүрт сыйфатына карап алалар: байлыгы, нәсәбе (ата-анасының халык арасында танылган булуы), матурлыгы һәм дине. Син диненә карап ал, юкса, уңышка ирешә алмассың”, — диде.

📚Бухари риваяте

“Әлбәттә, никахта малга, матурлык вә нәсәпкә (дәрәҗә) карамаска дигән сүз түгел. Шулай да, иң элек диненә игътибарлы вә гыйффәтле(целомудрие) хатынны табарга тырышырга кирәк. Пәйгамбәрнең морады(цель) байлыгын, дәрәҗәсен вә матурлыгын игътибарга алудан тыймыйча, бәлки диндарлыгын алда тоту хакында нәсыйхәт бирү. Бер гарәп шагыйре бу турыда болай дигән: “Су бозылуның сәбәбе — балчыгы бозылу, ир бозылуның сәбәбе — никах бозылу, ягъни, тиешсез хатынга никахлашу”.

🎓Риза Фәхретдин.“Җәвамигулькәлим шәрехе”, 124 хәдис. 1916 ел.

Раббым, хатыннарга ирләренә, ирләргә хатыннарына хәерле җефетләр булып яшәргә насыйп ит.


  • 0

Рубрика :Нәсихәт

«Кешеләр арасында булган барлык дошманлык, усаллык һәм хөсетлекнең асылы — ул үз нәфесеңә иярүдер. Шуңа күрә үз нәфесенә каршы килә алган кеше калебен, тәнен һәм тән әгъзаларын борчымас. Ул кеше үзе дә борчылмас, башкаларны да борчымас».

(«Раудатүл-мөхиббин» китабыннан)


  • 0

Рубрика :Нәсихәт

«Тән чирләре авырулардан була, калеб чирләре — гөнаһлардан. Шуңа күрә, тән чирләгән вакытта ашауда ләззәт татый алмаган кебек, калеб тә, гөнаһларга баткач, гыйбадәт кылуда ләззәт таба алмыйдыр».

(Яхъя ибне Мөгаз)


  • 0

Рубрика :Нәсихәт

📌
Фудайл бин Гыяд әйтә: » Мөэмин мөселман әз сөйли күп эшли, ә монафикъ (ике йөзле) кеше күп сөйли әз эшли.»

📚 Шөгәб әл-Иман Байхакый җыентыгыннан.


Эзләү

Көн нәсихәте

    Әти-әниеңә дога кыласынмы?

    Безнең иң кадерле кешеләребез – әти-әниләребез. Алар – бу якты дөньяга килүбезгә сәбәпчеләр. Нәни вакытыбызда, төн йокыларын калдырып, безне бакканнар. Бераз үсә төшкәч, киреләнүләребезгә сабыр итеп, безне  тиешенчә тәрбия кылганнар. Авырып китсәк, көне-төне безнең  өчен   борчылып,  яныбыздан китмичә, дәвалаганнар.  Үзләренә бик авыр булса да, «балам интекмәсен, мохтаҗлык кичермәсен, кеше арасында ким-хур булмасын»  дип, үз авызларыннан өзеп, безне ашатып-эчертеп, өс-башыбызны карап,    башка кирәк-ярак белән тәэмин итеп торганнар…

    Ата-аналарның барысы да үз баласын җил-яңгырмый тидерми кадерләп үстерә.  Балалары өчен  хәерлелек теләп, һидаят-тәүфыйк сорап,  һәрвакыт дога кылырга тырышалар.  Без дә әти-әниләребезгә һәрчак игелек кенә китерик һәм алар  өчен һәрчак изге догада булыйк. Аллаһы тәгаләнең  Коръәнендә  ата-аналарга дога кылырга әмер ителә:

    «Рабби-р ьхәмһүмәә кәмәә раббәйәәнии сагыираа», ягъни,  «И-и, Раббым, алар (ягъни әти-әни) мине кечкенә чагымда мәрхәмәт белән үстергән  кебек, Син дә аларга дөньяда һәм ахирәттә шәфкать кыл!» («Исра» сүрәсе,  24нче аять).

    Әйе, алар безгә дога кылган кебек, без  дә алар өчен һәрвакыт дога кылырга тырышыйк. Әти-әниләребез өчен, бу дөньяда  – бу дөнья яхшылыкларын, ахирәттә  ахирәт яхшылыкларын сорыйк. Әти-әниләребезне догабыздан бер дә калдырмыйк!   Югарыда китерелгән шушы доганы да ятлап, шул дога сүзләре белән дә Раббыбызга ялварыйк.

    БАРЛЫК НӘСИХӘТЛӘР...
Яндекс.Метрика