архивы по месяцам: Декабрь 2016

  • 0

Рубрика :Нәсихәт

📌 Аллаһ Раббыбызның яраткан колларыннан буласың килсә:

⃣ Изге эшләр эшлә.
“Изгелекләр кылыгыз! Аллаһ изгелек кылучыларны ярата” («Бәкара» сүрәсе, 195 нче аять).

⃣ Гөнаһлы гамәлләреңне калдыр, тәүбәгә кил.
“Аллаһ тәүбә итеп төзәлүчеләрне яратадыр” («Бәкара» сүрәсе, 222 нче аять).

⃣Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (салләЛлаһу галәйһи үә сәлләм) сөннәтенә ияреп, аны үзең өчен иң яхшы үрнәк буларак танып яшә.
“Ий, Мөхәммәд, син аларга әйт: «Әгәр Аллаһны яратсагыз, миңа иярегез, миңа иярсәгез, Аллаһ та сезне яратыр” .(«Әл-Гыймран» сүрәсе, 31 нче аять).

⃣ Бөтен эшләреңдә дә Аллаһка тәвәккәл бул.
“Аллаһ Үзенә тәвәккәл кылучыларны яратадыр”. («Әл-Гыймран» сүрәсе, 159 нчы аять).

⃣ Гадел бул .
“ Аллаһ гадел булучыларны яратадыр”. («Мәидә» сүрәсе, 42 нче аять).

⃣ Тәкъва бул (ягъни Аллаһның әмерләренә буйсынып, тыелган эшләрдән ерак тор).
“Аллаһ тәкъва булучыларны яратадыр” («Тәүбә» сүрәсе, 7 нче аять).

🕌Раббыбыз Аллаһ, Үзенең шушы аятьләрен тормышыбызда кулланып, Аның яраткан мөселманнарыннан булырга насыйп әйләсә иде!


  • 0

Рубрика :Нәсихәт

📌
Пәйгамбәребез (аңа Аллаһның сәламе һәм салаваты булсын) әйткән:

«Аллаһ белән ант итәм: мин сезнең өчен фәкыйрьлектән курыкмыйм. Әмма, сезгә кадәр булган кавемнәргә ачылган кебек, сезнең өчен дә бу дөнья ачылып, сез аның артыннан кууда бер-берегез белән узыша башларсыз, һәм шушы вакытлыча гына булган дөньяга алдану, сезгә кадәр яшәгән кавемнәрне харап иткән кебек, сезне дә харап итәр, дип куркам.»

📚Бохари риваяте (2988)


Эзләү

Көн нәсихәте

    Әти-әниеңә дога кыласынмы?

    Безнең иң кадерле кешеләребез – әти-әниләребез. Алар – бу якты дөньяга килүбезгә сәбәпчеләр. Нәни вакытыбызда, төн йокыларын калдырып, безне бакканнар. Бераз үсә төшкәч, киреләнүләребезгә сабыр итеп, безне  тиешенчә тәрбия кылганнар. Авырып китсәк, көне-төне безнең  өчен   борчылып,  яныбыздан китмичә, дәвалаганнар.  Үзләренә бик авыр булса да, «балам интекмәсен, мохтаҗлык кичермәсен, кеше арасында ким-хур булмасын»  дип, үз авызларыннан өзеп, безне ашатып-эчертеп, өс-башыбызны карап,    башка кирәк-ярак белән тәэмин итеп торганнар…

    Ата-аналарның барысы да үз баласын җил-яңгырмый тидерми кадерләп үстерә.  Балалары өчен  хәерлелек теләп, һидаят-тәүфыйк сорап,  һәрвакыт дога кылырга тырышалар.  Без дә әти-әниләребезгә һәрчак игелек кенә китерик һәм алар  өчен һәрчак изге догада булыйк. Аллаһы тәгаләнең  Коръәнендә  ата-аналарга дога кылырга әмер ителә:

    «Рабби-р ьхәмһүмәә кәмәә раббәйәәнии сагыираа», ягъни,  «И-и, Раббым, алар (ягъни әти-әни) мине кечкенә чагымда мәрхәмәт белән үстергән  кебек, Син дә аларга дөньяда һәм ахирәттә шәфкать кыл!» («Исра» сүрәсе,  24нче аять).

    Әйе, алар безгә дога кылган кебек, без  дә алар өчен һәрвакыт дога кылырга тырышыйк. Әти-әниләребез өчен, бу дөньяда  – бу дөнья яхшылыкларын, ахирәттә  ахирәт яхшылыкларын сорыйк. Әти-әниләребезне догабыздан бер дә калдырмыйк!   Югарыда китерелгән шушы доганы да ятлап, шул дога сүзләре белән дә Раббыбызга ялварыйк.

    БАРЛЫК НӘСИХӘТЛӘР...
Яндекс.Метрика