• 0

Рубрика :Нәсихәт

🔗🔗🔗
“Берәү тузан бөртеге хәтле генә яхшылык (изге гамәл) кылган булса, аның әҗерен күрер. Һәм берәү тузан бөртеге хәтле генә гөнаһ эшләсә, аның җәзасын күрер”.

📚 “Зүлзиләт” сурәсе: 7-8 нче аятьләр.

📝
Коръәни Кәримдә язылган әлеге кагыйдә барлык гамәлләргә дә кагыла: изге гамәлме ул, начармы, гөнаһмы. Аллаһ Раббыбыз безне изге гамәл кылу мөмкинлеген бервакытта да кулдан ычкындырмаска өнди. Кеше аның нәтиҗәсен барыбер күрәчәк. Бу кечкенә яки зур гамәл булырга мөмкин. Шуңа да изгелекнең тырнак очы кадәр генә булып тоелганына да: “Әй, моның өчен әҗер-савап күп булмас”, — дип карарга ярамый. Кем белә, Кыямәт көнендә Аллаһның рәхмәтенә ирешеп, җәннәткә керү өчен, бәлки нәкъ менә шул кечкенә генә эшебез җитми калыр.
Әлбәттә, гөнаһлы, начар, бозык гамәлләрнең барысыннан да сакланырга кирәк. Бу аять безне «кечкенә бозыклык, гөнаһлы гамәл, моның өчен генә җәза булмас әле”, дигән уйдан тыя. Тузан бөртеге хәтле генә начар гамәл өчен дә җавап бирәсе булуын исебездән чыгармаска чакыра.


Эзләү

Көн нәсихәте

    Әти-әниеңә дога кыласынмы?

    Безнең иң кадерле кешеләребез – әти-әниләребез. Алар – бу якты дөньяга килүбезгә сәбәпчеләр. Нәни вакытыбызда, төн йокыларын калдырып, безне бакканнар. Бераз үсә төшкәч, киреләнүләребезгә сабыр итеп, безне  тиешенчә тәрбия кылганнар. Авырып китсәк, көне-төне безнең  өчен   борчылып,  яныбыздан китмичә, дәвалаганнар.  Үзләренә бик авыр булса да, «балам интекмәсен, мохтаҗлык кичермәсен, кеше арасында ким-хур булмасын»  дип, үз авызларыннан өзеп, безне ашатып-эчертеп, өс-башыбызны карап,    башка кирәк-ярак белән тәэмин итеп торганнар…

    Ата-аналарның барысы да үз баласын җил-яңгырмый тидерми кадерләп үстерә.  Балалары өчен  хәерлелек теләп, һидаят-тәүфыйк сорап,  һәрвакыт дога кылырга тырышалар.  Без дә әти-әниләребезгә һәрчак игелек кенә китерик һәм алар  өчен һәрчак изге догада булыйк. Аллаһы тәгаләнең  Коръәнендә  ата-аналарга дога кылырга әмер ителә:

    «Рабби-р ьхәмһүмәә кәмәә раббәйәәнии сагыираа», ягъни,  «И-и, Раббым, алар (ягъни әти-әни) мине кечкенә чагымда мәрхәмәт белән үстергән  кебек, Син дә аларга дөньяда һәм ахирәттә шәфкать кыл!» («Исра» сүрәсе,  24нче аять).

    Әйе, алар безгә дога кылган кебек, без  дә алар өчен һәрвакыт дога кылырга тырышыйк. Әти-әниләребез өчен, бу дөньяда  – бу дөнья яхшылыкларын, ахирәттә  ахирәт яхшылыкларын сорыйк. Әти-әниләребезне догабыздан бер дә калдырмыйк!   Югарыда китерелгән шушы доганы да ятлап, шул дога сүзләре белән дә Раббыбызга ялварыйк.

    БАРЛЫК НӘСИХӘТЛӘР...
Яндекс.Метрика