архивы по месяцам: Ноябрь 2016

  • 0

Рубрика :Нәсихәт

📌Бәхетле яшисең килсә, гөнаһлы гамәлләрдән тыел!

“Cезгә ирешкән бәла-казалар һәм кайгылар үзегез эшләп алган гөнаһларыгыз сәбәпледер. Шулай булса да, Аллаһ гөнаһларыгызның күбрәген гафу итәдер”.

📚 “Шура” сүрәсе, 30 аят.

📝Аллаһ Тагәлә хәбәр итә безгә, безгә килгән кайгы-хәсрәтләр, борчу-мәшакәтьләр , начар авыртулар, барысы да үзебезнең гөнаһларыбыз аркасында. Тормышыбызны яхшы якка үзгәртәсе һәм бәхетле тормыш итәсе килсә, гөнаһлы гамәлләр кылудан туктарга кирәк.
Күпләр: “Нигә шулай начар яшибез, гел борчу-мәшәкать?” – дип зарлана. Көн дәвамында Аллаһ риза булмаган хәрам эшләр эшләве турында уйланмаса да, бәхетле имин тормышка өмет итә.


  • 0

  • 0

Рубрика :Нәсихәт

🔗🔗🔗
“Берәү тузан бөртеге хәтле генә яхшылык (изге гамәл) кылган булса, аның әҗерен күрер. Һәм берәү тузан бөртеге хәтле генә гөнаһ эшләсә, аның җәзасын күрер”.

📚 “Зүлзиләт” сурәсе: 7-8 нче аятьләр.

📝
Коръәни Кәримдә язылган әлеге кагыйдә барлык гамәлләргә дә кагыла: изге гамәлме ул, начармы, гөнаһмы. Аллаһ Раббыбыз безне изге гамәл кылу мөмкинлеген бервакытта да кулдан ычкындырмаска өнди. Кеше аның нәтиҗәсен барыбер күрәчәк. Бу кечкенә яки зур гамәл булырга мөмкин. Шуңа да изгелекнең тырнак очы кадәр генә булып тоелганына да: “Әй, моның өчен әҗер-савап күп булмас”, — дип карарга ярамый. Кем белә, Кыямәт көнендә Аллаһның рәхмәтенә ирешеп, җәннәткә керү өчен, бәлки нәкъ менә шул кечкенә генә эшебез җитми калыр.
Әлбәттә, гөнаһлы, начар, бозык гамәлләрнең барысыннан да сакланырга кирәк. Бу аять безне «кечкенә бозыклык, гөнаһлы гамәл, моның өчен генә җәза булмас әле”, дигән уйдан тыя. Тузан бөртеге хәтле генә начар гамәл өчен дә җавап бирәсе булуын исебездән чыгармаска чакыра.


  • 0

Җомга көннең сөннәтләре:
1) Җомга гөселе коену.
2) Иң яхшы киемеңне киеп җомга намазына бару.
3) Хушбуй куллану
(парфюм, миск) Җомга намазына барыр алдыннан.
4) Җомга намазына иртә бару.
5) Кәхф сүрәсен укып чыгу.
6) Пәйгамбәребезгәصلى الله عليه وسلم күбрәк салават әйтү.
7) Дога кылу кояш батыр алдыннан.⛅


  • 0

Рубрика :Нәсихәт

📌📌📌

Пәйгамбәребезصلى الله عليه وسلم: “Гөнаһтан тәүбә итүче кеше гөнаһсыз кеше мисалындадыр”, — диде.

📚(Ибн Мәдҗәх риваяте)

«Бу хәдис шәрифтән нинди генә гөнаһ, хәтта көферлек булса да, ихлас кылынган тәүбә сәбәпле бетәчәге аңлашыла. Аллаһы Тәгалә әйтә:

“Әгәр тәүбә кылып, намазларын үтәсәләр һәм зәкятләрен бирсәләр, алар диндә сезнең кардәшләрегездер”.

“Бозык эшләрне эшләүчеләр, соңыннан тәүбә итеп иман китерсәләр, әлбәттә, синең Раббың моннан соң ярлыкаучы һәм рәхимледер”.
Тәүбә кылу һәрбер мөселман вә һәрбер инсан(кеше) өчен гомуми фарыздыр».

🎓Риза Фәхретдин. «Җәвамигуль Кәлим шәрехе», 114 хәдис.

Раббым, безгә гөнаһ-хаталарыбыздан ихлас тәүбәләр белән арынырга насыйп ит.


  • 0

Әниеңне ихтирам ит!

Рубрика :Вәгазьләр

📌📌📌
Бервакыт бер кеше, пайгамбәребез (салләллаһу галәйһи үәссәләм) янына килеп, аңа сорау бирде:
— Кешеләрнең кайсысы үзенә карата иң күркәм мөгамәлә күрсәтелүгә лаеклы?
— Әниең, — дип җавап бирде пәйгамбәребез. (салләллаһу галәйһи үәссәләм)
— Аннан соң кем?
— Әниең.

«Тулырак»

  • 0

Рубрика :Вәгазьләр

📌Ислам диненең биш нигезе.

Пәйгамбәребез: صلى الله عليه وسلم“Ислам дине биш нәрсәгә бина кылынды: “Лә иләһә илләллаһ Мүхәммәдү-р-рәсүлүллаһ” дип шәһадәт бирү, фарыз намазларны башкару, зәкят бирү, көче җитсә хаҗ кылу, Рамазан аенда ураза тоту”, — диде.

📚(Бухари һәм Мөслим риваяте)

📝“Бу биш нәрсә — Ислам диненең нигезләре. Мөселман кеше әлеге биш нәрсәгә җиңел карамаска тиешле. Нигез зәгыйфь булса, яки бөтенләй булмаса, ул вакытта бинаның сәламәт торуы мөмкин булмавы билгеле.

«Тулырак»

  • 0

Рубрика :Нәсихәт

🔗🔗🔗
Пайгәмбәребез әйтте:
صلى الله عليه وسلم

«Әгәр сезнең берәрегез үзеннән баерак һәм матуррак булган кешегә караса, үзеннән фәкыйрьрәк һәм түбәнрәк булучыларга да карасын.»

📚Бухари риваяте, 6490.

📝Дөнья хәятендә без күп вакыт үзебездән өстен булучыларны гына күреп яшибез. Кара, моның машинасы минекеннән яхшырак, йорты да ике катлы, ә минеке бер генә бит, акчаны да миннән күбрәк ала икән, дип гел үзебездән баерак кешеләр белән чагыштырып тормышыбыз үтә. Ә бит без икенче якны да онытырга тиеш түгел. Бездән дә ярлырак кешеләр бар бит. Синең машинаң булса, кемдәдер ул бөтенләй юк. Синең яшәр өчен үз йортың бар, кайберәүләрнең ансы да юк. Эш хакым әз дип зарланасың, ә кемнеңдер эше бөтенләй юк, әле дә эш эзләп интегә.

Бу хәдис безне икенче як турында да уйланырга чакыра; булганыңа шөкер итәргә, риза булырга өнди.


Эзләү

Көн нәсихәте

    Динем Ислам

    Дин – ул бу дөньядагы иң изге сыйфатларны сугаручы илаһи бер чишмә. Аллаһ Сүбхәнәһү вә Тәгалә Үзенең динен аерым бер кешенең яки аерым бер гаиләнең, яисә аерым бер җәмгыятьнең генә тормышын  төзәтер өчен түгел, бәлки, барлык халыкларның юлын яктыртучы нур итеп, аларны караңгылыктан яктылыкка чыгару өчен җибәргән.

    БАРЛЫК НӘСИХӘТЛӘР...
Яндекс.Метрика