• 0

Рубрика :Вәгазьләр

Пәйгамбәребез:
صلى الله عليه و سلم
«Мин изге холыкларны камилләштерү өчен җибәрелдем”, — диде.

📕(Аль-Муттаэ, с. 264)

«Пәйгамбәрләрнең һәрберсе гүзәл әхлак өйрәтү өчен җибәрелгән булсалар да, безнең пәйгамбәребез صلى الله عليه وسلم исә шуны тагын да камил кылу өчен җибәрелгән. Аның хакында Коръән Кәрим: “Дөреслектә син бик күркәм холыклы”, — дип әйтә. Ул мәшәкатьләргә сабыр итүче, үзенә җәфа бирүчеләрне дә гафу кылучы, шәфкатьле вә мәрхәмәтле, һәркемгә илтифатлы иде. Мәчеткә килүче хатыннардан кайберләре яшь балаларын үзләре белән алып барып, балаларын шунда бер җиргә куйганнан соң, пәйгамбәргә оеп, намаз укыйлар иде. Рәсүлүллаһ صلى الله عليه وسلم ошбу хакта: “Озынрак уку теләге белән намазга керешәм, шул арада артта бала елаган тавыш ишетелә, баласының елавы сәбәпле анасы борчылмасын, көенмәсен өчен, намазны мөмкин кадәр кыскарак вә җиңелрәк укырга тырышам”, — дип сөйләве риваять ителә.
Шәфкать, мәрхәмәт һәм дә халык хәтерен саклау турысында аның бу мөгамәләсе мисал булып тора».

🎓Риза Фәхретдин. 1916 ел.

Йә, Раббым, безгә күркәм әхлак бир, яман холыктан сакла.


Эзләү

Көн нәсихәте

    Әти-әниеңә дога кыласынмы?

    Безнең иң кадерле кешеләребез – әти-әниләребез. Алар – бу якты дөньяга килүбезгә сәбәпчеләр. Нәни вакытыбызда, төн йокыларын калдырып, безне бакканнар. Бераз үсә төшкәч, киреләнүләребезгә сабыр итеп, безне  тиешенчә тәрбия кылганнар. Авырып китсәк, көне-төне безнең  өчен   борчылып,  яныбыздан китмичә, дәвалаганнар.  Үзләренә бик авыр булса да, «балам интекмәсен, мохтаҗлык кичермәсен, кеше арасында ким-хур булмасын»  дип, үз авызларыннан өзеп, безне ашатып-эчертеп, өс-башыбызны карап,    башка кирәк-ярак белән тәэмин итеп торганнар…

    Ата-аналарның барысы да үз баласын җил-яңгырмый тидерми кадерләп үстерә.  Балалары өчен  хәерлелек теләп, һидаят-тәүфыйк сорап,  һәрвакыт дога кылырга тырышалар.  Без дә әти-әниләребезгә һәрчак игелек кенә китерик һәм алар  өчен һәрчак изге догада булыйк. Аллаһы тәгаләнең  Коръәнендә  ата-аналарга дога кылырга әмер ителә:

    «Рабби-р ьхәмһүмәә кәмәә раббәйәәнии сагыираа», ягъни,  «И-и, Раббым, алар (ягъни әти-әни) мине кечкенә чагымда мәрхәмәт белән үстергән  кебек, Син дә аларга дөньяда һәм ахирәттә шәфкать кыл!» («Исра» сүрәсе,  24нче аять).

    Әйе, алар безгә дога кылган кебек, без  дә алар өчен һәрвакыт дога кылырга тырышыйк. Әти-әниләребез өчен, бу дөньяда  – бу дөнья яхшылыкларын, ахирәттә  ахирәт яхшылыкларын сорыйк. Әти-әниләребезне догабыздан бер дә калдырмыйк!   Югарыда китерелгән шушы доганы да ятлап, шул дога сүзләре белән дә Раббыбызга ялварыйк.

    БАРЛЫК НӘСИХӘТЛӘР...
Яндекс.Метрика