• 0

Рубрика :Нәсихәт

📌
Пайгәмберебез (صلى الله عليه وسلم ) әйтте:

“Җиде иң олы гөнаһлардан ерак булыгыз”.
Аннан сорадылар: “Ниндиләр алар?”
Әйтте:
“Аллаһка гыйбадәттә ширек кылу, сихер ясау, кеше үтерү, рибага акча бирү яки алу, ятимнәр малын ашау, сугыш кырыннан качу, саф чиста мөслимә хатынны зинада гаепләү”.

📚(Бухари риваяте(2766).

📕Пайгәмберебез (صلى الله عليه وسلم ) шушы куркыныч гөнаһлардан ерак булырга, аларга якын килмәскә әмер итеп әйтә. Бу Аллаһ Тагаләнең иң яратмаган һәм каты ачуын чыгара торган гөнаһлар. Әгәр дә тынычлыкта, иминлектә яшисебез килсә, алардан ерак булырга тиешбез. Аллаһ сакласын, бу гөнаһларның берәребез кылса, тәүбә кылырга ашыксын, аны Аллаһтан каты газап алачак көнгә калдырмасын. Югыйсә, бу дөньяда яки ахирәттә, яки инде ике дөньяда безнең каты газап көтәчәк. Бүгенге тормышыбызга карасак, төрле бәла-казалар булып тора, шуның бер сәбәбе дә шушы гөнаһларның кешеләр арасында бик күп таралуындадыр. Аллаһ Тагәлә барыбызга да тәүфыйк-һидәят, шушы гөнаһлардан имин булырга һәм ныклы иман бирсә иде. Гөнаһлар кылмыйча, бер Үзенә генә гыйбадәт кылып яшәргә язсын иде. Әмин.


Эзләү

Көн нәсихәте

    Әти-әниеңә дога кыласынмы?

    Безнең иң кадерле кешеләребез – әти-әниләребез. Алар – бу якты дөньяга килүбезгә сәбәпчеләр. Нәни вакытыбызда, төн йокыларын калдырып, безне бакканнар. Бераз үсә төшкәч, киреләнүләребезгә сабыр итеп, безне  тиешенчә тәрбия кылганнар. Авырып китсәк, көне-төне безнең  өчен   борчылып,  яныбыздан китмичә, дәвалаганнар.  Үзләренә бик авыр булса да, «балам интекмәсен, мохтаҗлык кичермәсен, кеше арасында ким-хур булмасын»  дип, үз авызларыннан өзеп, безне ашатып-эчертеп, өс-башыбызны карап,    башка кирәк-ярак белән тәэмин итеп торганнар…

    Ата-аналарның барысы да үз баласын җил-яңгырмый тидерми кадерләп үстерә.  Балалары өчен  хәерлелек теләп, һидаят-тәүфыйк сорап,  һәрвакыт дога кылырга тырышалар.  Без дә әти-әниләребезгә һәрчак игелек кенә китерик һәм алар  өчен һәрчак изге догада булыйк. Аллаһы тәгаләнең  Коръәнендә  ата-аналарга дога кылырга әмер ителә:

    «Рабби-р ьхәмһүмәә кәмәә раббәйәәнии сагыираа», ягъни,  «И-и, Раббым, алар (ягъни әти-әни) мине кечкенә чагымда мәрхәмәт белән үстергән  кебек, Син дә аларга дөньяда һәм ахирәттә шәфкать кыл!» («Исра» сүрәсе,  24нче аять).

    Әйе, алар безгә дога кылган кебек, без  дә алар өчен һәрвакыт дога кылырга тырышыйк. Әти-әниләребез өчен, бу дөньяда  – бу дөнья яхшылыкларын, ахирәттә  ахирәт яхшылыкларын сорыйк. Әти-әниләребезне догабыздан бер дә калдырмыйк!   Югарыда китерелгән шушы доганы да ятлап, шул дога сүзләре белән дә Раббыбызга ялварыйк.

    БАРЛЫК НӘСИХӘТЛӘР...
Яндекс.Метрика