• 0

Рубрика :Вәгазьләр

📌
Пәйгамбәребез ( صلى الله عليه وسلم) әйтте:

— Иң курыкканым сезнең өчен кече ширк.
Сәхабәләр сорадылар:
— Нәрсә соң ул кече ширк?
— Ул-Рия, — дип җавап кайтарды Пәйгамбәребез.

📚Имам Әхмәд риваяте (23630).

📝Рия – ул берәр гыйбадәтне, яки изге гамәлне кешеләр күрсеннәр, мактасыннар дигән ният белән эшләү. Мәсәлән: намаз укыганда, рөкугъта, сәҗдәләрдә озаграк торасың, кешеләр сине күрсеннәр, “кара әле, намазын ничек озак итеп укый”, — дип сине сөйләссеннәр дип уку. Садәка биргәндә күрсәтеп бирәсең. “Кешеләр мине нинди юмарт кеше, садәка өләшә”, — дип уйласыннар әле. Бу да риядан китә. Коръән укыганда: “Кешеләр миңа карап тора бит, матуррак укыйм әле, кара нинди матур Коръән укучы, дип әйтсеннәр әле”, — дисәк, бу гамәл дә рия санала. Нинди генә изге гамәл кылмыйк, әгәр дә Аллаһ ризалыгын теләмичә, кешеләргә ярарга, ошарга тырышабыз икән, безнең калебебезгә рия чире кергән була. Шуңа күрә үзебезгә сорау бирик: “Гамәлне кем өчен эшлим: Аллаһ ризалыгы өченме, яки кешеләр өченме?”
Ихласлык бик мөһим. Ул — гыйбадәтнең яки берәр изге гамәлнең кабул булуның иң беренче шарты. Ягъни, Аллаһ ризалыгы өчен эшләү. Әгәр дә ул булмаса, Аллаһ Тагәлә гамәл-гыйбадәтләребезне кабул итмәс.
Пәйгамбәребез ( صلى الله عليه وسلم) нинди нык иманлы, күп гыйлемле сәхабәләренә әйттә: “Сезнең өчен иң курыкканым”. Әнә шулай бик көчле иманлы сәхабәләре өчен курыккан Пәйгамбәребез ( صلى الله عليه وسلم). Ә без куркабызмы? “Гамәл-гыйбадәтләремне ихластан, Аллаһ ризалыгы өчен эшлимме, рия керми микән?” — дигән сорау бирәбезме үзебезгә?


Эзләү

Көн нәсихәте

    Әти-әниеңә дога кыласынмы?

    Безнең иң кадерле кешеләребез – әти-әниләребез. Алар – бу якты дөньяга килүбезгә сәбәпчеләр. Нәни вакытыбызда, төн йокыларын калдырып, безне бакканнар. Бераз үсә төшкәч, киреләнүләребезгә сабыр итеп, безне  тиешенчә тәрбия кылганнар. Авырып китсәк, көне-төне безнең  өчен   борчылып,  яныбыздан китмичә, дәвалаганнар.  Үзләренә бик авыр булса да, «балам интекмәсен, мохтаҗлык кичермәсен, кеше арасында ким-хур булмасын»  дип, үз авызларыннан өзеп, безне ашатып-эчертеп, өс-башыбызны карап,    башка кирәк-ярак белән тәэмин итеп торганнар…

    Ата-аналарның барысы да үз баласын җил-яңгырмый тидерми кадерләп үстерә.  Балалары өчен  хәерлелек теләп, һидаят-тәүфыйк сорап,  һәрвакыт дога кылырга тырышалар.  Без дә әти-әниләребезгә һәрчак игелек кенә китерик һәм алар  өчен һәрчак изге догада булыйк. Аллаһы тәгаләнең  Коръәнендә  ата-аналарга дога кылырга әмер ителә:

    «Рабби-р ьхәмһүмәә кәмәә раббәйәәнии сагыираа», ягъни,  «И-и, Раббым, алар (ягъни әти-әни) мине кечкенә чагымда мәрхәмәт белән үстергән  кебек, Син дә аларга дөньяда һәм ахирәттә шәфкать кыл!» («Исра» сүрәсе,  24нче аять).

    Әйе, алар безгә дога кылган кебек, без  дә алар өчен һәрвакыт дога кылырга тырышыйк. Әти-әниләребез өчен, бу дөньяда  – бу дөнья яхшылыкларын, ахирәттә  ахирәт яхшылыкларын сорыйк. Әти-әниләребезне догабыздан бер дә калдырмыйк!   Югарыда китерелгән шушы доганы да ятлап, шул дога сүзләре белән дә Раббыбызга ялварыйк.

    БАРЛЫК НӘСИХӘТЛӘР...
Яндекс.Метрика