архивы по месяцам: Октябрь 2016

  • 0

Рубрика :Нәсихәт

📌 Телеңне дә, кулыңны да кешеләргә зыян китерүдән сакла!

Бервакыт пәйгамбәребездән
صلى الله عليه وسلم

«Ислам диненең иң югары күрсәткече нинди кешедә?» — дип сорадылар.
Аллаһның илчесе:
صلى الله عليه وسلم
«Үзенең теле белән дә, куллары белән да башка мөселманнарга зыян китермәүче кешедә», — дип җавап бирде.

📚Мөслим риваяте (163)


  • 0

Рубрика :Вәгазьләр

Пәйгамбәребез:
صلى الله عليه و سلم
«Мин изге холыкларны камилләштерү өчен җибәрелдем”, — диде.

📕(Аль-Муттаэ, с. 264)

«Пәйгамбәрләрнең һәрберсе гүзәл әхлак өйрәтү өчен җибәрелгән булсалар да, безнең пәйгамбәребез صلى الله عليه وسلم исә шуны тагын да камил кылу өчен җибәрелгән. Аның хакында Коръән Кәрим: “Дөреслектә син бик күркәм холыклы”, — дип әйтә. Ул мәшәкатьләргә сабыр итүче, үзенә җәфа бирүчеләрне дә гафу кылучы, шәфкатьле вә мәрхәмәтле, һәркемгә илтифатлы иде. Мәчеткә килүче хатыннардан кайберләре яшь балаларын үзләре белән алып барып, балаларын шунда бер җиргә куйганнан соң, пәйгамбәргә оеп, намаз укыйлар иде. Рәсүлүллаһ صلى الله عليه وسلم ошбу хакта: “Озынрак уку теләге белән намазга керешәм, шул арада артта бала елаган тавыш ишетелә, баласының елавы сәбәпле анасы борчылмасын, көенмәсен өчен, намазны мөмкин кадәр кыскарак вә җиңелрәк укырга тырышам”, — дип сөйләве риваять ителә.
Шәфкать, мәрхәмәт һәм дә халык хәтерен саклау турысында аның бу мөгамәләсе мисал булып тора».

🎓Риза Фәхретдин. 1916 ел.

Йә, Раббым, безгә күркәм әхлак бир, яман холыктан сакла.


  • 0

Рубрика :Нәсихәт

📌
«Дөреслектә, Аллаһ Тәгалә һәр эштә гадел булырга, изге гамәлләр кылырга һәм якын туганнарның хакын үтәргә боерадыр. Аллаһ сезне фәхеш, бозык һәм начар эшләрдән, тыядыр.»

📚(Нәхел сүрәсе: 90).

Аллаһ Тагәлә һәр нәрсәдә дә гадел булырга әмер итә. Беренчедән, Аллаһка карата гаделлек. Аның бер Үзенә генә гыйбадәт кылу, Аның әмерләренә буйсынып яшәү иң олуг гаделлекнең берсе булып тора. Шулай ук кешеләргә дә карата да гадел булырга куша. Моңа изгелекләр кылу, туганнар хакын үтәү, туганлык җепләрен саклау керә. Аннары, яхшы гамәлләргә өндәгәч, барлык бозыклыклардан тыя. Бу Ислам диненең максаты — яхшыллыка чакыру, начарлыктан тыю.


  • 0

Рубрика :Нәсихәт

📌
Пайгәмберебез (صلى الله عليه وسلم ) әйтте:

“Җиде иң олы гөнаһлардан ерак булыгыз”.
Аннан сорадылар: “Ниндиләр алар?”
Әйтте:
“Аллаһка гыйбадәттә ширек кылу, сихер ясау, кеше үтерү, рибага акча бирү яки алу, ятимнәр малын ашау, сугыш кырыннан качу, саф чиста мөслимә хатынны зинада гаепләү”.

📚(Бухари риваяте(2766).

📕Пайгәмберебез (صلى الله عليه وسلم ) шушы куркыныч гөнаһлардан ерак булырга, аларга якын килмәскә әмер итеп әйтә. Бу Аллаһ Тагаләнең иң яратмаган һәм каты ачуын чыгара торган гөнаһлар. Әгәр дә тынычлыкта, иминлектә яшисебез килсә, алардан ерак булырга тиешбез. Аллаһ сакласын, бу гөнаһларның берәребез кылса, тәүбә кылырга ашыксын, аны Аллаһтан каты газап алачак көнгә калдырмасын. Югыйсә, бу дөньяда яки ахирәттә, яки инде ике дөньяда безнең каты газап көтәчәк. Бүгенге тормышыбызга карасак, төрле бәла-казалар булып тора, шуның бер сәбәбе дә шушы гөнаһларның кешеләр арасында бик күп таралуындадыр. Аллаһ Тагәлә барыбызга да тәүфыйк-һидәят, шушы гөнаһлардан имин булырга һәм ныклы иман бирсә иде. Гөнаһлар кылмыйча, бер Үзенә генә гыйбадәт кылып яшәргә язсын иде. Әмин.


  • 0

Рубрика :Вәгазьләр

📌
Пәйгамбәребез ( صلى الله عليه وسلم) әйтте:

— Иң курыкканым сезнең өчен кече ширк.
Сәхабәләр сорадылар:
— Нәрсә соң ул кече ширк?
— Ул-Рия, — дип җавап кайтарды Пәйгамбәребез.

📚Имам Әхмәд риваяте (23630).

«Тулырак»

  • 0

Рубрика :Нәсихәт

Шәйх Сөләйман ар-Рухейли әйтте:

⃣Малыңның артуын теләсәң, сәдака бир.

⃣Гыйззәтле булырга теләсәң, гафу итүчән бул.

⃣Дәрәҗәң күтәрелүен теләсәң, тыйнак бул.


  • 0

Рубрика :Нәсихәт

📌 Яшәвебезнең максаты!

Коръәндә Аллаһ Тәгалә әйтә:

«Мин җеннәрне һәм кешеләрне бары тик Миңа гына гыйбадәт кылсыннар өчен яралттым».

📚(«Зәрият»,, 56).

Аллаһ Тәгалә безгә бу аяттә кешеләрнең бу дөньяда ни өчен яшәвен, ул кешеләрне нигә халык итүен, җиргә ни өчен шуның кадәр расулләр җибәрүен әйтә. Ул аларны бары тик бер максат белән генә яралткан: аның бер Үзенә генә гыйбадәт кылсыннар һәм Аны танысыннар, Аңа итагать итеп, әмерләренә буйсынып яшәсеннәр өчен. Әгәр дә кешеләр шушы аятьне аңлап, Раббыбыз Аллаһка буйсынып яшәсә, тыелганнарыннан тыелып, әмерләренә итагать итеп, ике дөнья бәхетенә дә ирешерләр иде. Бәхетсезлекнең төп сәбәбе менә шушы максатыбызны үтәп яшәмәүдәдер.


  • 0

Рубрика :Нәсихәт

📌Аллаһ белән генә ант ит☝

Пайгамбәребез (صلى الله عليه وسلم) әйткән:

“Аталарыгыз белән ант итмәгез, ант итсәгез, Аллаһ белән генә ант итегез, яки бернәрсәдә дәшмәгез”.

📚Бухари риваяте (6108).

📝Бу хәдис Аллаһ белән генә ант итергә кирәклегенә дәлил булып тора.
Пайгәмбәребез( صلى الله عليه وسلم) әмер ите: “Аллаһ белән генә ант итегез”. — ди. Димәк, берәр кешегә сүзебезнең хаклыгын раслар өчен ант итәcебез булса, Аллаһ белән генә ант итергә тиешбез: Уаллаһи, Билләһи яки Тәллаһи. Татарларда әни, тоз, ипи һәм башка әйберләр белән ант итү бар. Ләкин Ислам дине аларны тыя. Чөнки Аллаһтан башка бүтән нәрсәләр белән ант итәргә ярамый. Бу Аллаһ риза булмый торган һәм Аның ачыун чыгара торган гамәл булачак.

Пайгамбәребез (صلى الله عليه وسلم) икенче бер хәдисендә әйтә:

“Кем дә кем Аллаһтан башка бүтән нәрсә белән ант итсә, ул ширеккә төште”.

📚Тирмизи риваяте (1535).

📝Ягьни Аллаһка тиңдәшлек кылды. Аллаһ каршында ширек (тиңдәшлек) кылу иң зур гөнаһ булып тора. Шуңа күрә, кардәшләрем, Аллаһтан башка бүтән нәрсәләр белән ант итүдән сакланыйк, Аллаһ белән генә ант итик. Һәм, әлбәттә, сүзебездә торыйк.


  • 0

Рубрика :Нәсихәт

Пәйгамбәребездән (صلي الله عليه وسلم) Гашура көнендә, ураза тотуның фазыйләте турында сорагач, “Үткән елдагы гөнаһларны гафу итә”дип җавап кайтарды.

Мөслим риваяте (2755).

Гашура көне — Мөхәррәм аеның 10 көне. Пайгамбәребез (صلي الله عليه وسلم) үзе бу көнне ураза тота торган булган һәм өмәттен дә шуңа чакырган. Быел Гашура көне 11 октябрь, сишәмбегә туры килә  Ләкин 10 һәм 11 октябрь көннәрендә ураза тотсак хәерлерәк.

Пәйгамбәребез (صلي الله عليه وسلم): “Икенче елга калсам , тугызы көнне ураза тотар идем”, — дигән.

Мөслим риваяте (2667)

Бу хәдистән чыгып галимнәр: “Бу ике көндә ураза тоту сөннәткә якынрак”, —  ди. Пәйгамбәребез (صلي الله عليه وسلم) үзе унысы тота торган булган һәм соңгы елында: “Тугызы тотар идем”, —  дип әйтеп калдырган.

Шушы Гашура көнендә ураза тотып, гөнаһларыбызның гафу ителүенә сәбәб була ала. Бу изгелектән мәхрүм калмыйк.


  • 0

Эзләү

Көн нәсихәте

    Динем Ислам

    Дин – ул бу дөньядагы иң изге сыйфатларны сугаручы илаһи бер чишмә. Аллаһ Сүбхәнәһү вә Тәгалә Үзенең динен аерым бер кешенең яки аерым бер гаиләнең, яисә аерым бер җәмгыятьнең генә тормышын  төзәтер өчен түгел, бәлки, барлык халыкларның юлын яктыртучы нур итеп, аларны караңгылыктан яктылыкка чыгару өчен җибәргән.

    БАРЛЫК НӘСИХӘТЛӘР...
Яндекс.Метрика