Пәйгамбәребез صلى الله عليه وسلم: “Мәҗлесләр әманәткә нигезләнер”, — диде

  • 0

Пәйгамбәребез صلى الله عليه وسلم: “Мәҗлесләр әманәткә нигезләнер”, — диде

Рубрика :Вәгазьләр

 

📕(Әбү Даут риваяте).

“Мәҗлесләрдә сөйләнелгән серләр башкаларга фаш ителмәскә тиеш. Әгәр сер фаш ителүдән һичкемгә зарар булмаса, яки ул мәҗлестә булганнар тарафыннан яшерелүе таләп ителмәсә, бу вакытта аны сөйләүдән зарар булмас.

Мәҗлескә килсәң, аның әдәпләрен саклау да хәдистәге әманәт сүзе астына керә. Әдәпләре саклана торган мәҗлесләр адәм балалары өчен күңел күтәрелә, гыйлем алына, әдәп вә фазыйләт өйрәнелә торган урын була. Шул җәһәттән мәҗлес вакыт үткәрү вә гомер үтерү кагыйдәсенә корылмаска тиеш.

“Вәзир Сахиб ибн Гыйбад тарафыннан һәрвакыт мәҗлес ясала, анда галимнәр вә яхшы кешеләр, шагыйрьләр вә язучылар, әдипләр җыелып сөйләшәләр, бер-берсеннән файда алалар, ул мәҗлестән гыйлем академиясеннән чыккан кебек таралалар иде”, — дип сөйлиләр. Халкыбыз үрдәк, каз, казылык вә бәлеш мәҗлесләрен күп ясады. Гайбәт вә сүз боткасыннан гыйбарәт мәҗлесләр дә җитәрлек булды. Боларны бетереп, алар урынына әдәби вә гыйльми мәҗлесләр төзү гадәте тергезелсә, бик яхшы эш булыр иде”.

🎓Риза Фәхретдин. “ҖәвамигульКәлим шәрехе”,  99 хәдис. 1916 ел.

🙏 Раббым, безгә күбрәк мәгърифәт мәҗлесләрендә җыелырга насыйп ит, хәрам һәм мәгънәсез булганнарыннан ерагайт


Эзләү

Көн нәсихәте

    Әти-әниеңә дога кыласынмы?

    Безнең иң кадерле кешеләребез – әти-әниләребез. Алар – бу якты дөньяга килүбезгә сәбәпчеләр. Нәни вакытыбызда, төн йокыларын калдырып, безне бакканнар. Бераз үсә төшкәч, киреләнүләребезгә сабыр итеп, безне  тиешенчә тәрбия кылганнар. Авырып китсәк, көне-төне безнең  өчен   борчылып,  яныбыздан китмичә, дәвалаганнар.  Үзләренә бик авыр булса да, «балам интекмәсен, мохтаҗлык кичермәсен, кеше арасында ким-хур булмасын»  дип, үз авызларыннан өзеп, безне ашатып-эчертеп, өс-башыбызны карап,    башка кирәк-ярак белән тәэмин итеп торганнар…

    Ата-аналарның барысы да үз баласын җил-яңгырмый тидерми кадерләп үстерә.  Балалары өчен  хәерлелек теләп, һидаят-тәүфыйк сорап,  һәрвакыт дога кылырга тырышалар.  Без дә әти-әниләребезгә һәрчак игелек кенә китерик һәм алар  өчен һәрчак изге догада булыйк. Аллаһы тәгаләнең  Коръәнендә  ата-аналарга дога кылырга әмер ителә:

    «Рабби-р ьхәмһүмәә кәмәә раббәйәәнии сагыираа», ягъни,  «И-и, Раббым, алар (ягъни әти-әни) мине кечкенә чагымда мәрхәмәт белән үстергән  кебек, Син дә аларга дөньяда һәм ахирәттә шәфкать кыл!» («Исра» сүрәсе,  24нче аять).

    Әйе, алар безгә дога кылган кебек, без  дә алар өчен һәрвакыт дога кылырга тырышыйк. Әти-әниләребез өчен, бу дөньяда  – бу дөнья яхшылыкларын, ахирәттә  ахирәт яхшылыкларын сорыйк. Әти-әниләребезне догабыздан бер дә калдырмыйк!   Югарыда китерелгән шушы доганы да ятлап, шул дога сүзләре белән дә Раббыбызга ялварыйк.

    БАРЛЫК НӘСИХӘТЛӘР...
Яндекс.Метрика