Унынчы дәрес: кул уразасы.

  • 0

Унынчы дәрес: кул уразасы.

Адәм баласының ике кулы Аллаһының зур нигъмәте булып, алардан башка тормышыбызны күз алдына да китерү авыр.

Сөбханәллаһ, шулар белән рәхәтләнеп ашыйбыз һәм эчәбез, каләм тотып язабыз. Бер әйберне алабыз, икенчесен куябыз. Шулар аша үзебезне зарарлы нәрсәләрдән саклыйбыз. Кулларыбыз белән тәнебезне юабыз, зиннәтлибез, гаүрәтләребезне каплыйбыз. Куллар ярдәмендә истинҗә кылабыз, тәһарәт алып намаз укыйбыз. Машина йөртәбез, кардәшләр белән күрешәбез, гаилә-балаларны кочаклыйбыз, мохтаҗга сәдака сузабыз. Аяклар абынып китсә, кулларыбызга таянабыз.

Болар кул нигъмәтенең кайбер вазыйфалары гына. Әлеге зур байлык өчен Раббыбызга шөкер кылыйк. Кулларыбыз булмаса, безне тыңламаса, тормышыбыз никадәр катлаулы булыр иде.

Раббыбыз биргән кулларыбызны Ул разый булган эшләрдә генә кулланыйк. Кул белән кылына торган гөнаһлар күп, шуңа күрә кул уразасына җиңел карамыйк.

Аллаһ кулларыбызга хәрам кылды:

☘ Кеше гомеренә зарар кылуны: кеше үтерү, кан кою, нахакка кул күтәрү.

☘ Кеше мөлкәтенә тиюне: кеше талау, урлашу, сатканда алдап үлчәү, ришвәт бирү һәм алу.

☘ Кеше дәрәҗәсенә тиюне: зина кылу, чит хатыннарның (хатыннарга ирләрнең) тәненә кагылу.

☘ Хәрам булган күңел ачулар: отышлы уеннар уйнау, нард уены.

☘  Хайваннарга, үсемлекләргә, табигатькә зарар китүләр

һәм башкалар…

Аллаһының әмере белән Кыямәт көнендә кулларыбыз телгә килеп, кылган гөнаһларыбызны сөйлиячәкләр.

Аллаһы Тәгалә әйтте: “Ул көнне кешеләрнең кылган эшләре өчен телләре, куллары һәм аяклары аларга каршы шәһадәт бирерләр” (“Нур”, 24 аять).

Бер кеше пәйгамбәребезгә килеп нәсихәт сорагач, пәйгамбәрصلى الله عليه وسلم аннан: “Кулыңа хуҗамы син?” – дип сорады. Ул: “Әгәр кулыма хуҗа булмасам, нәрсәгә хуҗа булырмын инде?” — диде. Пәйгамбәрصلى الله عليه وسلم: “Телеңә хуҗамы син?” – дип сорады. Ул янә: “Әгәр телемә дә хуҗа булмасам, нәрсәгә хуҗа булырмын инде?” – диде. Шулвакыт, Аллаһының илчесе: “Кулыңны хәерле булмаган нәрсәгә сузма, телең белән изге булмаган нәрсә сөйләмә”, — дип әйтте (Табәрани риваяте).

Мөселман кешесе башкаларга изгелек кыла һәм аларга зарар китерүдән саклана. Аның мөселманлыгын да шушы сыйфаты күрсәтә. Пәйгамбәребезصلى الله عليه وسلم: “Мөселман шул булыр: аның кулыннан да теленнән дә башка кешеләр зыян күрмәсләр”, — диде(Бохари риваяте).

Йә, Раббым, башкалар хакына керүдән, кулларыбыз илә гөнаһ кылудан сакла.


Эзләү

Көн нәсихәте

    Әти-әниеңә дога кыласынмы?

    Безнең иң кадерле кешеләребез – әти-әниләребез. Алар – бу якты дөньяга килүбезгә сәбәпчеләр. Нәни вакытыбызда, төн йокыларын калдырып, безне бакканнар. Бераз үсә төшкәч, киреләнүләребезгә сабыр итеп, безне  тиешенчә тәрбия кылганнар. Авырып китсәк, көне-төне безнең  өчен   борчылып,  яныбыздан китмичә, дәвалаганнар.  Үзләренә бик авыр булса да, «балам интекмәсен, мохтаҗлык кичермәсен, кеше арасында ким-хур булмасын»  дип, үз авызларыннан өзеп, безне ашатып-эчертеп, өс-башыбызны карап,    башка кирәк-ярак белән тәэмин итеп торганнар…

    Ата-аналарның барысы да үз баласын җил-яңгырмый тидерми кадерләп үстерә.  Балалары өчен  хәерлелек теләп, һидаят-тәүфыйк сорап,  һәрвакыт дога кылырга тырышалар.  Без дә әти-әниләребезгә һәрчак игелек кенә китерик һәм алар  өчен һәрчак изге догада булыйк. Аллаһы тәгаләнең  Коръәнендә  ата-аналарга дога кылырга әмер ителә:

    «Рабби-р ьхәмһүмәә кәмәә раббәйәәнии сагыираа», ягъни,  «И-и, Раббым, алар (ягъни әти-әни) мине кечкенә чагымда мәрхәмәт белән үстергән  кебек, Син дә аларга дөньяда һәм ахирәттә шәфкать кыл!» («Исра» сүрәсе,  24нче аять).

    Әйе, алар безгә дога кылган кебек, без  дә алар өчен һәрвакыт дога кылырга тырышыйк. Әти-әниләребез өчен, бу дөньяда  – бу дөнья яхшылыкларын, ахирәттә  ахирәт яхшылыкларын сорыйк. Әти-әниләребезне догабыздан бер дә калдырмыйк!   Югарыда китерелгән шушы доганы да ятлап, шул дога сүзләре белән дә Раббыбызга ялварыйк.

    БАРЛЫК НӘСИХӘТЛӘР...
Яндекс.Метрика