Унберенче дәрес: аяк уразасы.

  • 0

Унберенче дәрес: аяк уразасы.

Кешенең үз аягында йөри алуы — Раббыбызның зур нигъмәте. Аякларыбыз ярдәмендә көн саен җир буйлап йөрибез, эшкә барып кайтабыз; мәчеткә барабыз, рәхәтләнеп басып, намаз укыйбыз; Кәгъба тирәли тәваф кылабыз, сафә белән мәрва тирәсендә сәгый кылабыз; туганнарның, дусларның хәлләрен беләбез; йөгереп кенә кибеткә кереп чыгабыз һәм башка төрле бик күп файдаларын күрәбез.

Аяк-куллары сәламәт булган күпме кешеләр моңа шулай тиеш, дип кенә карый. Ә бит күпме кешеләрнең аяклары гәүдәләрен күтәреп йөртә алмый. Үз аягың белән рәхәтләнеп йөрү нигъмәтеннән мәхрум булып яшиләр. Кемдер коляска тәгермәчен әйләндерә, фәкыйрь илләрдә күпме кеше кулларында шуышып иза чигә.

Вәллаһи, кардәшләрем, Аллаһ каршына кайткач, һәркем сәламәт аяклары өчен җавап тотачак.

Аллаһы Тәгалә: “Соңра, һичшиксез, Кыямәт көнендә сез нигъмәтләр турында соралачаксыз”, — диде (“Тәкәсүр”, 8 аять).

Имам Табәри яза: “Соңыннан Аллаһ һичшиксез сездән дөньяда яшәгән нигъмәтләрегез өчен сорыйачак: алар белән нәрсә кылдыгыз, аларны кайдан кәсеп иттегез, аларны кайда сарыф иттегез, Аллаһ юлында ничек кулландыгыз”.

Аякларның уразасы – аларны хәрам эшләрдә, хәрам җирләрдә йөртмәү. Чөнки кеше нинди генә гөнаһ яки изгелек ниятләсә дә, ул урынга бару өчен аяклар кирәк. Изгелек кылу өчен каядыр баручының юлы изге, гөнаһ кылырга баручының юлы да хәрам була. Адәм баласы нинди генә юлларда йөрсә дә — изгеме, яманмы — аның һәр адымын фәрештәләр язып, санап, теркәп баралар.

Җәмәгать намазына җәяүләп баручының да һәр адымы саналып бара.

Пәйгамбәребез صلى الله عليه وسلم әйтте: “Кем өендә тәһарәтен алып, Аллаһ йортларының берсенә Аллаһының фарызын башкару өчен китсә, бер адымы хатасын сөртер, икенчесе дәрәҗәсен күтәрер” (Мөслим риваяте).

“Намазда иң күп әҗерне алучы — иң ерактан килүче”, — диде (Мөслим риваяте).

Әбү Һүрайра сөйләвенчә, бервакыт, пәйгамбәребез “Зәлзәлә” сүрәсенең дүртенче аятен укый: “Ул көнне җир үзенең хәбәрләрен сөйләр”.

Пәйгамбәребез صلى الله عليه وسلم: “Җирнең хәбәрләре ничек буласын беләсезме?” – дип сорады. Кешеләр: “Аллаһ һәм Аның илчесе яхшырак беләләр”, — диделәр. Пәйгамбәр: “Җир үзенең сыртында һәр ирнең һәм хатынның нәрсә кылганы хакында шәһадәт бирер: “Ул шушы эшне шушы көндә кылды”. Җирнең хәбәрләре шул булыр”, — диде (Тирмизи риваяте).

Аллаһ биргән аякларың белән хәрам юлга басарга уйласаң, Аллаһының күреп торуын, фәрештәләрнең язып торуын, җирнең, хәтта аякларыңның Кыямәттә сиңа каршы шәһадәт бирәчәген онытма.
Аллаһы Тәгалә әйтте:
Ул көнне авызларыгызга мөһер басарбыз. Кылган эшләре хакында куллары сөйләр, аяклары шаһитлек итәр” (“Йәсин”, 65).

Йә, Раббым, сәламәт аяк-кулларыбыз өчен шөкер итәргә насыйп ит. Аларны Синең ризалыгыңа ирешүдә кулланырга ярдәм ит.


Яндекс.Метрика