Тугызынчы дәрес: күз уразасы.

  • 0

Тугызынчы дәрес: күз уразасы.

Еш кына күзләребез гаүрәтләргә төшә, аларны бәйләп йөреп булмый. Гаүрәт күргәч, иман иясе, аятьтә кушылганча, күзләрен төшерергә, карашын башка якка юнәлтергә һәм киредән кайтармаска тиеш.
Пәйгамбәребезصلى الله عليه وسلم: “Беренче караш сиңа булса, икенчесе — сиңа түгел”, — диде.

😳 Карашны ничек буйсындырырга? Күзләргә ничек ураза тоттырырга?

Шушы хакта, галимнәребезнең хезмәтләренә таянып, берничә киңәш тәкъдим итәм:

☘ Һәрзаман Аллаһының карашын сизеп тор. Әгәр шайтан сиңа Аллаһ хәрам кылган нәрсәне зиннәтләп күрсәтсә, Аллаһыдан оял, Ул Сине күреп тора.

☘ Иманың, тәкъвалыгың өстендә эшлә, чөнки кешене гөнаһтан туктатучы көч имандыр. Иманыңның нуры сүнгән саен, сиңа гөнаһка каршы тору авыррак булыр.

☘ Намазларыңны камилләштерү өстендә эшлә. Намазың сыйфатлырак булган саен, ул сине фәхешлектән күбрәк ерагайтыр.

Аллаһ: “Намаз кешене бозык һәм яман эшләрдән тыя”, — диде (“Үрмәкүч”, 45).

☘ Фарызларыңны тәртипкә китергәннән соң, өстәмә-нәфел гыйбадәтләргә игътибар бир. Кем фарызларны һәм нәфелләрне үтәп барса, Аллаһ аны ярата һәм аның: “ишеткән колагы, күргән күзе була” (хәдис). Шулчак бәндәнең күзе хәләлдән башканы күрмәс, инша Аллаһ.

☘ Аллаһ кушкан әмерне үтә: “күзләрен хәрамнан төшерсеннәр”. Раббыңның ризалыгын өмет итеп, карашыңны төшер.

☘ Әгәр нәфесең чит гаүрәт күреп, сиңа: “Мине үз өлешемнән мәхрум итмә инде”, — дисә, Аллаһының сиңа биргән вәгъдәсен исеңә төшер:
«Җәннәттә карашларын аска төшерүче кызлар булыр. Аларга сезгә кадәр бер кешенең һәм бер җеннең дә кулы тимәде” (“Рахмән”, 56).

☘ Карашыгызны Аллаһ хәләл кылган нәрсәләр белән тутырыгыз. Үзегезнең хәләл җефетләрегезгә карап сөенергә өйрәнегез.

Пәйгамбәребезصلى الله عليه وسلم: “Әгәр берегезнең күзе чит хатынга төшсә, үз хатынына ашыксын, бу аны тынычландырыр”, — диде.

Шунысын да әйтергә кирәк, күп кенә ирләргә үз хатыннарыннан игътибар җитмәү сәбәпле, күзләре читкә тайпыла.
Пәйгамбәребездән: “Хатын-кызларның кайсысы иң хәерлесе?” – дип сорагач, ул: “Ире аңа караса сөенә”, — диде (Нәсәи риваяте).

Әгәр Аллаһ ризалыгы өчен бер нәрсәдән баш тартсаң, Аллаһ аны тагын да хәерлерәге белән кайтара.

Әгәр кеше күзләрен хәрамнан сакласа, Аллаһ аңа хәләлнең матурлыгын күрсәтә.

Әбү әл-Фәвәрис әйткән: “Кем күзләрен хәрамнан төшерсә, Аллаһ аңа хәләл булган нәрсәләрне күрүдән ләззәт бирә”.

Күпләр, чит хатыннарны күзләү сәбәпле, үз хатыннарының матурлыгын күрмиләр.

Сөбханәллаһ, бүген күпме кешеләр үз гаиләсенең, бала-оныкларының матурлыгын күреп сөенә белмиләр. Соңгы тапкыр кайчан таң атуны, төнге күктә йолдызлар җемелдәүне карадыгыз? Ничек ел фасыллары үзгәрә? Хайваннар дөньясы яши, кошлар оча, үсемлекләр үсә…

Аллаһ: “Җирдә һәм күктә булган нәрсәләргә карагыз”, — диде (“Юныс”, 101).

Карашын хәрамнан төшергән, йөрәген агулы уклардан саклый. Агулы уклардан имин булган йөрәкне Аллаһ Үз нуры белән яктырта.

Пәйгамбәребезصلى الله عليه وسلم мәчеткә намазга барганда шушы доганы укыган:
“Йә Аллаһ, минем калебемә нур иңдер, телемне нурландыр. Колагымны һәм күземне нурлы ит. Минем артымнан да, алдымнан да, астымнан да, өстемнән дә нур бир. Йә Аллаһ, миңа нур бир!” (Мөслим риваяте).


Эзләү

Көн нәсихәте

    Әти-әниеңә дога кыласынмы?

    Безнең иң кадерле кешеләребез – әти-әниләребез. Алар – бу якты дөньяга килүбезгә сәбәпчеләр. Нәни вакытыбызда, төн йокыларын калдырып, безне бакканнар. Бераз үсә төшкәч, киреләнүләребезгә сабыр итеп, безне  тиешенчә тәрбия кылганнар. Авырып китсәк, көне-төне безнең  өчен   борчылып,  яныбыздан китмичә, дәвалаганнар.  Үзләренә бик авыр булса да, «балам интекмәсен, мохтаҗлык кичермәсен, кеше арасында ким-хур булмасын»  дип, үз авызларыннан өзеп, безне ашатып-эчертеп, өс-башыбызны карап,    башка кирәк-ярак белән тәэмин итеп торганнар…

    Ата-аналарның барысы да үз баласын җил-яңгырмый тидерми кадерләп үстерә.  Балалары өчен  хәерлелек теләп, һидаят-тәүфыйк сорап,  һәрвакыт дога кылырга тырышалар.  Без дә әти-әниләребезгә һәрчак игелек кенә китерик һәм алар  өчен һәрчак изге догада булыйк. Аллаһы тәгаләнең  Коръәнендә  ата-аналарга дога кылырга әмер ителә:

    «Рабби-р ьхәмһүмәә кәмәә раббәйәәнии сагыираа», ягъни,  «И-и, Раббым, алар (ягъни әти-әни) мине кечкенә чагымда мәрхәмәт белән үстергән  кебек, Син дә аларга дөньяда һәм ахирәттә шәфкать кыл!» («Исра» сүрәсе,  24нче аять).

    Әйе, алар безгә дога кылган кебек, без  дә алар өчен һәрвакыт дога кылырга тырышыйк. Әти-әниләребез өчен, бу дөньяда  – бу дөнья яхшылыкларын, ахирәттә  ахирәт яхшылыкларын сорыйк. Әти-әниләребезне догабыздан бер дә калдырмыйк!   Югарыда китерелгән шушы доганы да ятлап, шул дога сүзләре белән дә Раббыбызга ялварыйк.

    БАРЛЫК НӘСИХӘТЛӘР...
Яндекс.Метрика