Өченче дәрес: тел уразасы

  • 0

Өченче дәрес: тел уразасы

 Аллаһы Тәгалә кешегә кечкенә бер әгъза – тел бирде һәм, аны йөгәнләп тору өчен, ике койма – ирен һәм тешләр артына бикләде. Шуңа карамастан, кешегә сөяксез телен тыеп тору җиңел бирелми.

Тел уразасын тотучы буш сүзләрдән, файдасыз бәхәс кылулардан, кешеләр белән әрләшүләрдән, ялган сөйләүдән, бозык сүзләр кулланудан, гайбәтләрдән, каргаулардан, мыскыллап көлүләрдән сакланырга тиеш.

Әгәр кеше тел уразасында дәвамлы булса, ураза гыйбадәте аны тагын да ныгыта. Пәйгамбәребез: “Әгәр берегез уразада булса, бозык сүзләр әйтмәсен һәм үзен әдәпсез тотмасын. Әгәр аны бер кеше орышырга тотынса яки сугыша башласа, ул аңа: “Мин уразада”, — дисен”, — дип нәсыйхәт кылды (Бохари һәм Мөслим җыентыкларыннан).

Имам Куртуби: “Әлеге хәдис кешегә уразадан башка вакытларда бозык сүзләр куллану, әдәпсез булу ярый дигәнне аңлатмый. Әмма уразалы вакытта бу эшләр тагы да катгыйрак тыела”, — диде.

Пәйгамбәребез: “Ураза ул ашау һәм эчүдән тыелу түгел, ураза – буш һәм бозык сүзләрдән тыелу”, — диде (Хәким җыентыгыннан).

Кызганыч, күп кенә милләттәшләребез ураза тотуны ашау-эчүне калдыру дип кенә аңлап, олуг гыйбадәтне ач торуга әйләндереп калдыралар. Пәйгамбәребез: “Кем ялган сөйләвен һәм әдәпсезлеген калдырмый, Аллаһка аның ризыгын һәм эчемлеген калдыруында ихтияҗ юк», — диде (Ибн Мәҗәһ, Әбү Даут җыентыкларыннан).

Әлбәттә, пәйгамбәребезнең мондый кискен сүзләре безгә: ураза тотып тормагыз алайса, дигәнне аңлатмый. Пәйгамбәребез безне ураза гыйбадәтен сакларга, Раббыбыз каршында әлеге гыйбадәтнең дәрәҗәсен юкка чыгарудан сакланырга чакыра. Әгәр көне буе 18-19 сәгать ураза тотуыбыз Аллаһ хозурында: “Ул көне буе ач йөрде”, — дип кенә язылса, ни үкенеч булыр безгә.

Мәнәви хәзрәтләре бу хакта шулай яза: “Бу хәдис безгә ялган сөйләүнең күп бозыклыкларның нигезе, башлангычы икәнен күрсәтә. Ялган хәтта ширек кылу гөнаһының иптәше булып тора. Аллаһы Тәгалә: “Потларга табынудан сакланыгыз, ялган сөйләүдән сакланыгыз”, — диде (“Хаҗ”, 30)”.

Газиз дусларым! Аллаһ безгә ураза гыйбадәтен безне ашау һәм эчүдән мәхрүм итәр өчен фарыз кылмады. Ураза гыйбадәте белән без эчебездә утырган нәфсебез-МИНебезнең шәһвәтләрен сындырабыз; телебезне йөгәнләп, аны кирәкмәс сүзләрдән тыябыз; тәнебезнең һәр әгъзасын Аллаһ хәрам кылган яман эшләрдән сакларга өйрәнәбез. Аллаһы Тәгалә: “Аллаһыга сезнең корбаннарыгызның итләре дә, каннары да ирешми. Аңа сезнең тәкъвалыкларыгыз ирешә”, — диде (“Хаҗ”, 37).

Йә, Раббым, ураза тотуларыбызны ач торуга әйләндерүдән сакласаң иде.


Эзләү

Көн нәсихәте

    Әти-әниеңә дога кыласынмы?

    Безнең иң кадерле кешеләребез – әти-әниләребез. Алар – бу якты дөньяга килүбезгә сәбәпчеләр. Нәни вакытыбызда, төн йокыларын калдырып, безне бакканнар. Бераз үсә төшкәч, киреләнүләребезгә сабыр итеп, безне  тиешенчә тәрбия кылганнар. Авырып китсәк, көне-төне безнең  өчен   борчылып,  яныбыздан китмичә, дәвалаганнар.  Үзләренә бик авыр булса да, «балам интекмәсен, мохтаҗлык кичермәсен, кеше арасында ким-хур булмасын»  дип, үз авызларыннан өзеп, безне ашатып-эчертеп, өс-башыбызны карап,    башка кирәк-ярак белән тәэмин итеп торганнар…

    Ата-аналарның барысы да үз баласын җил-яңгырмый тидерми кадерләп үстерә.  Балалары өчен  хәерлелек теләп, һидаят-тәүфыйк сорап,  һәрвакыт дога кылырга тырышалар.  Без дә әти-әниләребезгә һәрчак игелек кенә китерик һәм алар  өчен һәрчак изге догада булыйк. Аллаһы тәгаләнең  Коръәнендә  ата-аналарга дога кылырга әмер ителә:

    «Рабби-р ьхәмһүмәә кәмәә раббәйәәнии сагыираа», ягъни,  «И-и, Раббым, алар (ягъни әти-әни) мине кечкенә чагымда мәрхәмәт белән үстергән  кебек, Син дә аларга дөньяда һәм ахирәттә шәфкать кыл!» («Исра» сүрәсе,  24нче аять).

    Әйе, алар безгә дога кылган кебек, без  дә алар өчен һәрвакыт дога кылырга тырышыйк. Әти-әниләребез өчен, бу дөньяда  – бу дөнья яхшылыкларын, ахирәттә  ахирәт яхшылыкларын сорыйк. Әти-әниләребезне догабыздан бер дә калдырмыйк!   Югарыда китерелгән шушы доганы да ятлап, шул дога сүзләре белән дә Раббыбызга ялварыйк.

    БАРЛЫК НӘСИХӘТЛӘР...
Яндекс.Метрика