Дүртенче дәрес: тел уразасы.

  • 0

Дүртенче дәрес: тел уразасы.

Пәйгамбәребезصلى الله عليه وسلم: “Бүген сөйләгән сүзең, иртәгәсе көнеңдә үкенерлек булмасын”, — диде (Әхмәт, Ибн Мәҗәһ риваятьләре).

Тел – кешедә булган бик кирәкле һәм шул ук вакытта куркыныч әгъзаларның берсе. Тәннең бар әгъзалары да телдән куркып торалар.

Пәйгамбәребез: “Адәм баласы иртәнгә ирешсә, тәненең бар әгъзалары да телне шелтәләргә тотыналар: “Аллаһыдан курык, без бит сиңа бәйләнгәнбез. Әгәр син туры юлдан барсаң, без дә барабыз. Син тайпылсаң, без дә тайпылабыз”, — диде (Әхмәт һәм Тирмизи риваятьләре).

Ураза вакытында безгә телебезне ике нәрсәдән тыю аеруча мөһим: гайбәт һәм ялган. Пәйгамбәребезصلى الله عليه وسلم: “Ураза кешене уттан саклаучы калкан, әгәр ул калканны гайбәт тишмәсә”, — диде (Имам Әхмәт риваяте).

Изге сәләфләребез: “Гайбәт уразаны җимерә, истигъфар аны төзәтә. Әгәр уразаны җимермичә тота алсагыз, тотыгыз”, — дип, безне шушы ике афәттән ерак торырга чакырдылар.

Еш кына үзебезнең ураза икәнебезне онытып, гайбәткә кереп китәбез. Имам Мөҗәһит: “Ураза тотучыга иң җиңел үтеп керүче нәрсәләр: ялган һәм гайбәт”, — диде. “Уразасы сәламәт булсын дигән кеше, гайбәт һәм ялганнан тыелсын”,- дип тә әйтте.

Әбү әл-Галия: “Ураза тотучы ятагында ятып торса да гыйбадәттә булыр, әгәр гайбәткә кермәсә”, — дигән.

Сөбхәналлаһ, ураза тотучы кардәшләрем! Ничек кеше: “Мин дә уразада” – дип йөри, ә теленнән ялган һәм гайбәт китми. Көне кешеләр белән әрләшеп, ачуланышып үтә, күпме кешеләр аның теленнән иза чигә.

Үзенең телен гайбәттән, кешеләргә яла ягудан тыймаган кеше – ураза гыйбадәтенең фарыз булуының хикмәтеннән мәхрүм кеше. Аллаһы Тәгалә уразаны фарыз кылган аятенең ахырында ураза агачының иң зур җимешен искә алып: “…бәлки сез тәкъвалыкка ирешерсез”, — диде  (“Сыер”, 183).

Тәкъвалык исә Аллаһының әмерләрен үтәү, хәрамнарыннан тыелу була.

Йә, Раббым, йөрәкләребезне икейөзлелектән, гамәлләребезне риядан, телләребезне ялганнан сакла.


Эзләү

Көн нәсихәте

    Әти-әниеңә дога кыласынмы?

    Безнең иң кадерле кешеләребез – әти-әниләребез. Алар – бу якты дөньяга килүбезгә сәбәпчеләр. Нәни вакытыбызда, төн йокыларын калдырып, безне бакканнар. Бераз үсә төшкәч, киреләнүләребезгә сабыр итеп, безне  тиешенчә тәрбия кылганнар. Авырып китсәк, көне-төне безнең  өчен   борчылып,  яныбыздан китмичә, дәвалаганнар.  Үзләренә бик авыр булса да, «балам интекмәсен, мохтаҗлык кичермәсен, кеше арасында ким-хур булмасын»  дип, үз авызларыннан өзеп, безне ашатып-эчертеп, өс-башыбызны карап,    башка кирәк-ярак белән тәэмин итеп торганнар…

    Ата-аналарның барысы да үз баласын җил-яңгырмый тидерми кадерләп үстерә.  Балалары өчен  хәерлелек теләп, һидаят-тәүфыйк сорап,  һәрвакыт дога кылырга тырышалар.  Без дә әти-әниләребезгә һәрчак игелек кенә китерик һәм алар  өчен һәрчак изге догада булыйк. Аллаһы тәгаләнең  Коръәнендә  ата-аналарга дога кылырга әмер ителә:

    «Рабби-р ьхәмһүмәә кәмәә раббәйәәнии сагыираа», ягъни,  «И-и, Раббым, алар (ягъни әти-әни) мине кечкенә чагымда мәрхәмәт белән үстергән  кебек, Син дә аларга дөньяда һәм ахирәттә шәфкать кыл!» («Исра» сүрәсе,  24нче аять).

    Әйе, алар безгә дога кылган кебек, без  дә алар өчен һәрвакыт дога кылырга тырышыйк. Әти-әниләребез өчен, бу дөньяда  – бу дөнья яхшылыкларын, ахирәттә  ахирәт яхшылыкларын сорыйк. Әти-әниләребезне догабыздан бер дә калдырмыйк!   Югарыда китерелгән шушы доганы да ятлап, шул дога сүзләре белән дә Раббыбызга ялварыйк.

    БАРЛЫК НӘСИХӘТЛӘР...
Яндекс.Метрика