Алтынчы дәрес: колак уразасы.

  • 0

Алтынчы дәрес: колак уразасы.

Аллаһы Тәгалә безгә биргән бихисап нигъмәтләрнең берсе – ишетү сәләте. Күзең белән күрү, колагың белән ишетә алу нигъмәтләренең хакыйкый бәясен белеп тә, алар өчен шөкер итеп тә бетерә алмыйбыз. Аллаһ әлеге нигъмәте турында безгә Коръәндә 185 мәртәбә исебезгә төшерә.  

Аллаһы Тәгалә: “Әйт: Ул сезне юктан бар итте, сезгә колаклар, күзләр, йөрәкләр бирде. Сез бик аз шөкер итәсез”, — диде (“Мөлек”, 23).

Шунысы кызыклы: Раббыбыз, ишетү һәм күрү нигъмәтләрен искә алганда, һәрвакыт ишетүне алга куя. Бу ишетүнең күрүдән дә әһәмиятлерәк булуын күрсәтә. Чыннан да, кеше дөньяга килгәч тә, иң элек аның ишетү сәләте гамәлгә керә. Күзләре исә, күпмедер вакыттан соң гына ачыла. Шуңа күрә пәйгамбәребез бала тугач та аның колагына азан әйтергә чакырды. Баланың гомерендә тәүге мәртәбә ишеткән сүзләре: тәкбир, шәһадәт кәлимәсе булсын.

Шулай ук колагы ишетмәгән кешенең теле дә сөйли алмавы билгеле.

Адәм баласы күпчелек хакыйкатьне колак аша кабул итә. Кызганыч, колаклары булып та хаклыкны ишетмәүче, күзләре булып та ак белән караны аермаучы, акыллары булып та фикерли белмәүче күпме кешеләр яшиләр. Аллаһ алар турында: “Аларга колаклар, күзләр һәм йөрәкләр бирдек, әмма колаклары да, күзләре дә, йөрәкләре дә аларга һичбер файда китермәде”, — диде (“Әхкаф”, 26).

Колак уразасы ул — кешенең хәрам булган, Аллаһының ачуын китерә торган нәрсәләрне тыңлаудан ерак булуы. Әлбәттә, әлеге ураза Рамазан ае белән генә чикләнми, бәлки кешенең гомере буена дәвам итә. Аллаһы Тәгалә каршына кайткач, һәркайсыбыз үз ихтыярыбыз белән тыңлаган нәрсәләребез хакында хисап тотачакбыз.  Аллаһы Тәгалә әйтте: “Үзең белмәгән нәрсәгә иярмә. Дөреслектә, колагың да, күзең һәм йөрәгең дә — барысы да сорауга тартылачак” (“Исраэ”, 36).

Аллаһының изге бәндәләре сүзләрнең изгесен тыңлыйлар, изгесенә генә иярәләр: “Алар әйтелгән сүзгә колак салалар һәм иң яхшысына иярәләр” (“Зүмара”, 18).

Газиз кардәшләрем, Аллаһ безгә колак нигъмәтен хәерле сүзләр ишетү, файдалы гыйлемнәр алу өчен бирде. Әгәр колагыбызга Аллаһ разый булмаган нәрсәләр керә башласа, алар өчен ишекне ачмыйк, эчебезгә яманны кертмик.

Аллаһы Тәгалә иман ияләрен сыйфатлап әйтә:“Алар буш сүз ишетсәләр, китеп баралар һәм: “Сезгә — үз гамәлләрегез, безгә — үзебезнеке. Сезгә сәлам булсын, без җаһилләр юлында булуны теләмибез”,- диләр” (“Касас”, 55).

Йә, Раббым, биргән нигъмәтләреңне Үзең риза булган эшләрдә генә кулланырга насыйп әйлә.


Эзләү

Көн нәсихәте

    Әти-әниеңә дога кыласынмы?

    Безнең иң кадерле кешеләребез – әти-әниләребез. Алар – бу якты дөньяга килүбезгә сәбәпчеләр. Нәни вакытыбызда, төн йокыларын калдырып, безне бакканнар. Бераз үсә төшкәч, киреләнүләребезгә сабыр итеп, безне  тиешенчә тәрбия кылганнар. Авырып китсәк, көне-төне безнең  өчен   борчылып,  яныбыздан китмичә, дәвалаганнар.  Үзләренә бик авыр булса да, «балам интекмәсен, мохтаҗлык кичермәсен, кеше арасында ким-хур булмасын»  дип, үз авызларыннан өзеп, безне ашатып-эчертеп, өс-башыбызны карап,    башка кирәк-ярак белән тәэмин итеп торганнар…

    Ата-аналарның барысы да үз баласын җил-яңгырмый тидерми кадерләп үстерә.  Балалары өчен  хәерлелек теләп, һидаят-тәүфыйк сорап,  һәрвакыт дога кылырга тырышалар.  Без дә әти-әниләребезгә һәрчак игелек кенә китерик һәм алар  өчен һәрчак изге догада булыйк. Аллаһы тәгаләнең  Коръәнендә  ата-аналарга дога кылырга әмер ителә:

    «Рабби-р ьхәмһүмәә кәмәә раббәйәәнии сагыираа», ягъни,  «И-и, Раббым, алар (ягъни әти-әни) мине кечкенә чагымда мәрхәмәт белән үстергән  кебек, Син дә аларга дөньяда һәм ахирәттә шәфкать кыл!» («Исра» сүрәсе,  24нче аять).

    Әйе, алар безгә дога кылган кебек, без  дә алар өчен һәрвакыт дога кылырга тырышыйк. Әти-әниләребез өчен, бу дөньяда  – бу дөнья яхшылыкларын, ахирәттә  ахирәт яхшылыкларын сорыйк. Әти-әниләребезне догабыздан бер дә калдырмыйк!   Югарыда китерелгән шушы доганы да ятлап, шул дога сүзләре белән дә Раббыбызга ялварыйк.

    БАРЛЫК НӘСИХӘТЛӘР...
Яндекс.Метрика