архивы по месяцам: Июль 2016

  • 0

  • 0

Рубрика :Нәсихәт

«Аллаһ Тәгалә ризалыгы өчен эшләнгән гамәлләр, хәзер үк ме, яки соңрак, барыбер сиңа бәхет вә шатлык китерәчәк. Хәзерге бәхет – ул башка кешеләрдә булган борчулар-кайгырулардан имин булуы һәм сине дустың да, дошманың да хөрмәт итүедер. Ә инде соңрак була торган бәхеткә кайтсак, ул да булса Җәннәттер».

(Ибне Хәзм, «Әль-әхлак вәс-сияр», 87 нче бит)


  • 0

Рубрика :Нәсихәт

Пәйгамбәр (Аллаһның аңа сәләм һәм салаватлары булсын) әйткән: « Аллаһыдан күз тиюдән саклавынсорагыз, чөнки күз тию — хак».

Сәхих әл-җәмигъ, 938


  • 0

Рубрика :Нәсихәт

Кем дә кем үзенең изге гамәл кылуына шатланса, шушы гамәлне кылырга ярдәм иткән Аллаһ Тәгаләгә шөкер кылырга ашыксын.
Салиx әл-Лөһәйдән (к.: «Сыйфател фиркати нәжия»)


  • 0

Рубрика :Нәсихәт

Мөселман xатын-кызы чит ирләрнең үзенә карау мөмкинлеген, һәм дә үзенә кагылу мөмкинлеген тудырмаска тиеш. Аңа үз матурлыгын (матур киемнәрен) һәм тәнен чит күзләрдән качыру, саклау зарури.

Габдер-Раxмән әс-Сәгьди


  • 0

Рубрика :Нәсихәт

«Дөреслектә, эшләр ният белән генә бәяләнәләр. Һәр кешегә үзе ирешергә ниятләгән нәрсә генә булачак. Шулай итеп, Аллаһка һәм Аның Илчесенә һиҗрәт кылучы Аллаһка һәм Аның Илчесенә һиҗрәт кылачак. Дөнья максаты яки өйләнергә теләгән хатын-кыз өчен һиҗрәт кылучы үзе ниятләгән нәрсә өчен һиҗрәт кылачак». ( Бохари һәм Мөслим җыентыгы.)

Дөреслектә, бу хәдис – Исламның терәге дип аталучы хәдисләрнең берсе. Ул диннең нигезе һәм хөкемнәренең берсен үз эченә ала. Әбү Давыт әйткән: «Чынлыкта, эшләрнең нияткә карап бәяләнүе турындагы хәдис Исламның яртысын тәшкил итә. Чөнки дин яки ачык, яки яшерен була ала. Ачыгы – гамәл, яшерене – ният».

Имам Әхмәт һәм Шәфигый: «Эшләр нияткә карап билгеләнүе турындагы хәдис гыйлемнең өчтән берен тәш-кил итә. Чөнки бәндә нәрсәне булса да йөрәк, тел, әгъзалар ярдәмендә генә таба ала. Шулай итеп, йөрәктә барлыкка килә торган ният әлеге өлешнең берсе булып тора», – дип әйткәннәр.


  • 0

  • 0

Рубрика :Нәсихәт

Пәйгамбәребезصلى الله عليه وسلم:
«Сез җитәкче булырга омтылачаксыз, әмма күпләр өчен бу Кыямәт көнендә үкенеч китерәчәк. Балага имчәкне биргәндә рәхәт булса да, тартып алганда авыр була” (Бохари риваяте).

«Үз вазифаларын тиешенчә башкара алырдай затлар өчен дини вә дөньяви дәрәҗәләргә ирешергә тырышу вә ирешү тыелган эш түгел, бәлки кайбер адәмнәр өчен бу эш тиеш һәм фарыз да булырга мөмкин. Әмма эшләр аңа терәлеп калмаганда җитәкче булудан саклану тиешле, иминлек шунда булыр». Риза Фәхретдин. «ҖәвамигульКәлим шәрехе», 97 хәдис. 1916 ел.

🙏 Ий, Раббым, булдыра алмастай эшләргә алынып, гөнаһка чумудан, хурлыкка калудан сакла.


  • 0

  • 0

Эзләү

Көн нәсихәте

    Әти-әниеңә дога кыласынмы?

    Безнең иң кадерле кешеләребез – әти-әниләребез. Алар – бу якты дөньяга килүбезгә сәбәпчеләр. Нәни вакытыбызда, төн йокыларын калдырып, безне бакканнар. Бераз үсә төшкәч, киреләнүләребезгә сабыр итеп, безне  тиешенчә тәрбия кылганнар. Авырып китсәк, көне-төне безнең  өчен   борчылып,  яныбыздан китмичә, дәвалаганнар.  Үзләренә бик авыр булса да, «балам интекмәсен, мохтаҗлык кичермәсен, кеше арасында ким-хур булмасын»  дип, үз авызларыннан өзеп, безне ашатып-эчертеп, өс-башыбызны карап,    башка кирәк-ярак белән тәэмин итеп торганнар…

    Ата-аналарның барысы да үз баласын җил-яңгырмый тидерми кадерләп үстерә.  Балалары өчен  хәерлелек теләп, һидаят-тәүфыйк сорап,  һәрвакыт дога кылырга тырышалар.  Без дә әти-әниләребезгә һәрчак игелек кенә китерик һәм алар  өчен һәрчак изге догада булыйк. Аллаһы тәгаләнең  Коръәнендә  ата-аналарга дога кылырга әмер ителә:

    «Рабби-р ьхәмһүмәә кәмәә раббәйәәнии сагыираа», ягъни,  «И-и, Раббым, алар (ягъни әти-әни) мине кечкенә чагымда мәрхәмәт белән үстергән  кебек, Син дә аларга дөньяда һәм ахирәттә шәфкать кыл!» («Исра» сүрәсе,  24нче аять).

    Әйе, алар безгә дога кылган кебек, без  дә алар өчен һәрвакыт дога кылырга тырышыйк. Әти-әниләребез өчен, бу дөньяда  – бу дөнья яхшылыкларын, ахирәттә  ахирәт яхшылыкларын сорыйк. Әти-әниләребезне догабыздан бер дә калдырмыйк!   Югарыда китерелгән шушы доганы да ятлап, шул дога сүзләре белән дә Раббыбызга ялварыйк.

    БАРЛЫК НӘСИХӘТЛӘР...
Яндекс.Метрика