архивы по месяцам: Апрель 2016

  • 0

Тормыш юлы…

Рубрика :Вәгазьләр

Әгәр үзебезне чолгап алган дөньяга күз салсак, анда яшәүче күпләгән кешеләрне күрербез. Җир шарында яшәүчеләрнең саны алты миллиардтан артып китә. Без тән төсебез һәм милләтебез, холкыбыз һәм телебез, тышкы кыяфәтебез һәм рухи сыйфатларыбыз белән бер беребездән аерылып торабыз. Ләкин барыбызны да берләштерүче үзенчәлек бар — без бу дөньяга киләбез, күпмедер яшибез һәм, телибезме-теләмибезме, аннан китәргә мәҗбүрбез.

«Тулырак»

  • 0

Рубрика :Нәсихәт

Аллаһның Рәсүле (аңа Аллаһның рәхмәте булсын) әйтте:

«Чынлыкта, дога — ул гыйбадәт.» — дип әйткән һәм киләсе аятьне укыган: «Һәм сезнең Раббыгыз әйтте: «Миңа дога кылыгыз, һәм Мин сезгә җавап бирермен»»(сахих әби дауд, 1329).

Аллаһ Тәгалә Коръәндә әйтә:
«Әгәр бәндәләрем синнән Минем турыда сорасалар, Мин, хакыйкатьтә, якын бит, Миңа дога кылып үтенүченең догасына җавап бирермен. Шуңа күрә алар миңа җавап кайтарсыннар (миңа буйсынсыннар) һәм Миңа инансыннар! Шаять, алар туры юлга басарлар.» (Коръән, 2:186)

Дога — иң бөек гыйбадәтләрнең берсе. Бернинди дә гыйбадәтне Аллаһыдан башкага багышларга ярамаган кебек, доганы да фәкать Аллаһ Тәгаләгә генә багышларга ярый.

«..Аллаһы белән беррәттән беркемгә дә дога кылмагыз, ялвармагыз» (Коръән, 72:18)


  • 0

Рубрика :Нәсихәт

Аллаһы Тәгалә Коръәндә әйтә: «Мин җен һәм кешеләрне Үземә гыйбадәт кылсыннар өчен генә барлыкка китердем»

(«әз-Зәрийәт» сүрәсе, 56 аять).

Габдеррахман әс-Сәгъди тәфсиреннән:

«Аллаһы Тәгалә ни өчен кешеләр һәм җеннәрне барлыкка китерүен һәм ни өчен аларга шулхәтле пәйгамбәрләр җибәрүен хәбәр итә.

Раббыбыз үзенең бәндәләрен, Аңа гыйбадәт кылсыннар, Аны белсеннәр һәм яратсыннар, Аның рәхмәт-ризалыгына омтылсыннар, боерыкларын үтәсеннәр һәм Аннан башка бүтән иләһләр эзләмәсеннәр өчен барлыкка китерә. Һәм бәндәләр үзләренең яратучысын (бар итүчесен) танып белмичә, алар бу эшләрне башкара алмаячаклар. Бәндәнең гыйбадәт кылуы тулысынча Аллаһы Тәгаләнең сыйфатларын танып белүенең тирәнлегенә бәйле. Һәм Раббысы турында күбрәк белгән саен, ул Аңа яхшырак гыйбадәт кылачак. Нәкъ менә шуның өчен Аллаһы кеше һәм җеннәрне барлыкка китергән дә инде. Ә Аллаһ бәндәләренә моһтаҗ булганга күрә аларны барлыкка китергән, дип уйлаучылар нык ялгышалар.»

Киләсе аятьтә Аллаһы әйтә: «Мин алардан бернинди ризык та һәм мине ашатуларын да теләмим»

(«әз-Зәрийәт» сүрәсе, 57 аять).

Габдеррахман әс-Сәгъди тәфсиреннән:
«Аллаһ беркеем һәм бернәрсәгә дә моһтаҗ түгел, ләкин кешеләр һәм башка мәхлүклар үзләренең эшләрендә Раббылары ярдәменә моһтаҗ».


  • 0

Рубрика :Нәсихәт

«Аллаһ Тәгалә ризалыгы өчен эшләнгән гамәлләр, хәзер үк ме, яки соңрак, барыбер сиңа бәхет вә шатлык китерәчәк. Хәзерге бәхет – ул башка кешеләрдә булган борчулар-кайгырулардан имин булуы һәм сине дустың да, дошманың да хөрмәт итүедер. Ә инде соңрак була торган бәхеткә кайтсак, ул да булса Җәннәттер».

(Ибне Хәзм, «Әль-әхлак вәс-сияр», 87 нче бит)


  • 0

Рубрика :Нәсихәт

Ислам динендә тере җан ияләренең сурәтләрен ясау — катгый рәвештә тыелган.!!!

🔻 Ибн Габбәс (радыяЛЛаһу гәнһу) тапшырган хәдистә килә:
«Җан ияләрен һәрбер сурәтләүче — Утта. Ул барлыкка китергән һәр сурәткә җан бирелер, һәм алар аны Утта газапландырачак».

(Мөслим)


  • 0

Рубрика :Нәсихәт

«Хатын-кызда дүрт сәбәп аркасында өйләнәләр, бу аның малы (байлыгы), чыгышы, матурлыгы һәм динилеге. Дини булганын сайла, һәм уңышка ирешерсең».

Бохари, 4802; Мөслим, 1466.

«Хатын-кызларга фәкать матурлыкларына гына карап өйләнмәгез, бәлки, шул матурлык аның холкы бозылуына сәбәптер. Байлыкларын гына кайгыртып та өйләнергә дөрес түгел: бәлки, шул байлык аны аздырадыр. Хатын-кызларның тәквалыкларына карап өйләнегез! Чөнки, һичшиксез, динилеге һәм тәквалыгы аркасында, тузган кием кигән кара хатын башка бар хатыннардан да күпкә өстенрәк».

Ибн әл-Хумам, «Фәтх әл-Кадир»


  • 0

Рубрика :Нәсихәт

Аллаһ тәгалә әйтте:
«Яхшылыкта һәм тәкъвалыкта (Аллаһтан куркуда кушканнарын үтәүдә, тыйганнарыннан тыелуда) бер-берегезгәярдәм итешегез».

(әл-Мәидә, 2)


  • 0

Рубрика :Нәсихәт

Әти-Әниеңнен ачуын чыгарма!!!

📌Сөекле пайгәмбәребез (صلى الله عليه وسلم): «әйтте: «Аллаһның ризалыгы Ата-Ананың ризалыгында, Аллаһның ачуы Ата-Ананың ачуында

( Тирмизи хәдис хәсән) 📌


  • 0

Рубрика :Нәсихәт

Әнәс разыяллаһү ганһүдән:

«Үзе өчен сөйгән нәрсәне кардәше өчен дә сөйми торып берегез дә мөэмин була алмый»

(Сахих Бохари: 1 к, 9 б.)


  • 0

Рубрика :Нәсихәт

Изгелек кылу – яшәешнең максаты.

Аллаһ безне бу җиргә изгелек кылу өчен җибәрде. Гомерен изгелеккә багышлаган бәндәләренә бәхет-шатлыкларны вәгъдә итте. Аллаһ Тәгалә әйтте: “Әгәр кеше, ирме ул, хатынмы, иманлы булып изгелек кылса, аны күркәм тормыш белән яшәтербез. Ахыр нәтиҗәләрен дә иң игелекле эшләре буенча бирербез” (Бал корты, 97 )


Эзләү

Көн нәсихәте

    Сөекле пәйгамбәребез (Аллаһның аңа сәламе һәм рәхмәте булсын) әйткән:

     “Сезнең хәерлеләрегез – кешеләргә күбрәк файда китерүчеләрегез”.

     (Тәбарәни риваяте).

    БАРЛЫК НӘСИХӘТЛӘР...
Яндекс.Метрика