Ураза — ач тору гына түгел.

  • 0

 Ураза — ач тору гына түгел.


Аллаһның илчесе: «Руза ул — калкан(щит). Әгәр берегез рузалы булса, ачуланмасын, бозык сүзләр сөйләмәсен. Берәрсе аңа каршы төшсә яки ачуланса: «Мин рузалы, мин рузалы», — дисен» (Бохари, Мөслим).

Еш кына руза тотучылар руза вакыты белән ашау-рузасыз вакытларыннан әллә ни аерылмыйлар. Рузага кадәр нинди яман сүзләрдә булсалар (гайбәт, алдашу, кешеләр белән әрләшү), руза тотканда да шул сүзләрдән арына алмыйлар. Үзләре өстендәге бөек гыйбадәтнең рухын тоймыйлар. Бу нәрсәләр рузаны бозмаса да, әҗерен бик тә киметә. Бәлки, кемнәрнеңдер рузаларыннан савабы бөтенләй дә калмыйдыр.

Җәбир исемле сәхабә: «Әгәр ураза тотсаң, синең колагың да, күзең дә уразада булсын. Телең гайбәтләрдән тыелсын. Уразалы көнең уразасыз көнең белән бер булмасын», — диде.

🙏Аллаһ безгә Үз рәхмәтендә булырга насыйп итсен.


Эзләү

Көн нәсихәте

    Әти-әниеңә дога кыласынмы?

    Безнең иң кадерле кешеләребез – әти-әниләребез. Алар – бу якты дөньяга килүбезгә сәбәпчеләр. Нәни вакытыбызда, төн йокыларын калдырып, безне бакканнар. Бераз үсә төшкәч, киреләнүләребезгә сабыр итеп, безне  тиешенчә тәрбия кылганнар. Авырып китсәк, көне-төне безнең  өчен   борчылып,  яныбыздан китмичә, дәвалаганнар.  Үзләренә бик авыр булса да, «балам интекмәсен, мохтаҗлык кичермәсен, кеше арасында ким-хур булмасын»  дип, үз авызларыннан өзеп, безне ашатып-эчертеп, өс-башыбызны карап,    башка кирәк-ярак белән тәэмин итеп торганнар…

    Ата-аналарның барысы да үз баласын җил-яңгырмый тидерми кадерләп үстерә.  Балалары өчен  хәерлелек теләп, һидаят-тәүфыйк сорап,  һәрвакыт дога кылырга тырышалар.  Без дә әти-әниләребезгә һәрчак игелек кенә китерик һәм алар  өчен һәрчак изге догада булыйк. Аллаһы тәгаләнең  Коръәнендә  ата-аналарга дога кылырга әмер ителә:

    «Рабби-р ьхәмһүмәә кәмәә раббәйәәнии сагыираа», ягъни,  «И-и, Раббым, алар (ягъни әти-әни) мине кечкенә чагымда мәрхәмәт белән үстергән  кебек, Син дә аларга дөньяда һәм ахирәттә шәфкать кыл!» («Исра» сүрәсе,  24нче аять).

    Әйе, алар безгә дога кылган кебек, без  дә алар өчен һәрвакыт дога кылырга тырышыйк. Әти-әниләребез өчен, бу дөньяда  – бу дөнья яхшылыкларын, ахирәттә  ахирәт яхшылыкларын сорыйк. Әти-әниләребезне догабыздан бер дә калдырмыйк!   Югарыда китерелгән шушы доганы да ятлап, шул дога сүзләре белән дә Раббыбызга ялварыйк.

    БАРЛЫК НӘСИХӘТЛӘР...
Яндекс.Метрика