Рамазан – сабырлык ае.

  • 0

Рамазан – сабырлык ае.

Сабырлык – кешедә була торган һәр күркәм әхлакның нигезендә ята, һәр яман холыкка каршы корал булып тора. Кешенең эчендә утырган нәфесе-мине нәрсәнедер теләмәсә дә, аны Аллаһ ризалыгы өчен йөгәнләү, буйсындыру сабырлык була. Аллаһ Коръәндә 70 артык урында безне сабырлыкка өнди.

Сабырлык өч урында кулланыла:

✅ Аллаһының әмерләрен үтәүдә. Шиксез, Аллаһның әмерләрен үтәү, бигрәк тә даим булганнарын кешедән сабырлык таләп итә. Көн саен биш намазны укып бару өчен ныклы иман, сабырлык кирәк. Аны кәефең булса да, булмаса да укырга кирәк. Кышын да, җәен эш вакытында да намаздан азат ителмисең.

Хәтта, Аллаһның: “Олыгайган ата-анаңа “уф” дип тә әйтмә”, — дигән әмерен дә сабырлыктан башка үтәп булмый. Әти-әни картайган саен, үзләре сабыйларга әйләнәләр. Күбрәк авырый, күбрәк көйләтә башлыйлар. Шулвакыт, сабырлыгың булмаса авыздан “уф” дигән сүз дә чыгып очарга мөмкин, Аллаһ сакласын.

✅ Хәрамнардан тыелганда. Хәрамнардан тыелганда да нәфеснең теләк-шәһватләре белән бәрелешәсең. Нәфес җиңел мал эзли, алда, урлаш, — ди, ә хәләл кәсеп җиңел түгел. Нәфес күңел ач, хәмер эч, җир тулы хатын-кызлар зина кыл, ди. Хәрамнардан тыелу сабырлыктан башка мөмкин түгел.

✅ Сынаулар килгәндә. Кешегә нинди генә авырлык, сынау килсә дә, иң элек аңа каршы корал-көч булып кешенең нәкъ сабырлыгы чыга. Әлбәттә, Аллаһ безгә нәрсәнедер биргәндә, күңелгә рәхәт. Нәрсәнедер кире алса, нигъмәт белән аерылу бик авыр. Ләкин, Аллаһ бер әйбереңне алып, алмашка сабырлык бирсә, димәк, ул сиңа югалткан нәрсәңнән дә затлырак нигъмәт бирде.

Гомәр ибн Габделгазиз: “Әгәр Аллаһ бер кешегә нигъмәт биреп, аннан соң ул нигъмәтне кире алса, әмма аның урынына сабырлык нигъмәтен бирсә, сабырлык нигъмәте алынган нигъмәтеннән хәерлерәк булачак”, — диде һәм Аллаһның аятен укыды: “Сабыр итүчеләр генә чиксез әҗер-савапларга ирешерләр” (“Төркемнәр”, 10 аять).

Җәй чорларында 17-18 сәгать ризык-сусыз ураза тотулар да сабырлыксыз булмый. Нәфеснең үзен булган рәхәтләрдән чиклисе килми, аның рәхәтләнеп ашыйсы, эчәсе килә. Әмма иман иясе Раббысының ризалыгын үз нәфесең ризалыгыннан өстен күреп, ураза тота, Аллаһ ризалыгы өчен сабыр итә. Гыйбадәтнең хикмәте дә шундадыр.

Ни өчен күп кенә сәламәт булган кешеләр ураза тотарга көч тапмыйлар? Чөнки, ураза кешене ул яраткан нәрсәләрдән: ашау-эчү, җенси мөнәсәбәттән мәхрум итә. Димәк, ураза тотучы үзенең “Мин”енә каршы көрәш игълан итә. Һәркем үзе сайлый: бер Аллаһның колы булып, аңа буйсыныргамы? Әллә нәфесенә ияреп, аның колы булыргамы?

Рамазан ае кешедә сабырлык сыйфатын тәрбияли, үз-үзеңне кулда тотарга өйрәтә. “Ач кеше ачулы була”, — диләр. Чыннан да озак кына ашамый торсаң, кешенең кәефе китә, ачуы чыга башлый. Менә шунда сынау килә, уразада ачуланышырга ярамый.

Пәйгамбәребез: “Рузә – ул калкан. Әгәр берегез рузәле булса, ачуланмасын, бозык сүзләр сөйләмәсен. Берәрсе аның белән ачуланышырга тотынса: “Мин рузәле, мин рузәле”, — дисен”, — дип әйтте (Бохари, Мөслим риваятьләре).

“Сабырлыкның төбе – сары алтын” – дигән борыңгылар. Тормышта безгә сабырлык җитми: гыйбадәттә, әти-әниләребез, туганнар белән, кешеләр белән эшләүдә дә, гаиләдә, бала тәрбияләүдә…

🙏Раббым, безне Үз ярдәменнән ташламасын, безгә күтәрә алмаслык сынаулар бирмәсен.


Эзләү

Көн нәсихәте

    Динем Ислам

    Дин – ул бу дөньядагы иң изге сыйфатларны сугаручы илаһи бер чишмә. Аллаһ Сүбхәнәһү вә Тәгалә Үзенең динен аерым бер кешенең яки аерым бер гаиләнең, яисә аерым бер җәмгыятьнең генә тормышын  төзәтер өчен түгел, бәлки, барлык халыкларның юлын яктыртучы нур итеп, аларны караңгылыктан яктылыкка чыгару өчен җибәргән.

    БАРЛЫК НӘСИХӘТЛӘР...
Яндекс.Метрика