Рамазан – намаз ае.

  • 0

Рамазан – намаз ае.


Намаз – шәһадәт кәлимәсеннән соң исламның икенче баганасы булып тора. Иман иясе изге айда әлеге гыйбадәтнең тәме аеручы сизә. Чөнки, рамазанның һәр киче мөселманнарны Аллаһ йортларына – мәчетләргә тәравих намазларына җыя.

Рамазанның көндезләре ураза гыйбадәте, кичләре тәравих намазлары белән кадерле. Шиксез, мөселманнарның мәчетләргә җыелышып, саф-саф булып гыйбадәт кылулары, Коръән укып, Коръән тыңлап хозурланулары Рамазан аеның зиннәте булып тора.

Әлбәттә, көне буе ашау-эчүдән тыелып, ниһаять авыз ачканнан соң, рәхәтләнеп ял итәсе урында, тизрәк мәчеткә намазда басып торырга ашыгу җиңел эшләрдән түгел. Әлхәмдүлилләһ, Аллаһ бәндәләренә әҗерне тиешеннән арттырып бирә.

Пәйгамбәребез: “Кем имам белән намазга кереп, имам киткәнче тора, аңа төне буе намазда тору әҗере языла”, — диде (Тирмизи риваяте).

Бервакыт, Аллаһының илчесе рамазан турында сөйләгәндә шундый сүзләр әйтә: “Рамазан аеның рузасын Аллаһ фарыз кылды, намазда кыям торулары сөннәт булды. Кем ул айны иман белән, Аллаһыдан савап өмет итеп руза тотса, намазларда торса, анасыннан туган сабый кебек гөнаһларыннан котылыр” (әнНәсаи риваяте).

Пәйгамбәребезнең хатыны Гаишә әйтүченчә: “Аллаһының илчесе төнге намазларында басып торганда, аның балтырлары шешә торган булган”. Гаишә аны кызганып: «Әй, Аллаһының илчесе! Син ник бу кадәр үзеңне азалыйсың. Аллаһы Тәгалә синең әүвәлге вә соңгы гөнаһларыңны да ярлыкады бит», — дигәч, пәйгамбәребез аңа: «Менә шуның өчен Аллаһка шөкер итәсе түгел мени?” — дип җавап кайтара.

Шиксез, тәравихта торганда аяклар ара, тәннәр загыйфьләнә. Әмма, дөньяның кыямнары белән Аллаһ кыямәт кыямын җиңеләйтә. Намазда басып торганда аякларыбыз арып китсә, шул көнне торасы кыямыбызны искә төшерик. Коръәндә әйтелгәнчә, Кыямәт көненең озынлыгы 50 мең ел булыр. Без 50 мең елны күз алдына китерү өчен нәрсә белән чагыштыра алабыз? Үзебез яшәгән 30-40-50 ел беләнме?

Сөбханәллаһ, өчкөнлек дөньяның кыска кыямнарын зурлаган өчен, Раббыбыз дәрәҗәбезне күтәрер, безнең өчен зур Кыямны җиңел кылыр.

Пәйгамбәребез: “Кыямәт көне – иман ияләре өчен өйлә белән икенде арасы кебек тиз үтәр”, — диде (Хәким риваяте).

Раббым безгә төнге намазларда басып торуларыбыз белән, Кыямәт көнендә булачак кыямнарыбызны җиңеләйтсә иде.


Эзләү

Көн нәсихәте

    Әти-әниеңә дога кыласынмы?

    Безнең иң кадерле кешеләребез – әти-әниләребез. Алар – бу якты дөньяга килүбезгә сәбәпчеләр. Нәни вакытыбызда, төн йокыларын калдырып, безне бакканнар. Бераз үсә төшкәч, киреләнүләребезгә сабыр итеп, безне  тиешенчә тәрбия кылганнар. Авырып китсәк, көне-төне безнең  өчен   борчылып,  яныбыздан китмичә, дәвалаганнар.  Үзләренә бик авыр булса да, «балам интекмәсен, мохтаҗлык кичермәсен, кеше арасында ким-хур булмасын»  дип, үз авызларыннан өзеп, безне ашатып-эчертеп, өс-башыбызны карап,    башка кирәк-ярак белән тәэмин итеп торганнар…

    Ата-аналарның барысы да үз баласын җил-яңгырмый тидерми кадерләп үстерә.  Балалары өчен  хәерлелек теләп, һидаят-тәүфыйк сорап,  һәрвакыт дога кылырга тырышалар.  Без дә әти-әниләребезгә һәрчак игелек кенә китерик һәм алар  өчен һәрчак изге догада булыйк. Аллаһы тәгаләнең  Коръәнендә  ата-аналарга дога кылырга әмер ителә:

    «Рабби-р ьхәмһүмәә кәмәә раббәйәәнии сагыираа», ягъни,  «И-и, Раббым, алар (ягъни әти-әни) мине кечкенә чагымда мәрхәмәт белән үстергән  кебек, Син дә аларга дөньяда һәм ахирәттә шәфкать кыл!» («Исра» сүрәсе,  24нче аять).

    Әйе, алар безгә дога кылган кебек, без  дә алар өчен һәрвакыт дога кылырга тырышыйк. Әти-әниләребез өчен, бу дөньяда  – бу дөнья яхшылыкларын, ахирәттә  ахирәт яхшылыкларын сорыйк. Әти-әниләребезне догабыздан бер дә калдырмыйк!   Югарыда китерелгән шушы доганы да ятлап, шул дога сүзләре белән дә Раббыбызга ялварыйк.

    БАРЛЫК НӘСИХӘТЛӘР...
Яндекс.Метрика