Рамазан – Коръән ае.

  • 0

Рамазан – Коръән ае.


Изге рамазанда Аллаһның кешелеккә булган соңгы мөраҗәгате Бөек Коръән иңде. Аллаһ Тәгалә әйтә: “Рамазан ае, ул айда кешеләргә туры юл, һидаять булып Коръән иңде” (Бәкара 185).

Аллаһ Үзенең иң хәерле Китабын, иң хәерле фәрештәсе аша, кешеләрнең иң хәерлесенә иңдерде. Коръән иңгән ай иң хәерле ай, Коръән иңгән төн иң хәерле төн, Коръән иңгән җирләр җир йөзендә иң хәерле җирләр. Иң беренче булып Коръән тәрбиясен алган буын – кешелек тарихында иң хәерлә буын булдылар.

Аллаһының рәхмәтен өмет итүче һәр иман иясе бу айда Коръәнгә булган мәхәббәтен яңартырга, әлеге бөек китапка игътибарын арттырырга тиеш.

Кайчандыр, Рамазан аеның һәр төнендә Җәбраил фәрештә җир йөзенә иңеп, пәйгамбәребезгә Коръән дәресләрен биргән. Җәбраильнең дәресләрендә җанланып чыккач, пәйгамбәребез бөтен сәхабәләрен дә әлеге айда күбрәк Коръән укырга чакырган.

Габдуллаһ ибн Гамр исемле сәхабәсенә ул: “Һәр өч көн саен Коръәнне укып чык”, — дигән. Сәхабәләрнең берәүләре Корънне өч көндә, икенчеләре җиде көндә, өченчеләре ун төндә башыннан алып ахырына кадәр укып, хатем кылганнар.

Имам Әбү Хәнифә һәм имам Шәфигый хәзрәтләре Рамазан буена алтмыш тапкыр Коръәнне укып чыкканнар, — дип риваять кылына. Көненә ике мәртәбә килеп чыга. Сөбханәллаһ, борыңгылар эшләрен дә эшләгәннәр, гаиләләрен дә караганнар, балаларын да тәрбияләгәннәр, гыйбадәт тә кылырга вакыт тапканнар. Аена 60 мәртәбә коръәнне укып чыккан дигән гаҗәеп саннарны ишеткәч, элгәре мөселманнарның никадәр Коръәнгә якын булуларын, безнең исә никадәр Аллаһ китабыннан ерак торуыбызны аңлыйсың.

Аллаһ Тәгалә бу Китапны без Мөхәммәт өммәте укысын, мәгьнәләре хакында уйлансын, хөкемнәре белән яшәсеннәр өчен иңдерде. Ата-ана да үз баласыннан баш тартачак Кыямәт көнендә Коръән үз әһелләренә яклаучы булып, аларга шәфәгать кылыр.

Пәйгамбәребез: «Кыямәт көнендә руза һәм Коръән адәм баласын яклаучы булырлар. Руза: «Әй, Раббым! Бу бәндәңне көндезләрен ризыктан вә шәһвәттән тыйдым», – дияр. Коръән: «Әй, Раббым! Бу бәндәңне төннәрен йокыдан тыйдым. Мине аңа шәфәгатьче итсәң иде», – дияр. Шул вакытта руза вә Коръән ул бәндәгә шәфәгать кылырлар».

Кардәшлэрем, Раббыбыз безгә Үзенә көчебездән килгәнчә, якынаерга чакырды. Коръәнне укый белгән укысын, хәрефләрне танымаган кулына әлифба алсын. Рамазан беткәнче Коръәнне иҗекләп булса да укырга өйрәнүне үзенә максат итсен. Һәркем Коръән аенда Коръәнгә булган игътибарын арттырсын.

Әлхәмдүлилләһ, бүгенге көндә Коръәнне уку, өйрәнү күпкә җиңел. Пәйгамбәребез вакытында Коръәнне сәхабәләр аять-аять итеп ташларга, тиреләргә, сөякләргә, яфракларга яздылар… Зур мәшәкатьләр белән аны өйрәнделәр, ятладылар, гамәл кылдылар. Безнең өчен үрнәк булдылар.

Йә, Аллаһ, Коръәнне йөрәгемнең язы, күкрәгемнең нуры ит. Коръән белән кайгыларымны бетер, борчуларымны юкка чыгар.


Эзләү

Көн нәсихәте

    Әти-әниеңә дога кыласынмы?

    Безнең иң кадерле кешеләребез – әти-әниләребез. Алар – бу якты дөньяга килүбезгә сәбәпчеләр. Нәни вакытыбызда, төн йокыларын калдырып, безне бакканнар. Бераз үсә төшкәч, киреләнүләребезгә сабыр итеп, безне  тиешенчә тәрбия кылганнар. Авырып китсәк, көне-төне безнең  өчен   борчылып,  яныбыздан китмичә, дәвалаганнар.  Үзләренә бик авыр булса да, «балам интекмәсен, мохтаҗлык кичермәсен, кеше арасында ким-хур булмасын»  дип, үз авызларыннан өзеп, безне ашатып-эчертеп, өс-башыбызны карап,    башка кирәк-ярак белән тәэмин итеп торганнар…

    Ата-аналарның барысы да үз баласын җил-яңгырмый тидерми кадерләп үстерә.  Балалары өчен  хәерлелек теләп, һидаят-тәүфыйк сорап,  һәрвакыт дога кылырга тырышалар.  Без дә әти-әниләребезгә һәрчак игелек кенә китерик һәм алар  өчен һәрчак изге догада булыйк. Аллаһы тәгаләнең  Коръәнендә  ата-аналарга дога кылырга әмер ителә:

    «Рабби-р ьхәмһүмәә кәмәә раббәйәәнии сагыираа», ягъни,  «И-и, Раббым, алар (ягъни әти-әни) мине кечкенә чагымда мәрхәмәт белән үстергән  кебек, Син дә аларга дөньяда һәм ахирәттә шәфкать кыл!» («Исра» сүрәсе,  24нче аять).

    Әйе, алар безгә дога кылган кебек, без  дә алар өчен һәрвакыт дога кылырга тырышыйк. Әти-әниләребез өчен, бу дөньяда  – бу дөнья яхшылыкларын, ахирәттә  ахирәт яхшылыкларын сорыйк. Әти-әниләребезне догабыздан бер дә калдырмыйк!   Югарыда китерелгән шушы доганы да ятлап, шул дога сүзләре белән дә Раббыбызга ялварыйк.

    БАРЛЫК НӘСИХӘТЛӘР...
Яндекс.Метрика