Рамазан – изгелекләр ае.

  • 0

Рамазан – изгелекләр ае.

Рамазан – изгелекләр ае, Аллаһ бу айда Үз бәндәләрен аеруча күп изгелекәр кылырга, явыз эшләрдән тыелырга чакыра.

Пәйгамбәребез әйтте: «Рамазан аеның беренче киче җитсә, шайтаннарга богаулар салыныр, җәһәннәм ишекләре ябылыр, берсе дә ачылмас. Җәннәт ишекләре ачылыр, берсе дә ябылмас.

Күкләрдән Аллаһының бер фәрештәсе кешеләргә юнәлеп әйтер: «Әй изгелек сөюче, изгелеккә омтыл. Әй, явызлык кылучы, начарлыктан котыл”. Бу айда, Аллаһы Тәгалә бәндәләрен җәһәннәм утыннан коткарыр. Уттан котылу – Рамазанның һәр кичендәдер».

Һәр эшнең үз вакыты, үз фасылы бар. Игенче кыштан сабанын хәстәрли. Яздан чәчә, көздән җыя. Изгелекләр кылып, күбрәк савап җыю, гөнаһларыңнан арыну өчен иң хәерле вакыт – Рамазан ае.

Еш кына ризык һәм судан мәхрүм булып тору сәбәпле тәннең көче китә, кешене йокы баса, ялкаулыгы җиңә. Ләкин, рамазан – ялкаулык ае түгел. Раббым безне шушы загыйфьлегебезне җиңәргә, нәфесебез белән көрәшергә, күбрәк изгелекләр кылырга, күбрәк савап җыеп, җәннәт бакчаларына ашкынырга чакыра. Аллаһ бәндәләренең һәр тырышлыгын күрә.

Пәйгамбәребез: “Ул айда Аллаһ сезнең изгелек кылуда үзара ярышуларыгызга карый һәм сезнең исемнәрегезне фәрештәләре каршында искә ала. Бәхетсез шул, кем бу айда Аллаһының рәхмәтеннән мәхрум калды», — диде (Табәрани риваяте).

Рамазанның төп гыйбадәтләреннән тыш, Раббым безгә бик күп игелекләр кылырга мөмкинлек бирә. Каршыбызга чыккан бер изгелекне дә кечкенә дип карамыйк. Бәлки шул изгелек кыямәттә Раббыбызның рәхмәтенә ирешүгә сәбәп булыр.

Пәйгамбәребез: “Һичбер изгелекне кимсетмәгез. Коедан үзең өчен күтәргән суны башканың чиләгенә салу, кәрдәшең белән елмаеп сөйләшү кебек изгелеккә дә җиңел карама”, — диде (Әхмәт риваяте).

Еш кына кеше зур гыйбадәтләрне кылып, кечкенә изгелекләрне күрми башлый. Ләкин, юлда яткан бер ботакны күреп, шуны алып куйганы өчен җәннәтле булган ирне, сусаган эткә су эчертеп, мәгъфираткә ирешкән хатынны онытмыйк.

Нәфес загыйфьлегенә бирелмик, изгелек кылудан өзелмик. Раббыбыз безгә карый, бездән тырышлыклар көтә. Исемнәребезне үзенең иң изге затлары каршында искә алып безне зурлауларны вәгъдә итә.


Эзләү

Көн нәсихәте

    Әти-әниеңә дога кыласынмы?

    Безнең иң кадерле кешеләребез – әти-әниләребез. Алар – бу якты дөньяга килүбезгә сәбәпчеләр. Нәни вакытыбызда, төн йокыларын калдырып, безне бакканнар. Бераз үсә төшкәч, киреләнүләребезгә сабыр итеп, безне  тиешенчә тәрбия кылганнар. Авырып китсәк, көне-төне безнең  өчен   борчылып,  яныбыздан китмичә, дәвалаганнар.  Үзләренә бик авыр булса да, «балам интекмәсен, мохтаҗлык кичермәсен, кеше арасында ким-хур булмасын»  дип, үз авызларыннан өзеп, безне ашатып-эчертеп, өс-башыбызны карап,    башка кирәк-ярак белән тәэмин итеп торганнар…

    Ата-аналарның барысы да үз баласын җил-яңгырмый тидерми кадерләп үстерә.  Балалары өчен  хәерлелек теләп, һидаят-тәүфыйк сорап,  һәрвакыт дога кылырга тырышалар.  Без дә әти-әниләребезгә һәрчак игелек кенә китерик һәм алар  өчен һәрчак изге догада булыйк. Аллаһы тәгаләнең  Коръәнендә  ата-аналарга дога кылырга әмер ителә:

    «Рабби-р ьхәмһүмәә кәмәә раббәйәәнии сагыираа», ягъни,  «И-и, Раббым, алар (ягъни әти-әни) мине кечкенә чагымда мәрхәмәт белән үстергән  кебек, Син дә аларга дөньяда һәм ахирәттә шәфкать кыл!» («Исра» сүрәсе,  24нче аять).

    Әйе, алар безгә дога кылган кебек, без  дә алар өчен һәрвакыт дога кылырга тырышыйк. Әти-әниләребез өчен, бу дөньяда  – бу дөнья яхшылыкларын, ахирәттә  ахирәт яхшылыкларын сорыйк. Әти-әниләребезне догабыздан бер дә калдырмыйк!   Югарыда китерелгән шушы доганы да ятлап, шул дога сүзләре белән дә Раббыбызга ялварыйк.

    БАРЛЫК НӘСИХӘТЛӘР...
Яндекс.Метрика