26 дәрес: Пәйгамбәрнең Гаишәсен яратуы.

  • 0

26 дәрес: Пәйгамбәрнең Гаишәсен яратуы.

Пәйгамбәребез хәерле-идеаль ирнең үрнәге булды. Ул үзенең гаиләсен бик яратты, әгәр аерылып торырга туры килсә аларны сагына иде. Гаилә әһелләренең күңелләрен күтәреп, алар белән шаяра, уйный, көлә иде.

Пәйгамбәрнең Гаишәсенә булган хисләрен дә бөтен кеше белеп торды. Гамр ибн Гас исемле кеше аннан: “Синең иң яраткан кешең кем?” – дип сорагач, ул: “Гаишә”, — дип җавап бирде (Бохари һәм Мөслим риваятьләре).

Пәйгамбәребез еш кына бит-кулларын Гаишә белән бер савыттан юа торган булган. Бервакыт, ул Гаишәдән алда җитешим, — дип тизрәк кулы белән суны үзенә алырга керешкәч, Гаишә: “Миңа да калдыр инде, миңа да калдыр инде”, — дип ашыгып-ашыгып суны үзенә тарта башлый.

Бервакыт, сәфәр кылган вакытта пәйгамбәребез Гаишәгә: “Әйдә, узышабыз”, — ди. Алар йөгереп узышырга тотыналар һәм Гаишә аны узып китә. Вакытлар узгач, алар тагын көч сынашып карыйлар. Анысында пәйгамбәребез Гаишәне артта калдыра һәм елмаеп: “Бу сиңа теге вакыттагысы өчен”, — дип әйтә.

Кайвакыт, Гаишә яшьлеге белән пәйгамбәребезгә әллә нинди озын-озын хикәяләр сөйләгән, пәйгамбәребез сабыр итеп аны тыңлап утыра торган булган. Бер караганда, ислам өммәтен тәрбия кылу, иманлы җәмгыять төзү эшләре күпкә мөһимрәк. Ләкин, юк, пәйгамбәребез үзенең көннәрен дөрес итеп бүлә белгән. Шуңа күрә һәр нәрсәгә җитешкән.

Гомумән, яныңдагы хатыныңны, апа-сеңлеңне, кызыңны ярату, ихтирам итү өчен кешедә хатын-кыз затына карата хөрмәт булырга тиеш. Әгәр ир хатын-кыз затына үзеннән түбән, икенче сортлы зат итеп караса, аңа өендә дә хатынын хөрмәт иттерү, яраттыру мөмкин түгел.

Пәйгамбәребез безне әлеге затларны Аллаһының бер нигъмәте итеп кабул итәргә чакырды һәм: “Дөнья тормышы – вакытлыча бирелгән нигъмәттер, шул нигъмәтләрнең дә иң хәерлесе – изге хатын”, — диде (Мөслим риваяте).

Икенче хәдисендә ул: “Миңа бу дөньядан күңелем өчен сөекле булган нәрсәләр: хатын-кызлар һәм ислемай”, — диде (Тирмизи риваяте).

Сөекле пәйгамбәребез хатын-кыз затын беркайчан да кимсетмәде, киресенчә, аларның җәмгыятьтә хакларын күтәрде.

Хатын-кызның физик яктан көчсезрәк булуы белән файдаланып, аларны нахакка кимсетүдән ирләрне каты кисәттте һәм: “Йә, Аллаһ, шаһит бул, кешеләрне: “Ике төрле көчсез кешеләрнең хакларына кермәгез!” – дип, каты итеп кисәтәм: ятимнәр һәм хатын-кызлар”, — диде(Ибн Мәҗәһ риваяте).

Йә, Раббым, ирләргә хатыннарын, хатыннарга ирләрен хөрмәт итеп, яратышып яшәүләрне насыйп әйлә


Эзләү

Көн нәсихәте

    Әти-әниеңә дога кыласынмы?

    Безнең иң кадерле кешеләребез – әти-әниләребез. Алар – бу якты дөньяга килүбезгә сәбәпчеләр. Нәни вакытыбызда, төн йокыларын калдырып, безне бакканнар. Бераз үсә төшкәч, киреләнүләребезгә сабыр итеп, безне  тиешенчә тәрбия кылганнар. Авырып китсәк, көне-төне безнең  өчен   борчылып,  яныбыздан китмичә, дәвалаганнар.  Үзләренә бик авыр булса да, «балам интекмәсен, мохтаҗлык кичермәсен, кеше арасында ким-хур булмасын»  дип, үз авызларыннан өзеп, безне ашатып-эчертеп, өс-башыбызны карап,    башка кирәк-ярак белән тәэмин итеп торганнар…

    Ата-аналарның барысы да үз баласын җил-яңгырмый тидерми кадерләп үстерә.  Балалары өчен  хәерлелек теләп, һидаят-тәүфыйк сорап,  һәрвакыт дога кылырга тырышалар.  Без дә әти-әниләребезгә һәрчак игелек кенә китерик һәм алар  өчен һәрчак изге догада булыйк. Аллаһы тәгаләнең  Коръәнендә  ата-аналарга дога кылырга әмер ителә:

    «Рабби-р ьхәмһүмәә кәмәә раббәйәәнии сагыираа», ягъни,  «И-и, Раббым, алар (ягъни әти-әни) мине кечкенә чагымда мәрхәмәт белән үстергән  кебек, Син дә аларга дөньяда һәм ахирәттә шәфкать кыл!» («Исра» сүрәсе,  24нче аять).

    Әйе, алар безгә дога кылган кебек, без  дә алар өчен һәрвакыт дога кылырга тырышыйк. Әти-әниләребез өчен, бу дөньяда  – бу дөнья яхшылыкларын, ахирәттә  ахирәт яхшылыкларын сорыйк. Әти-әниләребезне догабыздан бер дә калдырмыйк!   Югарыда китерелгән шушы доганы да ятлап, шул дога сүзләре белән дә Раббыбызга ялварыйк.

    БАРЛЫК НӘСИХӘТЛӘР...
Яндекс.Метрика