25 дәрес:  “Нәрсә чәчсәң, шуны урырсың”.

  • 0

25 дәрес:  “Нәрсә чәчсәң, шуны урырсың”.

Сөекле пәйгамбәребезнең Хәдичәсе белән бергә кичергән тормышларыннан изге дәресләр алуыбызны дәвам итәбез.

Хәдичә 25 ел иренә изгелек кылды, аның өчен һинәрсәсен кызганмады. Хәдичә сөекле пәйгамбәребезгә беркайчан тавышын күтәрмәде, каршы бер сүз әйтмәде.

Пәйгамбәребезнең күңеле төшеп, канатлары каерылып кайтканда, ул аның рухын күтәрү, борчуларын бетерү өчен сүзен дә, җаен да таба белде. Әлбәттә, Аллаһ каршында берәүнең изгелеге дә югалмас.

Аллаһы Тәгалә: “Без изгелек кылучының әҗерен киметмибез”, — диде (“Кәһәф”, 30).

Хәдичә анабызның да изгелекләре нәтиҗәсез калмады.  Көннәрдән бер көнне, аңа Аллаһыдан зур сөенеч белән җир өстенә Җәбраиль фәрештә иңде.

Пәйгамбәребез тау куышында Җәбраиль фәрештәдән Коръән дәресләре алганда, аның янына Хәдичә килә. Җәбраиль аны алдан күреп: “Синең яныңа Хәдичә килә, ул сиңа савыт белән ризыкмы, сумы алып килә. Килгәч аңа Раббысыннан һәм миннән сәлам тапшыр. Аны җәннәттә көткән йорт белән сөендер. Ул йортта һичбер борчу һәм тавыш булмас”, — дип әйтә. (Бохари һәм Мөслим риваятьләре).

Сөбханәллаһ, Аллаһының илчесенә, хәләл иренә күрсәткән хезмәте өчен Аллаһ Хәдичәгә җәннәт бакчасында йорт әзерләгән.

Әлбәттә, оҗмаһ йортының өстенлекләре күптер, әмма ни сәбәпле Җәбраиль аның ике сыйфатын искә алды: анда һичбер борчу һәм тавыш булмас. Чөнки, Хәдичәнең өендә пәйгамбәребезгә борчу китергәне, тавыш чыгарганы булмады.  Шуңа күрә җәннәттәге йорты да шундый булды.

Раббым, ирләренә тугры хезмәт күрсәтүче ханымнарыбызны җәннәт йортлары белән бүләкләсә иде


Эзләү

Көн нәсихәте

    Әти-әниеңә дога кыласынмы?

    Безнең иң кадерле кешеләребез – әти-әниләребез. Алар – бу якты дөньяга килүбезгә сәбәпчеләр. Нәни вакытыбызда, төн йокыларын калдырып, безне бакканнар. Бераз үсә төшкәч, киреләнүләребезгә сабыр итеп, безне  тиешенчә тәрбия кылганнар. Авырып китсәк, көне-төне безнең  өчен   борчылып,  яныбыздан китмичә, дәвалаганнар.  Үзләренә бик авыр булса да, «балам интекмәсен, мохтаҗлык кичермәсен, кеше арасында ким-хур булмасын»  дип, үз авызларыннан өзеп, безне ашатып-эчертеп, өс-башыбызны карап,    башка кирәк-ярак белән тәэмин итеп торганнар…

    Ата-аналарның барысы да үз баласын җил-яңгырмый тидерми кадерләп үстерә.  Балалары өчен  хәерлелек теләп, һидаят-тәүфыйк сорап,  һәрвакыт дога кылырга тырышалар.  Без дә әти-әниләребезгә һәрчак игелек кенә китерик һәм алар  өчен һәрчак изге догада булыйк. Аллаһы тәгаләнең  Коръәнендә  ата-аналарга дога кылырга әмер ителә:

    «Рабби-р ьхәмһүмәә кәмәә раббәйәәнии сагыираа», ягъни,  «И-и, Раббым, алар (ягъни әти-әни) мине кечкенә чагымда мәрхәмәт белән үстергән  кебек, Син дә аларга дөньяда һәм ахирәттә шәфкать кыл!» («Исра» сүрәсе,  24нче аять).

    Әйе, алар безгә дога кылган кебек, без  дә алар өчен һәрвакыт дога кылырга тырышыйк. Әти-әниләребез өчен, бу дөньяда  – бу дөнья яхшылыкларын, ахирәттә  ахирәт яхшылыкларын сорыйк. Әти-әниләребезне догабыздан бер дә калдырмыйк!   Югарыда китерелгән шушы доганы да ятлап, шул дога сүзләре белән дә Раббыбызга ялварыйк.

    БАРЛЫК НӘСИХӘТЛӘР...
Яндекс.Метрика