архивы по месяцам: Апрель 2016

  • 0

Рубрика :Нәсихәт

Пәйгамбәребезصلى الله عليه وسلم: “Дөреслек изгелеккә, изгелек җәннәткә илтә. Кеше дөреслекне тотуы сәбәпле, Аллаһы каршында “дөресләр”ләр җөмләсеннән саналыр. Ялган явызлыкка, явызлык тәмугка илтә. Кеше гел ялганда булып, Аллаһы Тәгалә каршында “ялганчы”лардан язылыр”, — диде
📘(Бохари риваяте).

📌“Адәм балаларында төзек һәм бозык холыклар күп булса да, шушы күп нәрсәләрне ике төрле холык үз астына кертеп бетерә:  алар “дөреслек” һәм “ялган”дыр. Күпме яхшы холыклар булса, шуларның һәрберсе “дөреслек” астына вә никадәр бозыклык булса, һәрберсе “ялган” астына керәләр” Риза Фәхретдин. “ҖәвамигульКәлим шәрехе”, 76 нчы хәдис. 1916 ел.

🙏Раббым йөрәкләребезне икейөзлелектән, изгелекләребезне риядан, телләребезне ялганнан сакласын.


  • 0

  • 0

  • 0

  • 0

  • 0

  • 0

  • 0

Рубрика :Нәсихәт

«… Һәрбер гамәл (кирәк тән гамәле вә кирәк тел гамәле булсын, кирәк аз вә кирәк күп булсын) нияткә карап йөрүне белдерүдер. Ният бозык булса, гамәл дә бозык, ният төзек булса, гамәл дә төзек вә могтәбәр буладыр. Бәндәләрнең ихтыярый булган эшләре: гыйлем, омтылу, куәт дигән өч нәрсә белән тәмам булыр… Әгәр дә «Ният нинди нәрсә?» — дип сорасалар, «гыйлем (белү) сәбәпле бер эшне эшләргә күңел белән омтылу», дип җавап бирелер…Ниятнең урыны — күңелдер…»

РИЗАЭДДИН ФӘХРЕДДИН


  • 0

Рубрика :Нәсихәт

  «Гамәлләрнең Аллаһы Тәгаләгә сөеклесе — аз булса да, дәвамлы булганыдыр»
(Бохари, Мөслим)


  • 0

Рамазан – тәүбә ае.

Рамазан – гөнаһ-хаталардан пакьләнү, күңелләрне сафландыру ае.

Аллаһ Тәгалә кешегә тышкы һәм эчке пакьлек, матди һәм рухи матурлык бирә. Кыяфәте күркәм, киеме-тәне чиста, чәче-башы таралган кеше белән аралашуы күңелле. Ләкин, киемне юып тормасаң, аның матурлыгы китә, чәчне тарамасаң туза, тәнне госелләп тормасаң, аның күрке бетә.

«Тулырак»

Эзләү

Көн нәсихәте

    Әти-әниеңә дога кыласынмы?

    Безнең иң кадерле кешеләребез – әти-әниләребез. Алар – бу якты дөньяга килүбезгә сәбәпчеләр. Нәни вакытыбызда, төн йокыларын калдырып, безне бакканнар. Бераз үсә төшкәч, киреләнүләребезгә сабыр итеп, безне  тиешенчә тәрбия кылганнар. Авырып китсәк, көне-төне безнең  өчен   борчылып,  яныбыздан китмичә, дәвалаганнар.  Үзләренә бик авыр булса да, «балам интекмәсен, мохтаҗлык кичермәсен, кеше арасында ким-хур булмасын»  дип, үз авызларыннан өзеп, безне ашатып-эчертеп, өс-башыбызны карап,    башка кирәк-ярак белән тәэмин итеп торганнар…

    Ата-аналарның барысы да үз баласын җил-яңгырмый тидерми кадерләп үстерә.  Балалары өчен  хәерлелек теләп, һидаят-тәүфыйк сорап,  һәрвакыт дога кылырга тырышалар.  Без дә әти-әниләребезгә һәрчак игелек кенә китерик һәм алар  өчен һәрчак изге догада булыйк. Аллаһы тәгаләнең  Коръәнендә  ата-аналарга дога кылырга әмер ителә:

    «Рабби-р ьхәмһүмәә кәмәә раббәйәәнии сагыираа», ягъни,  «И-и, Раббым, алар (ягъни әти-әни) мине кечкенә чагымда мәрхәмәт белән үстергән  кебек, Син дә аларга дөньяда һәм ахирәттә шәфкать кыл!» («Исра» сүрәсе,  24нче аять).

    Әйе, алар безгә дога кылган кебек, без  дә алар өчен һәрвакыт дога кылырга тырышыйк. Әти-әниләребез өчен, бу дөньяда  – бу дөнья яхшылыкларын, ахирәттә  ахирәт яхшылыкларын сорыйк. Әти-әниләребезне догабыздан бер дә калдырмыйк!   Югарыда китерелгән шушы доганы да ятлап, шул дога сүзләре белән дә Раббыбызга ялварыйк.

    БАРЛЫК НӘСИХӘТЛӘР...
Яндекс.Метрика