20 дәрес: Гаиләдә давыл чыкса нишләргә?

  • 0

20 дәрес: Гаиләдә давыл чыкса нишләргә?

✅ Гаепне иң элек үзеңнән эзлә.

Гадәттә, кешенең тормышында берәр мәшәкать килеп чыкса, ул гаепне башкадан эзләргә тотына. Нишләптер кешенең үзенең гаепле буласы килми. Тырышкан табар, гаеплене тиз эзләп табар. Кем гаепле? Хатын гаепле – дөрес эшләмәгән. Җитәкче гаепле – идарә итә белми. Гаишник гаепле – радар белән дөрес урынга басмаган. Җәяүле гаепле – юл аша дөрес чыкмаган, барысы да гаепле, ләкин МИН генә түгел. “Фәрештә валчыгы” ничек гаепле була алсын? Кешенең эчендә утырган нәфесе — “Мин”е һәрвакыт гаепне башкадан таптырып, үзен юатырга, тынычландырырга тырыша.

Ләкин, Раббыбыз Аллаһ – Гадел, һәм Ул безгә тынычланырга кушмый. Киресенчә, гаепне үзегездән эзләгез ди: “Сезгә килгән һәрбер бәла, үз кулыгыз белән кәсеп иткәнегез өчен”.(“Киңәш”, 30 аять).

Кешенең өстенә килгән күп авырлыклар аның кайчандыр кылган гөнаһлары, ниндидер гаделсезлекләре сәбәпле килә. Аллаһы белән араңны төзәтсәң, Ул синең башкалар белән араңны төзәтер, — диләр.

Кешенең гаилә әһелләрендә – хатынында, ирендә, баласында күргән кимчелекләре, аның үз кимчелекләре булып чыга. Еш кына Раббым безгә кылган хаталарыбызны үзебезнең якыннарыбызда күрсәтә.

Бу хакта Фөдайль ибн Гыйяд бик хикмәтле итеп әйткән: “Кайвакыт, мин Аллаһ каршында берәр кимчелек кылсам, аның кайтавазын утырып йөргән атымның һәм хатынымның холкында табам”.

Шуңа күрә, Риза Фәхретдин: “Ирләр бозык булмасалар, хатыннар фәрештәләр кеби яхшы булырлар иде”, — дигән (“Нәсыйхәт” китабы. 1911 ел).

Гаилә кешенең кылган гамәлләренең көзгесе, шуңа күрә, кайтуыңа хатының уклау тотып каршы алса, балалар хәсрәт китерсә, сорауны иң элек аларга түгел, бәлки үзеңә: “Кайда, нәрсәне дөрес эшләмәдем микән?” – дигән сорауны бирергә кирәк.

Аллаһ кешенең кылган кимчелекләрен аның якыннары аша күрсәтеп, аңа дәрес бирә, тәрбияли, төзәлергә этәрә.

Аллаһы Тәгалә әйтте: “Шулай итеп Аллаһ кылган эшләренең бер өлешен кешеләрнең үзләренә татыта, бәлки шулвакыт алар бозыклыктан изгелеккә кайтырлар” (“Рум”,  41 аять).

Йә, Раббым, Син йөрәкләрне бәйләүче. Никахлы ир һәм хатыннарның күңелләрен бәйләсәң иде. Бер-берсен яратып, хөрмәт итеп яшәүләрне насыйп итсәң иде.😊


Эзләү

Көн нәсихәте

    Әти-әниеңә дога кыласынмы?

    Безнең иң кадерле кешеләребез – әти-әниләребез. Алар – бу якты дөньяга килүбезгә сәбәпчеләр. Нәни вакытыбызда, төн йокыларын калдырып, безне бакканнар. Бераз үсә төшкәч, киреләнүләребезгә сабыр итеп, безне  тиешенчә тәрбия кылганнар. Авырып китсәк, көне-төне безнең  өчен   борчылып,  яныбыздан китмичә, дәвалаганнар.  Үзләренә бик авыр булса да, «балам интекмәсен, мохтаҗлык кичермәсен, кеше арасында ким-хур булмасын»  дип, үз авызларыннан өзеп, безне ашатып-эчертеп, өс-башыбызны карап,    башка кирәк-ярак белән тәэмин итеп торганнар…

    Ата-аналарның барысы да үз баласын җил-яңгырмый тидерми кадерләп үстерә.  Балалары өчен  хәерлелек теләп, һидаят-тәүфыйк сорап,  һәрвакыт дога кылырга тырышалар.  Без дә әти-әниләребезгә һәрчак игелек кенә китерик һәм алар  өчен һәрчак изге догада булыйк. Аллаһы тәгаләнең  Коръәнендә  ата-аналарга дога кылырга әмер ителә:

    «Рабби-р ьхәмһүмәә кәмәә раббәйәәнии сагыираа», ягъни,  «И-и, Раббым, алар (ягъни әти-әни) мине кечкенә чагымда мәрхәмәт белән үстергән  кебек, Син дә аларга дөньяда һәм ахирәттә шәфкать кыл!» («Исра» сүрәсе,  24нче аять).

    Әйе, алар безгә дога кылган кебек, без  дә алар өчен һәрвакыт дога кылырга тырышыйк. Әти-әниләребез өчен, бу дөньяда  – бу дөнья яхшылыкларын, ахирәттә  ахирәт яхшылыкларын сорыйк. Әти-әниләребезне догабыздан бер дә калдырмыйк!   Югарыда китерелгән шушы доганы да ятлап, шул дога сүзләре белән дә Раббыбызга ялварыйк.

    БАРЛЫК НӘСИХӘТЛӘР...
Яндекс.Метрика