архивы по месяцам: Февраль 2016

  • 0

Ләззәтләрне өзүче — әҗәл.

Рубрика :Вәгазьләр

Җир вә күкләрне, кояш вә йолдызларны тирән  диңгезләрне һәм  барча   тереклек   иясен  юктан бар кылып,  тәрбияләп, нигъмәтләндереп торучы, ике  дөньяның  да  хуҗасы  булган  Раббымыз Аллаһы Тәгаләгә  барча хәмед сәнәләребез һәм  бар мактау   олугълаурыбыз   булсын.    Безләргә  туры  юлны өйрәткән      Аллаһның     илчесе      Мөхәммәт     صلى الله عليه وسلم күңелләребездән   чыккан   салават  шәрифәләребез  һәрвакыт ирешеп  торса  иде.

«Тулырак»

  • 0

Рубрика :Нәсихәт

Пәйгамбәребез (صلى الله عليه وسلم ):
“Ләззәтләрне өзүчене(үлемне) күбрәк искә алыгыз!” — диде (ӘнНәсәи, Ибн Мәҗәһ риваятьләре).

“Үлемне онытмау вә искә төшереп тору сәбәпле тормышы тар адәмнәрнең теләкләре азаер вә дөнья өчен кимсенми, бәлки барына канәгать итә башларлар. Ә дөньялары иркен вә бай адәмнәрнең горурлыклары бетәр вә инсафка кайтырлар”.
(Риза Фәхретдин. “Җәвамигуль Кәлим шәрехе”, 1916 ел.)


  • 0

Рубрика :Нәсихәт

✨ Остазыңа һәм шәкертеңә дога кылырга онытма!

✅ Әбү Хәнифә хәзрәтләре: «Остазым Хәммәтнең вафатыннан соң һәр намазым соңында  ата-анам һәм аның өчен истигъфар кылмыйча калмадым», — диде.

✅ Әбү Хәнифәнең шәкерте Әбү Йосыф хәзрәтләре: «Мин ата-анамнан да алда Әбү Хәнифә өчен дога кылам», — диде. (Имам Нәвәвинең «ТәһзибүльӘсмәи вәллүгат» китабыннан).

✅ Имам Әхмәт: «Утыз ел эчендә Шәфигый өчен изге дога һәм истигъфар кылмыйча йокларга ятмадым», — дигән (Имам Зәһәбинең «әсСияр» китабыннан).

✅ Кадерле дустым, әгәр остаз булсаң, синнән гыйлем алучы шәкертләрең өчен, әгәр шәкерт булсаң, сиңа аң-белем биргән остазларың өчен соңгы мәртәбә кайчан изге дога кылдың?


  • 0

Рубрика :Нәсихәт

Тормыш юлларын Аллаһы биргән маяк белән алып баручыларга бәхет-сәгадәтне Аллаһ Үзе вәгъдә итә:

“Ә кем, Мин күрсәткән туры юлга иярсә, ул һич адашмас һәм бәхетсез булмас. Кем Мин биргән юлдан йөз чөерсә, аны тар тереклек, авыр тормыш көтә…” (Таһә сүрәсе 123,124)


  • 0

НАМАЗ ТУРЫНДА

Рубрика :Вәгазьләр

Яхшылыкта игътибар ителгән икенче сыйфат икамәтүс-саләттер. (Ул) намазны торгызу мәгънәсендә булса да, намаз укудан хасрак вә артыграк бер дәрәҗәдер. Бер нәрсәне торгызу вә аякка бастыру (дип) — ул нәрсәне камилләүгә вә кирәкле рәвешенчә җитештерүгә әйтеләдер. Намазны торгызу ике төрле әдәб белән хасыйл була. Беренчесе: тышкы әдәбе — ваҗибәт вә сөннәтләре. Бу кыйсыменә намазның гәүдәсе вә күренеше димәк мөмкин.

«Тулырак»

  • 0

Рубрика :Нәсихәт

«Аллаһ Тәгалә ризалыгы өчен эшләнгән гамәлләр, хәзер үк ме, яки соңрак, барыбер сиңа бәхет вә шатлык китерәчәк. Хәзерге бәхет — ул башка кешеләрдә булган борчулар-кайгырулардан имин булуы һәм сине дустың да, дошманың да хөрмәт итүедер. Ә инде соңрак була торган бәхеткә кайтсак, ул да булса Җәннәттер».

(Ибне Хәзм, «Әль-ахляк вәс-сияр», 87-нче бит)


  • 0

Рубрика :Нәсихәт

«Гыйлемсез галим — кулына фонарь тоткан сукырга охшый: кешегә юл күрсәтә, әмма үзе юл белми».

(шейх Сагъди)


  • 0

23 дәрес: Бер-береңне ярату.

Гаиләдә күпме генә сабырлык, бер-береңә юл кую мәсьәләләрен сөйләшсәк тә, бергә яшәүче, бер-берсенә фидакяр хезмәт итүче ир белән хатын иң элек бер-берсен яратырга тиешләр. Гаилә тормышына: “Әйдә, яшәп карыйк, булмаса аерылышырбыз”, — дип карау дөрес түгел. Соңгы вакытта: “Килешү төзик тә, барып чыкмаса бозарбыз”дип, гаилә тормышына сәүдә партнерлыгына гына караган кебек яшәүчеләр артып китте.

«Тулырак»

  • 0

22 дәрес: Гаиләдә давыл чыкса нишләргә?

✅ Ир – хуҗа, хатын – кабырга.

Гаиләдә ир ир булып, хатын хатын булып калырга тиеш. Каршылыклар килеп чыкканда хатын иренә: “Ул хуҗа бит инде”, — дип юл куйсын. Ир дә: “Өйдә кем хуҗа?” дип өстәл сугарга гына түгел, бәлки хуҗалыгын кайгыртучы буларак хатынына да юл куярга өйрәнсен.
Пәйгамбәребез: “Хатын-кыз кабыргадан яралган, синең өчен ул беркайчан да тураймас. Әгәр хатын-кызның рәхәтен күрәсең килсә, кәкрелегенә карамый гына күр. Аны турайтырга тотынсаң сындырырсың. Аны сындыруың талак кылуың”, — диде(Мөслим риваяте).

«Тулырак»

  • 0

Рубрика :Нәсихәт

Пәйгамбәребез (صلي الله عليه وسلم) :
“Кем биш намазын саклый, аның өчен намаз нур, дәлил һәм Кыямәттә котылу булыр. Кем намазын сакламый, аңа нур да, дәлил дә, котылу да булмас. Ул Кыямәт көнендә Карун, Фиргавен, Һәмән һәм Үбәй ибн Халәф белән бергә булыр”. (Имам Әхмәт риваяте).


Эзләү

Көн нәсихәте

    Әти-әниеңә дога кыласынмы?

    Безнең иң кадерле кешеләребез – әти-әниләребез. Алар – бу якты дөньяга килүбезгә сәбәпчеләр. Нәни вакытыбызда, төн йокыларын калдырып, безне бакканнар. Бераз үсә төшкәч, киреләнүләребезгә сабыр итеп, безне  тиешенчә тәрбия кылганнар. Авырып китсәк, көне-төне безнең  өчен   борчылып,  яныбыздан китмичә, дәвалаганнар.  Үзләренә бик авыр булса да, «балам интекмәсен, мохтаҗлык кичермәсен, кеше арасында ким-хур булмасын»  дип, үз авызларыннан өзеп, безне ашатып-эчертеп, өс-башыбызны карап,    башка кирәк-ярак белән тәэмин итеп торганнар…

    Ата-аналарның барысы да үз баласын җил-яңгырмый тидерми кадерләп үстерә.  Балалары өчен  хәерлелек теләп, һидаят-тәүфыйк сорап,  һәрвакыт дога кылырга тырышалар.  Без дә әти-әниләребезгә һәрчак игелек кенә китерик һәм алар  өчен һәрчак изге догада булыйк. Аллаһы тәгаләнең  Коръәнендә  ата-аналарга дога кылырга әмер ителә:

    «Рабби-р ьхәмһүмәә кәмәә раббәйәәнии сагыираа», ягъни,  «И-и, Раббым, алар (ягъни әти-әни) мине кечкенә чагымда мәрхәмәт белән үстергән  кебек, Син дә аларга дөньяда һәм ахирәттә шәфкать кыл!» («Исра» сүрәсе,  24нче аять).

    Әйе, алар безгә дога кылган кебек, без  дә алар өчен һәрвакыт дога кылырга тырышыйк. Әти-әниләребез өчен, бу дөньяда  – бу дөнья яхшылыкларын, ахирәттә  ахирәт яхшылыкларын сорыйк. Әти-әниләребезне догабыздан бер дә калдырмыйк!   Югарыда китерелгән шушы доганы да ятлап, шул дога сүзләре белән дә Раббыбызга ялварыйк.

    БАРЛЫК НӘСИХӘТЛӘР...
Яндекс.Метрика