Унтугызынчы дәрес: Гаиләдә давыл чыкса нишләргә?

  • 0

Унтугызынчы дәрес: Гаиләдә давыл чыкса нишләргә?

✅ Хак булсаң да, юл куярга өйрән.

Ир белән хатын бер-берсен бик яратсалар да, холыклар төрле булу сәбәпле низаглар чыкмый тормый. Шуңа күрә, Аллаһ ризалыгы өчен мин-минеңне җиңеп, бер-береңә юл куя белү, бер-береңнең уй-фикерләрен хөрмәт итү парлар өстендә уртак бурыч булып тора.

Тормышта да еш кына кешеләргә бер-берсенә юл куярга туры килә. Гадәттә, тимер атыңа атланып юлга чыксаң, юлда төрле борылмалар, киселеш-боҗралар килеп чыга. Кайберләрендә сиңа юл бирсәләр, кайберләрендә үзеңә юл куярга туры килә. Шуңа киселеш алдыннан махсус билгесе дә куела. Әмма, тормыш дәверендә төрле хәлләр була. Кайчак син төп юлдан барып, син үтәргә хаклы булсаң да, кайберәүләр сиңа юл бирергә онытып җибәрәләр. Әлбәттә андый вакытта: Мин барыбер хаклы, — дип туктамаска да мөмкин, ләкин юл һәлакәте килеп чыга.

Менә шул вакытта кешегә аек акыл, сабыр холык кирәк. Кеше үз тормышында кагыйдәләр буенча яшәп, “мин хаклы” дип алга баруын дәвам итәр, нәтиҗәсе аянычлы булыр. Бәлки протоколда “ул гаепле түгел” дип язырлар да, әмма ул сиңа шатлык өстәрме? Ярый, тимер-томыр гына зарар күрсә, үзең һәм якыннарың төзәтә алмаслык зыян күрергә мөмкин. Шуңа күрә тормышның бормалы юлларында еш кына хак булсаң да, башкаларга юл куярга туры килә.

Әмма бу урында Аллаһы Тәгаләнең бер кануны бар: бүген хаклы булып та, “минеңне” җиңеп башка берәүгә юл куя алсаң, көннәрдән бер көнне сиңа да юл бик кирәк булганда, Аллаһ юл куючысын җибәрер.

Бервакыт, бер абый белән сәфәр йөргәндә тәрәзәләре каралтылган “девятка” атылып юлыбызга чыкты. Безнекендә “Баш юл” дигән сары билге торса да, үткәреп җибәрергә туры килде. Хәзрәт кешенең ачулы вакытта, артык сүзләре чыкмаса да, “хайван” дигәне сизелми генә чыгып очты инде. Шулвакыт, янәшәмдә тыныч кына утыручы абый: “Хәзрәт, юл куй, сиңа да куярлар”, — диде.

Берничә көннән каядыр бик каты ашыгам, әллә билгене күреп өлгермәгәнмен, боҗрада ул хаклы булса да, мине үткәреп җибәрде. Ул бәлки “хайван” сүзе белән генә чикләнеп калгандыр дип уйламыйм, шулай да абзыйның: “Хәзрәт, юл куй, сиңа да куярлар”, — дигән сүзе искә төште. Бер урында үз хакыңны бирә алсаң, икенче урында Аллаһ аны кайтарып бирә икән.

Гаиләдә дә гел кагыйдәләр белән барырга тырышсаң да, фаҗига китереп чыгармау өчен бер-береңне үткәреп җибәрергә туры килә. Ләкин, бүген хатыныңа юл куйсаң, иртәгә сиңа кирәктә – ул үткәреп җибәрер.

Аллаһы Тәгалә мәсләхәт өчен үз хакын башкага бирүчегә, ул хакын көтмәгән җирдән кайтара.

Әүвәлге гасырларда бер галимнең өенә шәкерте килә. Галимнең улы гел әтисе янында булып, аңа үз хезмәтен күрсәтә. Баланың атасына булган хөрмәтен күреп кунак сүзсез кала. Остаз аңа: “Әллә улымның миңа булган ихтирамын күреп гаҗәпләндеңме?” – дип сорый. Тегесе: “Әйе”, — дип әйтә. Остаз: “Аның әнисе белән егерме ел гомер иттем. Шул дәвердә аның миңа бер мәртәбә елмайганы булмады. Шуңа сабыр иттем, аннан күрмәгән хөрмәтне Раббым улымнан бирде”, — дип әйтә.

Әйе, китап буенча хатын иренә елмаерга тиеш. Әмма ирнең хакы кысырыклануга карамастан сабыр иткәнен күреп, Аллаһ аның хакын башка яктан арттырып кайтарды.

Хаклы булып та фетнәдән, гаугадан ерагаю өчен чигенә алганнарны җәннәттә дә зур шатлыклар көтә. Пәйгамбәребез: “Хаклы булып та бәхәсне калдырган кешегә мин җәннәтнең бер кырында йорт булыр дип ышандырам”, — диде (Тирмизи риваяте).

Йә, Раббым, безгә үз нәфесебезгә кол булып, сабырсызлык белән тормышларыбызны җимерүдән сакласаң иде.😊


Эзләү

Көн нәсихәте

    Әти-әниеңә дога кыласынмы?

    Безнең иң кадерле кешеләребез – әти-әниләребез. Алар – бу якты дөньяга килүбезгә сәбәпчеләр. Нәни вакытыбызда, төн йокыларын калдырып, безне бакканнар. Бераз үсә төшкәч, киреләнүләребезгә сабыр итеп, безне  тиешенчә тәрбия кылганнар. Авырып китсәк, көне-төне безнең  өчен   борчылып,  яныбыздан китмичә, дәвалаганнар.  Үзләренә бик авыр булса да, «балам интекмәсен, мохтаҗлык кичермәсен, кеше арасында ким-хур булмасын»  дип, үз авызларыннан өзеп, безне ашатып-эчертеп, өс-башыбызны карап,    башка кирәк-ярак белән тәэмин итеп торганнар…

    Ата-аналарның барысы да үз баласын җил-яңгырмый тидерми кадерләп үстерә.  Балалары өчен  хәерлелек теләп, һидаят-тәүфыйк сорап,  һәрвакыт дога кылырга тырышалар.  Без дә әти-әниләребезгә һәрчак игелек кенә китерик һәм алар  өчен һәрчак изге догада булыйк. Аллаһы тәгаләнең  Коръәнендә  ата-аналарга дога кылырга әмер ителә:

    «Рабби-р ьхәмһүмәә кәмәә раббәйәәнии сагыираа», ягъни,  «И-и, Раббым, алар (ягъни әти-әни) мине кечкенә чагымда мәрхәмәт белән үстергән  кебек, Син дә аларга дөньяда һәм ахирәттә шәфкать кыл!» («Исра» сүрәсе,  24нче аять).

    Әйе, алар безгә дога кылган кебек, без  дә алар өчен һәрвакыт дога кылырга тырышыйк. Әти-әниләребез өчен, бу дөньяда  – бу дөнья яхшылыкларын, ахирәттә  ахирәт яхшылыкларын сорыйк. Әти-әниләребезне догабыздан бер дә калдырмыйк!   Югарыда китерелгән шушы доганы да ятлап, шул дога сүзләре белән дә Раббыбызга ялварыйк.

    БАРЛЫК НӘСИХӘТЛӘР...
Яндекс.Метрика